Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният министрлыгы: Луиза Батыр-Болгари белән хезмәттәшлеккә әзер


Татарстан мәдәният министрлыгы бинасы
Татарстан мәдәният министрлыгы бинасы

Татарстан мәдәният министрлыгы Луиза Батыр-Болгари белән алга таба хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерә. Композитор исә авторлык хокуклары бәхәсенә нокта куелмавын, гаделлек эзләп Русия Югары мәхкәмәсенә барып җитәчәген әйтә.

"Әкият" курчак театры белән композитор Луиза Батыр-Болгари арасындагы бәхәскә әлегә нокта куелмаган. 21 июль көнне Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы мәхкәмәсенең композиторга гонорар түләмәскә дигән карарын үз көчендә калдырды.

Югары мәхкәмә алдыннан Азатлыкка әңгәмәдә Батыр-Болгари үзенең гонорар өчен генә түгел, ә татар сәнгатенең киләчәге өчен көрәшүен белдереп, "Әкият"не генә түгел, ә Татарстан мәдәният министрлыгын да гаепләгәч, радио аңлатмалар сорап, бу гаепләүләрне министрлыкка да җибәргән иде. 25 июль көнне министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтовадан Азатлыкка җавап килде.

Министрлык белдерүенчә, алар композитор белән хезмәттәшлеккә әзер һәм язган әсәрләрен халыкка җиткерүдә дә ярдәм итәчәк.

"Авторлык хокуклары – бик актуаль тема. Ул кануннар үзгәреп тору белән бәйле рәвештә, чыннан да, шактый бәхәс тудыра. Шуңа да цивилизацияле мөнәсәбәтләр урнаштыруы да җиңелләрдән түгел. Министрлык авторлык хокукларын саклау мәсьәләсе белән җитди шөгыльләнә, укулар да оештырыла. Мөхтәрәм композиторыбыз белән министрлык һәм “Әкият” театры арасында туган аңлашылмаучылыкка мәхкәмә карары нокта куйды. Татарстан Югары мәхкәмәсе дә әлеге карар белән килеште.

Тататарстан мәдәният министрлыгы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, бик күп популяр җырлар авторы Луиза ханым белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Министрлык аңа язган әсәрләрен халыкка җиткерүдә, һичшиксез, ярдәм итәчәк", дип белдерде Рузилә Мөхәммәтова.

Луиза Батыр-Болгари: Бәхәскә нокта куелмады

Азатлык 28 июль көнне Луиза Батыр-Болгари белән элемтәгә керде. Композитор Югары мәхкәмә карарыннан канәгать булмавын, эшне югарырак җибәрәчәген әйтә.

"Минемчә, "Әкият" курчак театры һәм шулай ук хөкүмәт тарафыннан да Югары мәхкәмәгә басым булган. Мәскәүдәге мәхкәмә дә минем файдага карар чыгармасын өчен, анда да барып җитәчәкләр дип тә сөйлиләр. Әгәр минем файдага карар чыкса, башка авторлар да минем арттан гонорар дауларга мөмкин.

Мин барыбер Мәскәүгә җитәчәкмен. "Татюринформ" юристлары хәзер минем белән килешү төзеде һәм эшне арбитраж мәхкәмәгә дә шикаять итәчәкләрен белдерде. Авторлык хокукларын яклап без хәзер ике юридик зат буларак мәхкәмәләшәчәкбез. Юристлар да Мәскәүгә үк барып җитәчәгебезне әйтә. Без хәзер юристлар белән Татарстан Югары мәхкәмәсенең язма карарын көтәбез. Ул җавап ун көн эчендә кулга тапшырырлырга тиеш", ди Батыр-Болгари.

Луиза Батыр-Болгари
Луиза Батыр-Болгари

Композитор сүзләренчә, аны җомга, 25 июль көнне Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чакырткан.

"Аңа кадәр мин Татарстан президенты идарәсенә шалтыратып, Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга теләвемне һәм милли сәнгатьтән китәчәгем турында хат әзерләвемне дә әйткән идем. Бу сөйләшү вакытында авторлык хокукларының сакланмавын, мәхкәмәгә басым булуын да белдердем. Шуннан мине министр чакыртты. Без бик җылы сөйләштек. Миңа ул: "Алга таба да мәхкәмәләшә аласыз, бу сезнең хокукыгыз", дип әйтте.

Минем беренче җыентыгым 1988 елда чыккан иде, хәзер 25 елдан артык вакыт үтте. Шуннан бирле бер генә китабым да басылмады. Мин композитор буларак, һәр җырның үз гомере булганга, алар үз вакытында басылып, халыкка барып җитәргә тиеш дип саныйм. Мин Татарстан китап нәшриятының музыкаль редакторы булып эшләгәндә, татар композиторларының җыентыкларын, иң беренче чиратта, халык арасында хәзер дә популяр булган Рөстәм Яхинныкын, өч-биш ел эчендә бер тапкыр чыгарып тора идем.

Минем күңелем көр булганда гына көй тудыра ала

Министр киләсе ел планына минем яңа җыентыкны чыгаруны да кертәчәкләрен әйтте. Аннары алар мин чыгарган авторлык дискларымны да сатып алырга вәгъдә иттеләр. Миңа яңа музыка язарга кушарга җыенуларын да белдерде министр, әмма мин баш тарттым. Чөнки минем күңелем көр булганда гына көй тудыра ала. Күптән инде көй язарга теләгем юк. Миңа башка вәгъдәләр бирелмәде", ди Батыр-Болгари.

Композиторга танышлары "Әкият" курчак театрында инде башка авторлар белән яңа килешүләр төзелгән дип тә сөйләгән. Алар, янәсе, аның моңа кадәр спектакльләрдә яңгыраган әсәрләренә яңа көйләр язарга тиеш. Композитор бу сүзләрнең дөрес-дөрес түгеллеген министрдан да сораган. Министр мондый килешү төзелмәгәнлеген әйткән.

"Хәзер безнең өчен Югары мәхкәмә үзенең карарына ни язаганлыгы кызык. Безнең бөтен дәлилләребез дә бар, язмалар минем компьютерның хәтерендә сакланган. Мәхкәмәдә шаһитлар да безнең якта иде. Беләсезме, без гонорар өчен сораган бәяне ике мәртәбә төшердек. Башта театр "түлибез" дип безнең белән ризалашкан да иде. Без мәхкәмәдә үзара килешкән вакытта да (мировое соглашение), мин откан булып килеп чыга. Бу хәл исә, башка композиторларның да мәхкәмәгә шикаять итүенә юл ачачак", ди композитор.

Ул, Югары мәхкәмә карары кулына кергәч тә, автолык хокукларын яклап, Татарстан президенты янына барачагын әйтә.

"Республикада бөтен җирдә авторлык хокуклары бозыла. Башка театрлар да, Тукай исемендәге филармония, телерадиокомпанияләр һәм шулай ук Универсиада дирекциясе минем көйләрне уйнатты һәм уйната, ә авторлык хокуклары сакланмый, миңа түләүдән баш тарталар", ди Батыр-Болгари.

XS
SM
MD
LG