Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядән Татарстанга Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләре кайтты


Төрек галимәсе Түлай Дуран Гаяз Исхакый турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

Язучының шәхси әйберләре Татарстан милли музеена һәм Яүширмәдәге Исхакый музеена тапшырылды. Шулай ук Казанга аның сирәк фотолары да кайтты. Тиздән аларны милли музейда күреп булачак.

22 июльдә Татарстан милли музеенда узган тантаналы чарада язучы Гаяз Исхакыйның Төркиядән кайткан кайбер шәхси әйберләре тәкъдим ителде. Алар арасында әдипнең сәяхәт чемоданы, портмонесы, бинокль өчаягы, өстәл сәгате, якалар һәм җиң каптырмалары, кайчысы, ике көндәлеге, термометры, кечкенә көзгесе. Якындагы көннәрдә, бу әйберләр музей хезмәткәрләре тарафыннан кабул ителгәч, аларны музейда күреп булачак.

Әлеге әйберләр Төркиядә "Аяз Таһир Төркстан Идел Урал" вакыфында сакланган. Аларны Казанга вакыф җитәкчесе, төрек галимәсе Түлай Дуран алып килде.

"Моңарчы мин [милли музейга] ике партия документлар тапшырдым. Монда аны яхшы саклыйлар. Бу музейга күп кеше килә. Безнең вакыфта исә бу әйберләр махсус бүлмәдә саклана. Ул ачык түгел, анда кешеләр килә алмый. Аннары, бу бит иң элек Татарстанга кыйммәтле әйберләр", ди галимә.

Шулай ук музейда әдипкә багышланган электрон экспозиция дә ачылды.

Элегрәк Түлай ханым Татарстанга Исхакыйның төрле архив документларын, башка шәхси әйберләрен тапшырган булган.

Бу сәфәрендә ул, шулай ук, әдипнең 1925-1953 елларда төрле илләрдә төшкән фотосурәтләрен дә алып килде. Барлыгы 42 фотосурәт Исхакыйның туган авылы Яүширмәдәге музеенда (Чистай районы) һәм Татарстан милли музеенда күрсәтеләчәк.

Түлай Дуран җитәкләгән фонд хәзерге вакытта да Исхакый мирасын өйрәнә. Күптән түгел аның кызы Сәгадәт Чагатайның 26 шәхси көндәлеге табылган. Хәзер алар алманчадан төрекчәгә тәрҗемә ителеп бастырылачак.

"Гаяз Исхакыйны Төркиядә белгән кеше бик аз. Мин үзем төрек галимнәренә Исхакый турында тикшеренүләр барганда ярдәм итәргә, аларны кызыксындырырга тырышам. Әгәр Татарстанда Исхакый турында фәнни чаралар узса, ул галимнәрне бирегә китерергә һәм аларның Исхакый турындагы белемнәрен Төркиядә таратырга ярдәм итәчәкмен", ди Түлай Дуран.

XS
SM
MD
LG