Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Кама мөселманнары өчен август – бәрәкәтле ай


Түбән Кама шәһәрендәге Җәмигъ мәчете Татарстанда иң күркәмнәрдән санала
Түбән Кама шәһәрендәге Җәмигъ мәчете Татарстанда иң күркәмнәрдән санала

Түбән Кама Җәмигъ мәчетенә 1989 елның августында җир бирелә, нигезенә беренче казык кагыла, 1996 елның 31 августында мәчет ачыла.

Үзгәртеп кору елларында милләтпәрвәрләр белән бергә дин әһелләре дә күтәрелеп чыкты. Түбән Кама мөселманнары баштарак мәчетләр салу турында сүзләр күтәрмәсә дә, намаз уку өчен биналар, бүлмәләр таләп итә башлый. Шушы таләпләрдән соң аларга Чәбия авылында шәһәр фатирына күчкән керәшен әбинең иске генә йортын мәчет итеп бирәләр. Мөселманнар бирегә намаз укырга йөри башлый.

Түбән Камадагы Җәмигъ мәчете Татарстанда иң күркәмнәрдән санала. Әлеге дин йортына 1989 ел августында җир бирелә, нигезенә беренче казык кагыла, 1996 елның 31 августында ачыла. Аңа кадәрге дини тормыш та биредә шактый гыйбрәтле була. Шушы хакта безгә Кираметдин хаҗи Кәшәфетдинов бәян итте. Ул – Түбән Камада Җәмигъ мәчете өчен җир алуда, аны төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе.

– Кираметдин хәзрәт, дин күтәрелүен үзгәртеп кору еллары белән бәйлиләр. Аңарчы да, 40-50 ел элек дингә якын булучылар шушы төзелеп кенә килгән Түбән Камада да булгандыр бит?

– Җитмешенче елларда ук химия сәнәгатенә эшкә килүчеләрнең ислам юлында булганнары намаз уку җаен таптылар. Берничә кеше җыйналышып шәһәрнең төрле урыннардагы фатирларда намазлар уку була иде. Яшерен, әлбәттә. Кешеләре дә санаулы гына булгандыр.

Кираметдин хаҗи Кәшәфетдинов
Кираметдин хаҗи Кәшәфетдинов

1987 елда шәһәр мөселманнары өчен мәхәллә булдыру турында беренче сүзләрне кузгаттык. Бераз вакыт узгач, 1988 елның 12 августында мәхәллә ачу буенча җыен оештырдык. Анда Уфада укып кайткан Әдип Вәлиев имам итеп сайланды. Мәхәлләне оештыру, ачу эшендә Мөхәммәтфатыйх бабай Рәхмәтуллин һәм мин башлап йөрдек. Халык бу турыда яхшы белә. Мәхәллә булгач, мәчете булырга тиеш. Шәһәр башкарма комитетына дини йолаларны башкару өчен, җир, бина сорап мөрәҗәгать иттек. Үтенеч канәгатьләндерелде. Чәбия авылындагы бер керәшен әбиенә шәһәребездә фатир биргәннәр икән, бушаган йортны безгә тәкъдим иттеләр. Каршы килмәдек. Чөнки үз почмагыбыз булу – таркау хәлдә булган, төрле фатирларда намаз укып йөрүче мөселманнарны берләштерергә, бер урынга җыярга, җәмәгатьчелек белән биш вакыт намаз укырга мөмкинлек бирде.

Моның белән дә тукталып калырга ярамый иде. Шәһәрдә мәчет төзү максатын да куйдык. 1989 ел башында Уфа каласында Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очраштык, шушы мәсьәләне аңлаттык. Ул март аенда Чаллыда “Тәүбә” мәчетенә нигез ташы салыначагы, юл уңаеннан безгә дә кереп, вазгыятьне беләсен җиткерде. Шулай булып чыкты да. Ләкин ул барында ук мәчет өчен җир алуның бик кыен буласы аңлашылды. Ул 13 апрельдә тагын Түбән Камага килде. Аның сәфәре нәтиҗәсендә безгә мәчет өчен шактый читтә, урман кырында урын бирделәр. Тора-бара без мондый карарга каршы килдек, башкарма комитетка кабат Химиклар проспектыннан бер гектар җир сорап мөрәҗәгать иттек. Бу фикерне ул чактагы милли хәрәкәт җитәкчесе Азат Зыятдинов үзенең егетләре белән яклап чыкты. 1989 елның 10 августында хакимият шушы урында мәчет төзергә рөхсәт бирде, 20 августта биредә мәчетнең беренче субае кагылды.

