Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Казанда зур хәйрия концерты узачак


Иске Казанда хәйрия концерты узачак
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:11 0:00

Иске Казанда хәйрия концерты узачак

"Хәйрия чараларына халыкны иҗат кешеләреннән, бигрәк тә журналистлардан башка җәлеп итү мөмкин түгел", ди “Иске Казанда милли моңнар” концертын оештыручылар. 11 августта “Туган авылым” күңел ачу үзәгендә 17 августа үтәчәк зур хәйрия чарасына багышланган матбугат очрашуы узды.

"Иске Казанда милли моңнар” хәйрия концертының бер максаты – яшь һәм өлкән буыннарга Татарстандагы тарихи, милләтебезгә кадерле булган урыннар белән таныштыру һәм таныту. Икенчедән, концерттан җыелган акчалар Казанның “Ярдәм” мәчетендәге күрмәүчеләрне һәм ДЦП авырулы инвалидларны тернәкләндерүгә тотылачак: монда яңа тернәкләнү җиһазлары, балалар өчен массаж, йөзү курсларына китәчәк акчалар да керә”, диде әлеге чараның кураторы, “Ярдәм” фонды вәкиле Александр Долгов.

Оештыручылар белдергәнчә, хәйрия концертында катнашучы барлык җырчылар халык җырларын оста башкаручы, моңлы тавыш ияләре. Өлкән буын җырчылары бигрәк тә. Махсус кунакларның берсе – “Тавыш” (“Голос”) проекты лауреаты Эльмира Кәлимуллина. Шулай ук янәдән ачылган “Тәртип FM”ның эфирында яңгырап торучы, халык күңеленә үтеп кергән урта һәм өлкән буын артистлары Искәндәр Биктаһиров, Рафаэль Сәхәбиев, Газинур Фәрухшин, Дәниф Шәрәфетдинов, Зөхрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина кебек җырчылар да Иске Казанның сәхнә түрендә булачак. Моң бәйрәмен “Тәртип” радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова һәм Камал театры артисты Фәнис Җиһанша алып барачак.

“Бу тормышта һәркемнең дә иң кадерле әйбере – ул җан тынычлыгы. Кайда гына нишләп кенә йөрсәк тә, безгә күп вакытта күңел тынычлыгы җитми. Шуңа күрә изге эшләр, изге гамәлләр кылу – бу безгә үзебезгә кирәк, кеше үзе моңа мохтаҗ. Без бит мөселман балалары. Шуңа да әгәр без нинди дә булса ярлы, авыру, ятим кешеләргә, бигрәк тә күрмәүче балаларга үзебезнең җыр-моңнарыбыз белән күңел җылысы биреп, аларның тормышларын чак кына яктырта алабыз икән, димәк, безнең эшебез юкка түгел, җаныбыз рәхәтлек алачак. Мин бу хәйрия концертында катнашуыма чиксез шатмын", диде матбугат очрашуында җырчы Илшат Вәлиев. Әлеге чарада оештыручылар белән бергә концертта чыгыш ясаячак сәнгать әһелләре дә катнашты.

Иске Казанда мондый чара беренче тапкыр уза һәм ул Русиядә мәдәният һәм тарих елына багышлана. Киләсе елларда оештыручылар "Иске Казанда милли моңнар" концертын ачык һавада үтүче хәйриягә юнәлгән фестиваль дәрәҗәсендә үткәрмәкче.

XS
SM
MD
LG