Accessibility links

Көнбатыш белән каршылык Русия-Төркия мөнәсәбәтләренә тәэсир итәрме?


Путин белән Эрдоган Петербурда G20 саммитында. 5 сентябрь 2013
Путин белән Эрдоган Петербурда G20 саммитында. 5 сентябрь 2013

Мәскәүнең Көнбатыш белән каршылыкларына карамастан, НАТО әгъзасы һәм Европа Берлегенә намзәт ил – Төркия Русия белән икътисади мөнәсәбәтләрнең тагын да яхшырачагына өмет итә.

Русиянең март аенда Кырымны басып алуы Көнбатышта зур реакция тудырган иде. Бер мөддәттән соң Көнчыгыш Украинада рус сепаратистларына Мәскәү булыша дигән шик таралды һәм шул ара Малайзия очкычының Украина өстендә ракета белән бәреп төшерелү хәбәре килде. АКШ белән Европа Берлеге Русиягә басым ясау максаты белән икътисади эмбарго кертә башлады. Иң соңгы чиктә Мәскәү Көнбатыштан бер елга азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы тауарларын кертүне тыйды. 2013 елда 43 миллиард долларлык азык-төлек керткән Мәскәү импортны кысып байтак чит ил валютасы түләүдән котылачак. Ләкин халыкны ничек тукландыру проблемасы тумасмы?

Төркиянең Русиягә бурычы арта гына

Бу тәрәккыять Русия-Төркия икътисади мөнәсәбәтләренә нинди йогынты ясар? Быелның 27 маенда Мәскәүдә тышкы эшләр министры Сергей Лавров төрек коллегасы Әхмәт Давутоглу белән очрашты. Лавров Төркия белән Русиянең Көньяк табигый газ үткәргече һәм Аккуюда атом электр станциясе төзү проектларының уңышлы рәвештә дәвам итүе турында әйтте. Давутоглу исә үз нәүбәтендә бу районда салкын сугыш кире килмәскә тиеш, югыйсә 20 ел буйлап бергәләп оештырган ышаныч механизмнары җимерелеп яңа кризислар кабыныр иде, диде. Ул сүзләренә өстәп кырымтатарлар - илнең төп халыгы, аларның иминлеге һәм тынычлыгы Төркия өчен бик мөһим, дип өстәде.

Күренгәнчә, Анкара Мәскәү белән диалогын өзәргә җыенмый. Чөнки Русия Төркиянең иң мөһим сәүдә партнерларыннан берсе. Экспортта бишенче, импортта беренче урында тора. Төркия табигый нефтенең 60% Русиядән кертә. 2012 елда ике ил арасындагы сәүдәнең күләме 27 миллиард 400 миллион доллар булды. Шуның ни бары 5,5 миллиарды гына Төркиянең Русиягә экспорты булды. Димәк, 16 миллиард 350 миллионлык малны руслар төрекләргә саткан, дефицит 75 процентка ирешкән. Бу шартларда Төркиянең Русиягә бурычы арта гына. Шушы бурычын Төркия Русиядәге төзү эшләре, текстиль яки азык-төлек сәүдәсе һәм илгә килгән рус туристлары белән капларга тырыша. Ике ил арасында 2010 елда төзелгән килешү нигезендә сәүдә җирле валюталар белән алып барыла. Бу ике як өчен файда.

Төрекләр Русия туристлары төрле чикләүләр сәбәпле Еврора илләренә баралмагач Төркиягә килерләр дип өметләнә. Шулай ук күбрәк азык-төлек тауарлары сатарбыз дип хыялланучылар бар. Соңгы 20 елда төрек ирләре белән рус хатын-кызлары арасында никахлар артты. Русиядән килгән киленнәрнең саны 100 меңгә җитте, дип әйтелә.

Төркия Русия газына мохтаҗ булганда икътисади мөнәсәбәтләр дәвам итәчәк

Ике ил арасындагы хәзергә шома барган мөнәсәбәтләргә бер киртә Төркиядә президент сайлавыннан соң барлыкка килүе ихтимал. Хөкүмәт кризисы гына комачаулый алыр. Ләкин соңгы чиктә Төркия Русия табигый газына мохтаҗ булганда икътисади мөнәсәбәтләр дәвам итәр. Ничек кенә булмасын, ике як та берберенә җидешәр миллиард доллар акча салды. “Сбербанк” “Денизбанкны” сатып алды.

Шуны да онытмаска кирәк, Төркия - НАТО әгъзасы һәм Европа Берлегенә намзәт ил. Төркиянең шушы партнерлары “син нигә безнең чараларга катнашмыйсың” дип кисәтмәсләрме? Бу да мөһим бер сорау булып тора.

Надир Дәүләт
Истанбул Сәүдә Университеты профессоры

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG