Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан азык-төлек чикләвенә әзерләнә


Башкортстан татар иҗтимагый үзәге утырышы
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге утырышы

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге Русиянең Көнбатыш илләреннән азык-төлек сатып алуны тыюы уңаеннан фикер алышу уздырды.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең 12 август узган киңәйтелгән идарә утырышында көнүзәк мәсьәләләр каралды. Шулар арасында иң кызу бәхәсләрне Русиянең Көнчыгыш Европа илләреннән, шулай ук Австралия, Америка, Канададан азык-төлек кертүне тыюы турындагы карары уятты. Әлеге карарның тискәре яклары булуы белән уңай яклары да билгеләнде.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов:

Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов

– Минем өчен ул чикләүләр Башкортстан татарларының бүгенге хәле, һәм, гомумән, Русиядәге урыс булмаган халыкларның милли коллыгы белән чагыштырганда вак мәсьәлә. Чикләүләр борчымый, чөнки минем пенсиямә экзотик азыклар алып булмый. Мине үзебездә җитештерелгән икмәк һәм сөттән башкасы кызыксындырмый диярлек. Бәлки бу чикләүләр авыл хуҗалыгына карата сәясәтне уңай яккка үзгәртер. Бәлки җитештерү артыр. Әлбәттә, боларга ышану да бик шикле.

ТИҮ әгъзасы Вил Латыйпов:

– Милли рух дисәк тә, ач кеше күбрәк корсак турында уйлаучан. Ач кеше җырлый алмый, шигырь дә сөйләми, сәнгать белән дә кызыксынмый. Шуңа ирексездән ашау турында уйларга да туры килә. Гади кешеләрнең 80-90%ы шул хакта уйлый. Шуңа бу чикләүләр бик борчылырлык мәсьәлә.

Вил Латыйпов
Вил Латыйпов

Безнең рәсми мәгълүмат чаралары аның уңай яклары күп дип тынычландыра. Имеш, авыл хуҗалыгы үсәчәк, халык җитештергәнне алу мөмкинлеге тудырылачак. Чынлыкта конкуренция бетәчәк, сыйфатлы арзан азык-төлек җитештерелми башлаячак. Бездә сөткә су кушу, балга шикәр өстәү кебек алдауларның юллары мең төрле. Соңгы айда гына да аерым азыкларга 17-20% хаклар күтәрелде. Авыл хуҗалыгын торгызу өчен 5-10 ел вакыт кирәк. Без аерым утрау булып яши алмыйбыз, шуңа мин ул чикләүләргә тискәре мөнәсәбәттә.

Милли хәрәкәт вәкиле Вилдан Фәткуллин:

– Бу Сталин заманнарын хәтерләтә. Мин моны кабат тимер пәрдә кору дип бәяләр идем. Без болай бөтенләй артта калачакбыз.

Төньяк-көнбатыш башкортлары оешмасы рәисе, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин:

– Бүген түрәләр чикләүләрнең уңай ягы турында сөйли. Имеш, ул халыкны яклау. Башкортстанда авылда яшәүче гаиләләрнең һәр бишенчесе генә мал тота. Алар кул көчен куллана. Бездә җитештерелгән азык башлыча түрәләрнең табынына китә. Безнең шартларда елына бер тапкыр гына уңыш җыеп була. Ә ул ел әйләнәсенә җитми. Сыер, сарык кебек малларны 90нчы еллар санына җиткерү өчен генә дә биш ел вакыт кирәк. Бездә технологияләр юк. Шуңа авыл хуҗалыгы арзан азык җитештерә алмый.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Мин күптән түгел Америкада булган идем. Бер фермерның эшчәнлеген өйрәндем. Дүрт кеше 200 баш эре мал тота. Берсе җитәкче, хисапчы, оештыручы эшләрен башкара. Туганы тракторда мал азыгы хәзерли, ферманы тирестән тазарта. Ике кеше аларда савучы булып эшли. Ә бездә 200 баш сыер саву өчен кимендә 20 кеше кирәк. Аларда маллар тоткан сарайлар юка калай белән генә эшләнгән. Алай микроклимат уңай тора. Алардан күреп кайткан Авыргазы районындагы Громов хуҗалыгында шул тәҗрибә буенча ферма салдылар. Чит илләрдән мең баш мал сатып алдылар. Утыз градуслы суыкта 300 баш сыер туңып үлде. Моны дәүләт програмы чикләрендә эшләгән иделәр. Бу чикләүләр дә чынлыкта шул катып үлгән сыерлар хәленә төшү кебек.

* * * *

Башкортстан хакимияте азык-төлеккә хаклар сикерүенә юл куймау өчен адымнар ясый. Шул уңайдан махсус штаб төзеләчәк. Һәр көн азык-төлек хакларына мониторинг уздырылачак. Бу нигезсез бәяләр күтәрелү, чимал белән тәэмин итүне күзәтүдә тоту өчен эшләнә. Болар хакында вице-премьер Эрнст Исаев белдерде.

Башкортстан хакимияте республика азык-төлек белән үзен тәэмин итә ала дип исәпли. Искәрмәгә бик аз гына азыклар керә. Алар экзотик яшелчәләр һәм кайбер төр балыклар. Шунысы да билгеле, республикада сатылган яшелчәләрнең 25%, итнең 30%ы читтән китерелгән.

Узган атна ахырында әлеге уңайдан узган киңәшмәдә Башкортстан җитәкчесе вазифасын үтәүче Рөстәм Хәмитов: "Кайбер җитәкчеләр, импорт безне кыса, их, читтән кертүне тыйсалар иде, дия иделәр. Менә тыйдылар. Әйдәгез, үзегезне күрсәтегез", дип белдерде. Ул җитештерү проблемаларының зур булмавын, иң төп бурычның саклау һәм эшкәртү икәнлеген билгеләде. Амбарлар, суыткычлар урнаштырылган зур саклау һәм эшкәртү үзәкләрен төзү мәсьәләсе каралачагын әйтте.

Башкала кибетләрендә экзотик азыкларның соңгы кисәкләрен алып калу өчен сугыш әлегә башланмады. Килограммы 900 сум торган сигезаяклар, 90 сумлык Испания персиклары, Норвегиядән китерелгән сөләйман балыклары тыныч кына соңгы сәгатьләрен көтеп ята. Шулай да интернет башкалада чимал җитмәү сәбәпле, 25 ресторан ябылу ихтимал дигән фаразлар тарата.

XS
SM
MD
LG