Accessibility links

Кайнар хәбәр

Архангельскида XX гасырда татарлар төзегән мәчет янган


Татарлар төзеткән тарихи мәчет шундый булган
Татарлар төзеткән тарихи мәчет шундый булган

Архангельски үзәгендә XX гасырда татарлар төзегән ике катлы агач мәчет янган. Рамазан аенда бу Русиядә инде икенче мәчетнең януы.

Архангельскида 1905 елда татарлар төзеткән ике катлы агач мәчет тулысынча диярлек янып беткән. 2012 елдан бирле анда төзекләндерү эшләре алып барылган. Бу эшләрне башлап йөргән Архангельски татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Рим Кәлимуллинның Азатлыкка әйтүенчә, хәзер янгынның сәбәпләрен тикшерү бара.

"Ут төрткәннәрме, юкмы – аңлатма бирергә әлегә хокукым юк, чөнки тикшерү бара. Урында янгын сүндерүчеләр эшли. Әле төгәл генә берни дә әйтү мөмкин түгел. Атнакич-җомга көнне җавап булачак. Аннары инде сөйләрмен", диде ул.

Рим Кәлимуллин мохтарият әгъзаларын мәчет рәсеме белән таныштыра
Рим Кәлимуллин мохтарият әгъзаларын мәчет рәсеме белән таныштыра

Кәлимуллин әйтүенчә, шәһәр уртасында урнашкан мәчеткә элекке "Нур Ислам" исеме кайтарылган булган.

"Бу агач бина һәм аның әле бүрәнәләре яхшы иде, шуңа төзекләндерү эшләре башладык. Инде манараны урнаштырган идек дияргә була, михраб әзер иде. Менә хәзер инде киләчәк планнар корабыз. Безне беркем куркыта алмаячак. Мәчетне төзиячәкбез һәм ачачакбыз", диде ул.

Әлеге мәчет заманында татарларны җыеп тора торган урын булган. Аны төзүгә хөкүмәт 1903 елда рөхсәт биргән, ләкин 1931 елда мәчетне тартып алып милли азчылыклар клубына бирү карары кабул ителгән.

Әйтергә кирәк, бу Рамазан аенда янган инде икенче мәчет. Июль башында Калмыкстан башкаласында да мәчет янды.

Тәрәвих намазыннан соң мөселманнар өйләренә таралышкач төнге сәгать бердә мәчет янына машина килеп туктаган, аннан чыккан битлекле берничә кеше бинага шартлаткычлар аткан. Янгында мәчеттәге келәмнәр, кондиционерлар, пластик тәрәзәр янып беткән, диде IslamNews сәхифәсенә Калмыкстан мөфтие урынбасары Аслудин Калабегов.

Элиста мәчетенең эче Рамазан ае алдыннан гына яңартылган, келәмнәрне Дагыстан мөселманнары бүләк иткән булган.

Мөфтият вәкиле ут төртүдә кемнән шикләнергә белми. Шәһәрдә мөселманнарга каршы провокацияләр элек тә булган.

2001 елда Прикумский авылы мәчетенә дуңгыз башы ташлаганнар, 2008 елда мөфтигә һөҗүм булган, Сарпы районында мәчетне җимергәннәр.

"Бу очракларны тикшерү өчен ачылган җинаять эшләре гаеплеләрне тапмыйча ябылды", диде мөфти урынбасары.

XS
SM
MD
LG