Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урыс татарлары", "урыс башкортлары", "урыс якутлары" ясауга керештеләр


Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

Путинның "урыс дөньясы" концепциясе Брежнев чорындагы пролетар интернационализм концепциясенә аһәңдәш. Нигезендә урыслаштыру һәм милли республикаларны бетерү ята.

Татарлар хисабына да олы урыс дөньясы булдырыла (II кисәк)

Билгеле булганча, милли сәясәттә Русиядәге халыкларны каты итеп урыслаштырырга кирәк дип чыккан Столыпин хәзер Путинның кумиры, элегрәк Петр I иде. Бу хәл исә, Столыпин идеологиясе, Русия империясендәге башка халыктан булганнар ("инородцы") дип аталучыларның февраль, октябрь инкыйлабын хуплавына китерде. 1918 елгы Ленин Совнаркомындагы 20 әгъзаның бары тик берсе генә урыс булганлыгын да онытырга ярамый.

Быел яз көне Путин "урыс дөньясы" концепциясе белән чыкты. Бу концепция Бержнев чорындагы пролетар интернационализм концепциясенә аһәңдәш. Советларның бу документында Советлар берлеге пролетариатның инкыйлабчыл чыгышлары бастырылган бөтен илләргә ярдәмгә килергә, хәтта эчке эшләренә тыкшынырга, сугыш игълан итәргә тиеш дигән юллар бар иде. Хәзер исә, пролетариатларның хокукларын яклау урнына, Путин дөньядагы урысларның хокуклары якланачагын игълан итте.

Милли сәясәттә шөрепләрне бору "суверенитетлар парадына" китерә

Русия халкының 80 проценты формаль рәвештә урыслар. Үткәннән сабак алмаган илдә грузиннар һәм украиннар үзләрен ничек хис итә соң? Луганскидагы һәм Донецкидагы Русия яклы сугышчылар украиннарга үзгә атама уйлап тапты, аларны "укроплар" дип йөртәләр. Хәтта рәсми хәбәрләрдә дә хәзер "кавказ милләтеннән булганнар" ("лица кавказской национальности") дип язалар. Әмма проблем, беләсезме, нәрсәдә? Русия армиясендәге гади гаскәриләрнең бары тик 50 проценты гына урыслар. Ә күзләү идарәсе, һава десанты, ракета, галәм гаскәрләрендә һәм офицерларның күпчелеге урыслардан гына тора. Икенче сортлы бүлекләрдә исә күпчелек урыс булмаганнар хезмәт итә.

Демографик яктан карасак, Русия армиясе урыс булмаганнар белән үзеннән-үзе тула бара. Мисалга, тувалы Сергей Шойгу Русия саклану министрлыгына җитәкчелек итә башлады. Кызык өчен генә тикшереп караганда, Путин 15 яшьтән 29 яшькә кадәр 30,5 миллион кеше бар дип белдерде, һәм аның эченнән күпмесе урыслар икән?

Әнә шуңа күрә хәзер Русия халыкларын мәдәни яктан руслаштыру, "урыс татарлары", "урыс башкортлары", "урыс якутлары", "урыс марилары" һәм башкаларны ясау максаты килеп басты. Мисал өчен, чечен мәктәпләренә урыс телен ничек кертергә мөмкин? Йә булмаса, XIX гасырда Кавказ халыклары белән "җиңүле" сугышларны тарих дәресләрендә ничек укытырга? Инде татарлар белән дә Явыз Иван сәбәпле шундый ук проблемнар килеп чыга.

Кырымны "милли булмаган" беренче республика итеп ясап куйдылар

Милли мәсьәлә Советлар берлеге таркалуга китерде, әмма без берлек таркалудан бер генә сабак алынганлыгын күрәбез – милли сәясәтне теләсә кайсы яктан сәясәтләштерү, шөрепләрне төрле яклап "бору" "суверенитетлар парадларына" китерә. Әнә шуңа күрә, республикалардагы милли элита контрольгә алына һәм урыс мәдәнияте, урыс теле ярдәме белән "рус дөньясы"ның ватандашларын ясау өчен "бердәм мәдәни-тарихи киңлек" булдырыла.

Әлбәттә, аларга хәзер "киселев" телевидениесен кулланып телевидениедә һәм интернетта "бердәм мәдәни-тарихи киңлек" булдыру бигрәк тә зур әһәмияткә ия булып тора. Бу гамәлләр озак калмый "татар урыслары", "башкорт урыслары", "якут урыслары", "мари урыслары", һәм башкаларны ясауга китерәчәк. Тик зыялы халык төрле якка качарга да мөмкин, әмма монсы ваклыклар, урыслар әйтмешли, урман кискәндә йомычкалар да оча.

Аннан соң "бердәм тарихи-мәдәни киңлек" булдырганда республикаларның комачаулаганы ачыкланачак. Бу мәсьәләдә дә пәйгамбәр булу кирәкми. Татарстаннан кала бөтен республикаларны да ихтыяри-мәҗбүри рәвештә президент атамасыннан ваз кичтерделәр инде. Кырымны "милли булмаган" беренче республика итеп ясап куйдылар. Монда киләчәктә бер генә юл булырга мөмкин, Кырым йә өлкәгә әйләнә, йә булмаса Русиядәге бөтен республикалар да милләтсез булачак. Ягъни "Татарстан республикасы" түгел, ә "Казан республикасы" һәм башкалар. "Бердәм мәдәни-тарихи киңлек"кә бердәм сәяси киңлек тә кирәк булачак бит.

(дәвамы бар)

Рәшит Әхмәтов "Звезда Поволжья" газеты мөхәррире

Татарлар хисабына да олы урыс дөньясы булдырыла (I кисәк)

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG