Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли җанлы татарларны "бишенче колонна"га тыгарга маташалар"


"Казан! Новроссиягә булышабыз!" чарасында катнашучылар
"Казан! Новроссиягә булышабыз!" чарасында катнашучылар

Камал театры янында Новороссияне яклаган чараны ике сәгатькә кичектерүне сораган директор Якуповны Сөләйманов “бишенче колонна” кешесе дип белдерә. Журналист Искәндәр Сираҗи фикеренчә, рус милләтчеләре Татарстанда сәяси вазгыятьне катлауландырырга, милли җанлы белгечләргә ярлык тагарга тели.

2 август көнне Камал театры янында үткән "Казан! Новроссиягә булышабыз!" дип аталган чара театр директоры Илфир Якуповны гына түгел, ә Татарстандагы түрәләрне гаепләү белән төгәлләнде.

Бу көнне Камал театрында Дөнья татар яшьләре форумы үтте. Шуңа күрә, Якупов рус милләтчеләренннән чараларын ике сәгатькә кичектереп торуларын сорый. Рус милләтчеләре белдерүенчә, алдан сөйләшеп куелуга карамастан, Якупов чарада катнашачак кешеләргә кием алыштырырга да, тавыш көчәйтү җиһазларын электрга тоташтырырга да мөмкинлек бирмәгән. Әле алай гына да түгел, янәсе, сакчыларны чакырып бу чараны куып таратырга тырышкан.

Азатлыкка Якупов: "Бу хәл турында сөйләп тору кирәкмәс, театр сәнгать белән шөгыльләнә, сәясәткә катнашмый, әмма Regnum-да язылганнар дөреслеккә туры килми", диде.

Үзен милли стратегия институты белгече дип белдергән Рәис Сөләйманов бу вакыйгадан соң, хөкүмәт тармагында эшләүчеләрне бюрократия дип атап, аларны "бишенче колонна"га кергән кешеләр дип белдерде.

"Аның (Якуповның) гамәлләре – Татарстан бюрократиясендә Русия президенты Владимир Путин кисәткән "бишенче колонна"ның утыруына тагын бер дәлил", ди Сөләйманов. Аның бу сүзләрен Regnum язып чыкты.

Путин 18 март көнне Федераль җыен әгъзалары һәм Русия думасы депутатлары алдында чыгыш ясаган вакытта, янәсе, илдә ватанны саткан, хәзерге сәяси системага каршы булган "бишенче колонна" барлыгы турында белдерде.

Журналист Искәндәр Сираҗи фикеренчә, Якуповны “бишенче колонна” кешесе дип гаепләү һәм Татарстанда хөкүмәттә эшли торган кешеләр арасында алар бар дип белдерү – республикага кара ягу. Сираҗи "Казан! Новроссиягә булышабыз!" чарасын сәясәт кырындагы бер уен һәм бу уенны оештыручыларны үзләренә дан-шөһрәт казанырга теләүчеләр дип бәяли.

"Монда Илфир Якуповны "бишенче колонна" кешесе дип гаепләргә тырышалар. Нинди "бишенче колонна"? Якупов үзенең эшен дөрес белә торган әйбәт җитәкче, милли кадр. Әгәр ул миллилекне санламыйча, урыс спектакльләре куегыз дип кенә утырса, үзен "мин татар кешсе" дип белдергән бу бәндә (Сөләйманов) аңа кул чабып утырыр иде.

Болар Татарстанда бер генә татар җитәкчесенең дә калмавын тели

Болар өчен Татарстанда бер генә татар җитәкчесенең, милләт турында уйлый торган бер генә кешенең дә калмавы кирәк. Болар Татарстанда эшләр начар дип, үзләренең эшләрен күрсәтергә тырышучылар. Алар чүп өеме хәтле бер төркем бутаучылар гына. Менә шушы болгатучылар сәясәт ясамакчы була. Алар чыгып үзләрен күрсәтеп кенә калмыйлар, ә ниндидер сәяси бонуслар да алмакчы булалар. Бу кешеләр сәясәтчеләр дә түгел. Бу кешеләр кемгәдер ярдәм итәргә теләүчеләр дә түгел. Болар риячылар. Рия – үз-үзеңне күрсәтү, мактануны аңлата. Мин аларны тынычлык бозучы бәндәләр дип исәплим.

Әгәр Илфир Якупов Татар яшьләре форумына җыелган делегатларны Камал театрыннан куып чыгарган булса, "Ура Русия" патриотлары бик тә канәгать калыр иде. Якупов урыс милләтчеләренә форум баруы турында белдергән. Бу форум өч-биш көн алдан гына игълан ителергә тиешле ниндидер хәйрия уеннары белән чагыштырганда, күпкә алданрак, бер-ике ел элек үк планлаштырыла. "Ура Русия"челәрнең бу чарасын мин уен дип кенә кабул итәм.

Урамда үтәчәк икенче чараны оештыручыларга концертларын кичектерергә кушулары сәясәткә кагылышлы әйбер дә, милли низаг чыгарырга тырышу да түгел. Монда кайбер бәндәләр Татарстандагы вазгыятьне ямьсез буяулар белән сурәтләп бирү өчен эш итә. Татарстанга кара ягу бу", ди Сираҗи.

Сөләйманов моңа кадәр Камал театры янында милли сепаратистлар һәм "Хизб ут-Тәхрир" әгъзалары да бернинди комачаусыз үзләренең митингларын үткәреп килде дип тә белдерә. Сираҗи аның бу сүзләрен дә нахак дип бәяли.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

"Элек Русиянең стратегик тикшеренүләр институтында эшләгән Рәис Сөләйманов хәзер ниндидер милли стратегия институты белгече икән һәм ул элек "Хизб ут-Тәхрир"ләр үзләренең оешмалары белән монда чыгып, үзләренең митингларын уздырдылар ди. Ул булмастай әйберләр сөйли. Беренчедән, "Хизб ут-Тәхрир" беркайчан да митинг белән чыга алмый, чөнки ул Русиядә тыелган оешма. Алар митинг игълан итәләр икән, шунда ук аларны кулга алырга тиешләр.

Ул вакытта без татар мөселманнары, татар милли оешмалары Камал янындагы мәйданга чыккан идек. Анда ислам байраклары да, милли байраклар да бар иде. Алар ул вакытта ислам байраларын бу "Хизб ут-Тәхрир" байрагы дип тә язып чыктылар. "Лә илләһа иллә Аллаһы" дип һәм Иман кәлимәләре язылган иде. Төрле байраклар бар иде, әмма аларны "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйләү дөреслеккә туры килми.

Мөселманнар үзләренең хокукларын яклап чыккан вакытта, безгә бәдрәф ачыгыз, безгә ут бирегез, микрофоннарны куйыйк дип, беркайчан да Камал театрына килеп бәйләнмәделәр. Мөселманнар баскычта беркемне дә борчымыйча, үз сүзләрен әйтеп, кайтып китә иделәр. Алар (рус милләтчеләре) ярдәм чарасы оештыралар икән, башкалардан бу ярдәмне йолкып, тартып алмасыннар", ди Сираҗи.

* * * *

2013 елның сентябрь башында Татарстан прокуратурасы Рәис Сөләймановны язмаларында укучыга дөрес булмаган яки бозылган мәгълүмат җиткерелә, республикада яшәүчеләр милли һәм дини билгеләр белән бер-берсенә каршы куела, теге йә бу милләткә, конфессия вәкиленә дошманлык тудырыла, дип кисәткән иде. Аннан соң Сөләйманов Русиянең стратегик тикшеренүләр инстититутының Идел буе бүлеге җитәкчесе вазифасыннан алынды.

XS
SM
MD
LG