Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Газзәдә хастаханәне утка тотты


Израил танклары Газзәне утка тота
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

Израил танклары Газзәне утка тота

21 июльдә Газзә сызыгы үзәгендәге бер хастаханә Израил ягыннан утка тотылып кимендә дүрт кеше һәлак булды. Ике атна дәвамында корбаннар саны 500дән арткан.

Фәлестин сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Әшрәф әл-Кидра әйтүенчә, Деир әл-Балаһ районындагы Әл-Акса шәһитләре хастаханәсенә бомба төшкән. Хастаханәнең административ идарә, реанимация һәм операцияләр бүлекләренә эләккән. Ул шулай ук 60лап кешенең яралануын һәм яраланганнарның яртысының хастаханә хезмәткәрләре булуын да белдерде.

Әл Кидра шулай ук ике атна чамасы дәвам иткән атышлар барышында фәлестиннәр ягыннан корбаннарның 500дән артып китүен. Аларның 268е 17 июльдә Израил Газзә сызыгына җир өсте гаскәрләрен керткәннән соң һәлак булган.

Израил ягыннан исә хәрби һәм сивиль югалтулар саны егерме белән исәпләнә. Иң күп югалту 20 июльдә булды. Бу көнне Израилнең 13 хәрби үтерелгән. Аларның икесе –берничә ел элек Израил армиясенә кушылган американ ватандашлары.

Израил хәрбиләре 21 июльдә Газзә сызыгының төньягыннан җир асты юллары аша Израил ягына үтеп кергән ике сугышчан төркем белән атышта кимендә ун сугышчыны үтерүен белдерде.

Хәмәснең сугышчан канаты саналган Әл-Кассам бригадасы үз сугышчыларының “Шуҗаһиядәге күпләп үтерүгә дошманның артыннан һөҗүм белән” җавап бирү өчен Изараил ягына үтеп кергәнлеген белдерде.

Әл-Кассам сугышчылары шулай ук 20 июльдәге бәрелешләрдә Израилнең бер хәрбиен әсир итеп алуларын әйтә.

Хәмәс ул хәрбинең исеме Шаул Арон булуын раслап аның таныклыгын күрсәтсә дә, аның исән булуын раслаучы видео күренмәде.

Израил хәрбиләре хәзер Хәмәснең бу белдерүе дөрес булу-булмавын тикшерә.

Израил бу зур хәрби чараны Хәмәснең чик аша ракет һөҗүмнәренә һәм җир асты юлларыннан Израилгә үтеп кереп ут ачуларына җавап буларак башлаганын белдерә.

Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу да Газзәдән йөзләрчә ракет атылганнан соң Израил үз-үзен саклау максатында хәрби чара башлады дип берничә мәртәбә кабатлады.

Нетаньяһу яһүд дәүләтенең бу хәрби чараны бары тик сугышчыларның Израилгә һөҗүм итү мөмкинлекләрен җимергәннән соң гына тукталачагын белдерде.

21 июльдә Израил саклану министры Моше Яалон хәрби чараның кирәк кадәр дәвам итәчәген әйтте.

20 июль кичендә БМО Иминлек шурасы Газә сызыгындагы бәрелешләрне кичекмәстән туктатырга чакырды.

21 июльдә төбәккә килгән АКШ дәүләт секретаре Джон Керри да Мисыр рәсмиләре белән очрашып атышларны туктату тырышлыклары турында сөйләшәчәк.

XS
SM
MD
LG