Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ураза гаете татар авылына җан өрде


Күки авылында Ураза гаете
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

Күки авылында Ураза гаете

Татарстанның күпчелек авыллары кебек Балык бистәсе районы Күки авылы халкы да Рамазан ае бетүгә гореф-гадәтне саклап Ураза гаете үткәрде, зиярәт кылды һәм ярдәмчеләргә рәхмәт җиткерде.

Казаннан 100 чакрым ераклыкта урнашкан Күки авылында гает мәчет янәшәсендәге бакчада укылды, анда йөзләгән кеше катнашты. Яше дә карты да, ураза тотучы да тотмаучылар да җәмәгать намазына җыелды, сәдакә бирде, зиярәт кылды. Әлеге авылда ислам динен әби-бабайлар саклап тоткан һәм бүген дә бу эш дәвам итә. Яшьләр гаеткә өлкән буынга карап килә, бәйрәм көнне өйдә булып мәчеткә килмәгән кешенең күңеле тыныч булмый. Чөнки һәркайсының туганы: ата-анасы, бабалары, әбиләре, балалары гүр иясе, гает көнне күпчелек кеше гыйбадәт кылып зиратка бара, ә бу авылда изге гамәл санала.

"Күбесе гает бәйрәменә алдан әзерләнеп, түбәтәйләрен, чиста киемнәрен, намазлыкларын хәстәрләп килә", ди Күки авыл имамы Габдулла хәзрәт Исхаков. Аның сүләренчә, тәрәвих намазларында, җомгаларда авыл мәчетенә 10-15ләп кеше йөргән. Халык теләп авыз ачарга ризыклар китергән, сәдакалар биргән.

"Аллага шөкер, мәчетебезне авыл халкы белән бергә тотабыз. Бездә халык дингә якын, әмма мәчеткә намаз укырга килергә генә ояла, куркалар. Ураза гаетендә 200ләп кеше булса, намазда ун. Яшьләргә аңлату эшләре җитмиме, башка сәбәпме, белергә иде", ди авыл мулласы. Габдулла хәзрәт тиздән сигезенче дистәсен тутырачак, шулай да ул авылдагы бөтен дини чараларны үзе җитәкли. Гает көнне дә бәйрәм намазын алып барганнан соң, җирле үзидарә оештырган Коръән мәҗлесендә катнашты. Бу көнне авыл тормышын яхшыртуда үз өлешен керткән төп иганәче, ярдәмчеләргә рәхмәт җиткерү йөзеннән зур булмаган мәҗлес оештырылган иде. Шул рәвешле гадәти тормыш белән, тынлыкта яшәгән авыл гает көнендә җанланып алды.

XS
SM
MD
LG