Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Истанбул" паркында шигърият бәйрәме үтте


Казанда шигърият бәйрәме
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:16 0:00

Казанда шигърият бәйрәме

14 августта Казанның "Истанбул" паркында шигърият бәйрәме үтте. Чарада татарча җыр-биюләр белән беррәттән төрекчә җырлар да яңгырады. Казансу яры буенда зур хәрефләр белән "Мин укырга яратам" дигән җөмлә тамашачыларны үзенә җәлеп итте.

Җисеме булса да исеме беркайда да язылмаган "Истанбул" паркына килүчеләрне "Сәйдәш" маршы каршы алды. Чара башланганчы килүчеләргә төрле китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук төрек тәм-томнарын да сатып алырга мөмкин иде. Бер кырыйда фото һәм рәсем күргәзмәләре оештырылды.

Матбугатта бәйрәмдә Казандагы төрек диаспорасының да күпләп катнашачагы әйтелгән булса да, ни гаҗәп, бу юлы алар азрак булып чыкты. Тик килгән төрекләрнең паркның бер урынына ни өчен һаман да матур итеп "Истанбул паркы" дип язылмавына гына эчләре пошты.

Хәлбуки, Истанбулда Татарстан хөрмәтенә ачылган "Габдулла Тукай" паркына исем генә түгел, шагыйрьнең һәйкәле дә урнаштырылган. Казан шәһәре хакимияте паркка исем куярга онытып җибәрде дисәң, бу хәл мөмкин түгел. Башкала мэры Илсур Метшин бер ел элек, парк ачылганчы "Стамбул паркы" исемен "Истанбул паркы" итеп төзәтергә сүз биргән иде югыйсә. Тик узган җәйдә ачылган парк һаман да "исемсез" парк булып кала бирә.

Гадәттә мондый чаралар ачылганда түрәләр баштарак берничә сүз татарча кыстырып, аннан тулысынча урысча чыгышлар яңгыратса, бу бәйрәмдә нәкъ киресенчә булды. Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районы башлыгы Тимур Алибаев бәйрәмгә килүчеләрне чатнатып татарчалап котлады. Аннан соң берничә җөмлә урысча да сөйлим әле дип икенче дәүләт теленә күчте. Алибаев мондый чараларның Татарстанда узучы Мәдәният елы уңаеннан оештырылуын билгеләп үтте.

"Мәдәният елы уңаеннан Казанда матур традиция барлыкка килде. Башкалабызның һәрбер паркы һәм урамында без шигърият бәйрәмнәре оештыра башладык. Беренче шигърият бәйрәме Әмирхан проспектының бер ишегалдында башланып киткән иде. Анда Константин Хабенский килде. Хәзер исә бу бәйрәм шәһәрне урап кире Яңа Савин районына әйләнеп кайтты", дип белдерде ул.

Чарада тамашачылар алдына "Династия" төркеме әгъзалары Наилә Ахунова һәм Гөлфия Дәүләтшина кебек шагыйрәләр чыгып үз шигырьләрен яңгыратты. Алар тамашачыга атаклы татар язучыларының кызлары дип таныштырылса да, чыгышлары да, шигырьләре дә урыс телендә башкарылды.

Аның каравы шигърият бәйрәмендә татарча җырлар бик еш яңгырады. Тамашачылар арасында башкаручыларга кушылып җырлаучылар да күренде. Бәйрәм Камал театры актеры Ирек Кашапов башкаруында "Мин яратам сине Татарстан" җыры белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG