Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Түрәләр акчага кызыгып Татарстанны атом тозагына алырга тели"


Татарстанда атомга каршы үткән пикетларның берсе
Татарстанда атомга каршы үткән пикетларның берсе

Татарстанның атомга каршы җәмгыять җитәкчесе Альберт Гарапов фикеренчә, республикадагы түрәләр, зур акчалы проектларга кызыгып, Татарстанны атом тозагына алырга тели. Бер яктан, Кама Аланы атом станциясен төзергә теләү куркыныч ясаса, икенче яктан, Биектау районындагы "Радон" атом калдыклары саклагычын тагын да куәтлерәк эшләтергә телиләр.

Альберт Гарапов фикеренчә, Биектау районына урнашкан "Крутушка" шифаханәсеннән ерак булмаган Дачное авылы янындагы "Радон" атом калдыкларын саклагыч 97%ка тулган. Лицензиясе 2015 елда бетәргә тиеш булса да, РосРАО аның янына башка корылма төзеп, күбрәк атом калдыклары тупларга җыена дигән шикләр бар, ди актвист.

Ул республикада атом белән бәйле эшләрне халыктан яшереп кылырга тырышуларын әйтә. "Российская газета"да басылган белдерү моңа мисал булып тора. Әлеге газет 4 июль санында "Радон" саклагычы турында җәмәгатьчелек тыңлауларының Дачное авылында үтәчәге хакында белдерү бастыра.

"Бу белдерү сатам-алам игъланнар бүлегенә кечкенә генә хәрефләр белән язылган. Аны кем күрсен? Гади халык арасында бу газетны алучылар бөтенләй дә юк", ди Гарапов. Ул үзе әлеге белдерүне күреп алуга ук Татарстандагы бәйсез газетлар аша чаң суга башлый. "Күз буяу өчен генә, җәмәгатьчелек тыңлаулары булдымы, булды дип әйтер өчен генә язганнар бу белдерүне", ди Гарапов.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте активистлары Кама Аланындагы атом станциясен төзүгә каршы, "Радон"ны ябарга кирәк дип әледән-әле протест чараларын үткәреп тора.

Гарапов сүзләренчә, бу чаралар вакытында үтеп баручылар, кем генә булмасын, барсы да атом төзелешеләренә каршы имзаларын калдыра. "Атом төзелешен хуплаган йөзгә берәү булса булыр, әле андыйлар да бик сирәк очрый", ди активист.

Аның сүзләренчә, төрле дәрәҗәдәге түрәләр атомга каршы җәмгыять эшчәнлегенә һәрвакыт аяк чаларга гына тора. Гарапов 26 апрельдә Чернобыль һәлакәте көнен билгеләп пикет үткәргән иде. Мәхкәмә бу чара тавыш көчәйткеч җайланма кулланып, канун бозып оештырылган дип активистны гаепләп, аңа 30 сәгать мәҗбүри эшләү карары чыгарды.

Альберт Гарапов
Альберт Гарапов

Җәмгыять быел 17-21 июль көннәрендә Казанда һәм Кама Аланында "Гомум киләчәгебез яхшырак булсын өчен!" дип аталган Халыкара экология һәм мәдәният фестивале үткәрергә теләгән иде. Бу фестиваль кысасында конференция һәм семинарларда галимнәр, активистлар чыгыш ясарга, төрле юнәлештәге музыкаль төркемнәр җырларга, Кама Аланының киләчгенә карата атомсыз башка проектлар тәкъдим ителергә тиеш иде. Әмма Түбән Кама районы һәм Кама Аланы түрәләре аны үткәрергә рөхсәт бирмәде. Шуңа күрә активистларга Казан белән генә чикләнергә туры килде.

Бу фестивальдә Татарстанның атомга каршы оешмасы, "Кедр йорты" экология клубы, Социаль-экология берлегенең Татарстан бүлеге, Татар иҗтимагый үзәге, Аксакаллар шурасы вәкилләре катнашты. Алар бергәләшеп кабул иткән белдерүдә Татар атом станциясен төземәскә, аның урынына башка әйбер корырга, авыл хуҗалыгындагы үсемлекләрне гамма-нурландырмаска һәм "Радон"ны ябарга дигән карар язылган.

"Радон", чыннан да, Казанга зур куркыныч тудырган урын булып тора. Ул Казансу елгасы ярына урнашкан. Аның төзелгәненә быел 50 ел булды. 1964 елдан бирле аңа Татарстан, Удмуртия, Чуашстан һәм Мари Иленнән атом-төш калдыклары китереп тордылар. 1990 елларда ул авария хәлендә иде. Су да басты, әйләндереп алган коймаларын да сүттеләр. Дәүләт комиссиясе дә аның яраксыз хәлгә килүен таныды", ди Гарапов.

"Радон"ны консервацияләү иң дөрес юл булачак

Атомга каршы җәмгыять 1992 елда ук бу саклагычны ябарга һәм калдыкларны химия заводларына тапшырырга дигән тәкъдим белән чыга. Бу тәкъдимгә колак салмыйлар, комбинатның эшләве дәвам итә. 2003 елда бу саклагыч 97%ка тула. Бу хакта "Яшел хач" экология оешмасы белдереп чыга. 2012 елда атомга каршы җәмгыять "Радон"ның хәле белән кызыксынып тагын хатлар яза, активистларга килгән җавапта аның әлегә эшләгәнлеге әйтелә.

Хөкүмәт монда күп балалы гаиләләргә җир бүлү карары чыгаргач, активистлар да, ата-аналар да бу карарга каршы булды. Протест чаралары үткәрде. Ул вакытта, Гарапов сүзләренә, төрле дәүләт оешмалары "Радон" 2015 елга кадәр эшләп тора, ә аннан соң аның лицензиясе бетә дип әйткән булган.

Атомга каршылар бу "Радон"ны консервацияләүне, анда калдыклар китермәүне таләп итә. Активистлар фикеренчә, атом калдыклары – радиоизотоплар ябык әйләнештә булырга тиеш. Төрле оешмалар фәнни-техник тикшеренүләр һәм җитештерү өчен радиоизотопларны радиохимия заводларыннан ала. Аннан соң калдыкларны кабат шул ук радиохимия заводларына җибәрә. "Шулай иткәндә генә бөтен ил буйлап атом калдыкларын тарату тукталачак", ди Гарапов.

Казан федераль университетының гамәли экология кафедрасы доценты Олег Бәдретдинов әле күптән түгел генә "Радон" тирәсендәге җирләрне, андагы нурланышның күпме дәрәҗәдә булуын тикшереп кайткан. "Крутушка" шифаханәсе җитәкчелеге бу тикшерүне үткәрергә кушкан.

"Без "Радон" һәм шифаханә тирәләрен тулысынча тикшереп чыктык. Бүгенгә анда барсы да ярарлык. Бу комбинатны, минем белүемчә, ябу-япмау мәсьәләсе әлегә кадәр хәл ителмәгән. Аны юк итү, калдыкларны башка урынга күчерү өчен бик зур сумнар кирәк. Ташу шулай ук куркыныч тудыра.

Чистайдагы атом калдыклары сакланган урынны юк итәбез дип бер тотынган иделәр инде. Акчалар бүленде, радиоактив матдәләрне өскә чыгардылар, шул тирәләрне нурланыш тузанына батырдылар һәм акчалары да бетте. Шул килеш калды. Зурайту шулай ук күпләгән акчалар таләп итә. Миңа калса, "Радон"ны куллануны туктатып аны консервацияләү иң отышлысы һәм бу арзанга төшәчәк, иң дөрес юл булачак.

Бу "Радон", бер яктан караганда, куркыныч тудырмый, тирә-юньдә нурланыш сизелми. Икенче ягы да бар, әгәр көтелмәгән хәл килеп чыкса, террор гамәле булса?" ди Бәдретдинов.

Татарстаннарның һәм иҗтимагый оешмаларның күпләгән каршылыкларыннан, Мәскәүгә хатларыннан соң Кама Аланы атом станциясе инде төзелмәс дип халык бер иркен сулыш алган иде. Бу куркынычка нокта куелмаган икән, аны төзү яңадан калкып чыкты.

Гарапов фикеренчә, алга киткән илләр атом станцияләреннән баш тарканда Русиянең аларны арттыруы һәм кирәк булмаса да Татарстанда төзү – башка сыя торган әйбер түгел.

"Чернобыль", "Фукусима" һәм "Кыштым" һәлакәтләреннән соң, алга киткән акыллы илләр, киләчәккә үзләренең планнарыннан, атом-төш энергиясеннән баш тарта башлады. Франциядән кала Европада бөтен илләр үзләрендәге атом станцияләрен ябарга дигән карар чыгарды. Кушма Штатларны алсак, анда күптән инде бер генә атом электр станциясе төзү дә планлаштырылмый. Алар 2020 елга үзләрендәге атом станцияләренең 25%ын ябарга җыеналар. Атом энегриясенең киләчәге юк.

Хәзер Кытай, Һиндстан үзенең атом станцияләрен төзи һәм алар аны үзләренең атом-төш програмы белән бәйли. Аларга хәзер плутоний һәм атом бомбалары өчен төшнең бүленүе кирәк. Русиягә килсәк, 2001 елда Ростовтагы станция эшли башлады. Башка атом станцияләренә дә өстәмә реакторлар куйдылар.

Татарстан атом станциясенә мохтаҗ түгел

Русиянең планында юк иде, һәм менә көтмәгәндә 2013 елда Татар атом станциясенең кирәклеге тагын пәйда булды. Документны Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган һәм эшләтеп җибәрергә кирәк дип белдергән. Баксаң, бу эш узган елның җәй аенда Татарстан хөкүмәте белән килештерелгән булган. Бу станциянең бәясе 20 миллиард доллар булачак дип белдерелә. Бу сумма кайбер түрәләрнең амбицияләре уянуга этәргән булырга тиеш. Бу 20 миллиард долларны тотарга теләгән ведомостволар бар булып чыга. Әмма Татарстан халкының күпчелеге бу станцияне төзүгә каршы", ди Гарапов.

Гарапов фикеренчә, бу станция Татарстанга бөтенләй кирәкми, республика энергия кытлыгы кичерми. Җитешмәгән очраклар булгалый, әмма аны электр челтәрләрен, электр җитештерелгән урыннардагы җиһазларны яңартып та җайга салып була. "Бездә бөтен электр җиһазлары 40-50 ел элек куелып, искереп беткән инде. Аларны алыштыру яңа Татар атом электр станциясен төзүгә караганда күпкә арзангарак чыгачак һәм имин дә булачак", ди Гарапов.

XS
SM
MD
LG