Accessibility links

Аксенов Тимергалиевны вазифадан алды


Сергей Аксенов (с), Владимир Константинов һәм Рөстәм Тимергалиев Акмәчеттә 1 Май демонстрациясендә.
Сергей Аксенов (с), Владимир Константинов һәм Рөстәм Тимергалиев Акмәчеттә 1 Май демонстрациясендә.

Кырым башлыгы вазифасын башкаручы Сергей Аксенов Рөстәм Тимергалиевны үзенең киңәшчесе вазифасыннан азат итте.

Аксенов бу хакта 30 июльдә Кырым телевидениесенең туры эфирында сорауларга җавап биргәндә хәбәр итте. "Бу әфәнде дәүләт хәзмәте белән эшкуарлыкны буташтыра", диде ул Тимергалиев турында.

"Без ниндидер мәсьәләләрне кабинетларда әле тикшереп өлгермибез, ә кемдер бу хакта инде телевидение, социаль челтерләрдә чыгышлар ясый. Матбугат чараларында еш чыгыш ясап кайберәүләр "йолдыз чире” белән авырды. Кемдер күп эшләде, ә кемдер телевидениедән күп сөйләде", диде Аксенов.

29 июль көнне Рөстәм Тимергалиев Мәскәүдә матбугат очрашуы үткәреп берничә белдерү ясаган иде. Аерым алганда ул Кырымда салымнарның начар җыелуы, Кырымда ислам биржасы ачылу ихтималы һәм быел туристлар саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр азрак булачагы турында әйткән иде.

11 июньдә Тимергалиев гариза язып вице-премьер вазифасыннан киткән иде. Ул вакытта төрле имеш-мимешләр күп булды, ләкин китүнең сәбәбе билгесез калды. Тимергалиев үзе "мин Кырымда рубль кертелгәнче эшләячәгемне билдергән идем, бу һәм башка максатларны үтәдәм, шуңа китәм" диде. Шуннан соң ул Аксеновның киңәшчесе итеп билгәләнде. Хәзер инде бу вазифадан да алынды.

Рөстәм Тимергалиев Русия Кырымны аннексияләгән вакытта Аксенов һәм парламент рәисе вазифасын башкаручы Владимир Константинов белән бергә беренче скрипканы уйнаган кешеләрнең берсе иде. Күрәсең ул вазифасын үтәгән, бер урыс мәкаләндә әйтелгәнчә, “Мавр үз эшен эшләгән, инде китсә дә була.”

Рөстәм Тимергалиевның әтисе Илмир Тимергалиев апрель аенда Татарстанның Кырымдагы вәкаләтле вәкиле булып билгеләнгән иде.

XS
SM
MD
LG