Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президенты вазифасына дәгъва итүчеләр дүрткә калды


"Халык идарәсе фиркасенең" сайлау чатыры
"Халык идарәсе фиркасенең" сайлау чатыры

Башкортстан сайлау комиссиясе президент вазифасына дәгъва итүчеләрдән документлар кабул итүне тәмамлады. Канун таләп иткән документларны дүрт кенә дәгъвачы әзерли алган.

19 июль кичке сәгать алтыда Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясе намзәтләрдән документлар кабул итүне тәмамлады. Бу урынга фиркаләр аша унбер кеше тәкъдим ителеп, шуларның берсе – республиканың элекке премьер-министры Раил Сарбаев үзен тәкъдим иткән фирка аша ук кире алынган иде. Дәгъва итүче калган ун кешенең дүртесе үзәк сакйлау комиссиясенә тиешле документларны 19 июльгә кадәр тапшырды.

Канун таләп ул документлар арасында әзерләү иң авыр булганы – аларны яклаган 479 депутат имзаларын җыю булган. Чөнки депутатларның күпчелеге "Бердәм Русия", коммунистлар, либерал-демократлар, "Русия патриотлары" фиркаләреннән сайланучылар. Имза җыеп теркәлүчеләр дә шул фиркаләрдән күрсәтелүчеләр. Алар:

"Бердәм Русия" фиркасеннән тәкъдим ителгән, хәзер вакытлыча республика башлыгы вазифасын алып баручы Рөстәм Хәмитов;

Башкортстанның җәмәгать пулаты рәисе, "Русия патриотлары" аша күрсәтелгән Илдар Бикбаев;

Русия либерал-демократлар фиркасеннән Русия Дәүләт думасының алтынчы чакырылыш депутаты Иван Сухарев;

Русия федерациясе коммунистлары фиркасеннән күрсәтелгән, фирканең республика бүлекчәсе сәркатибе Юнир Котлыгуҗин.

Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясе намзәтләрдән алган документларны 28 июльгә тикшереп бетерергә тиеш. Шуннан соң комиссия раслаган намзәтләр 14 сентябрьдә узачак сайлау бюллетеньнәренә кертеләчәк.

XS
SM
MD
LG