– Кираметдин хәзрәт, мәчеткә җир алу бер кыен булса, аны төзүдә тагын да зуррак кыенлыклар булмадымы?

– Шулай булды. Төзелешкә блоклар, кирпечләр китерүдә өзеклекләр ясап тордылар. Хәтта ташчыларыбызны ике бәя хезмәт хакы белән кызыктырып алып киттеләр. Бу очракта милли хәрәкәттә зур эш алып барган Әнәс Шәмсетдинов зур ярдәм күрсәтте. Үз ташчыларын мәчет төзелешенә алып килде. Шундый милли җанлы кешеләребез күп булды, кыен вакытта ярдәмгә килделәр. Шушы күмәк эшнең нәтиҗәсе булып, калабызда 1996 елның 31 августында әлеге дин йорты ачылды. Аны ачуда элекке президент Миңтимер Шәймиев тә катнашты.

Бу сөйләшүдә Түбән Каманың мөхтәсибе, әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин катнаша алмады. Күршедәге районда юл сәфәрендә иде ул. Бүгенге мәчеттә элеккечә үк намаз уку, исем кушу, дини китаплар сату гамәлләре генә башкарыламы, яки инде үзгәрешләр дә бармы? Сораша-белешә торгач, вафат булучыларны соңгы юлга озату чараларын оештырулары хакында да ишетергә туры килде. Бу хакта безгә мөхтәсибнең халыкка хезмәт күрсәтү буенча урынбасары Салих хәзрәт Ибраһимов сөйләде.

– Вафат булучыларны җирләү гамәлләрен башкаруда инде берничә ел эш алып барабыз. Ул эшләр дини мәрәсимнәр дип атала, вафатларны шәригать кануннары буенча соңгы юлга озатабыз. Элек без вафат булучыларның туганнары мөрәҗәгате буенча шәһәрнең теге-яки бу төбәгенә барып, шунда юып, кәфенләп, зиратка барып җеназа укып, күмә идек. Әлбәттә, безнең шәһәр җире өчен бу эшләрне башкару кыен. Кемдер җиденче, тугызынчы катта вафат була. Аны төшерү мәшәкатьләр тудыра, күпчелек лифтлар бәләкәй. Җәяүләп, тар диварлар аша аска төшерә идек. Бик уңайсыз. Хәтта юу гамәленә килсәк тә анысы да җайсыз бит. Шул ук тар фатирларга колашалар кертеп, комганнар белән юуны да күз алдына китерегез. Чыннан да, зур мәшәкать бит.

Җеназа чаралары чиста, пакъ, матур бинада башкарыла
Җеназа чаралары чиста, пакъ, матур бинада башкарыла

Безнең мәчеттә кешене соңга юлга озатуда шундый шартларга караганда уңайрагын оештыра алдык. Моны киңәшләшеп, ислам йолаларына туры китереп эшләргә тырыштык. Бу чаралар мәчеттә түгел, аның кырындагы башка, чиста, пакъ, матур бинада башкарыла. Мәрхүмнең туганнарының борчуларын-мәшәкатьләрен шушында җиңеләйтәбез. Бездә мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү бүлмәсе бар. Вафат булучыларны икенче яктан кабул итәбез.

– Салих хәзрәт, мәгълүматларыгыз бармы: көненә, атнасына, елына диикме, ничә мәрхүмне соңгы юлга озатасыз?

– Бу хакта без исәп алып барабыз. Безгә елына 500-550 вафат булучыны китерәләр. Болай, көнләп, атналап хисап алып бармыйбыз. Әлбәттә, кыш көннәрендә, озын яллар вакытында вафат булучылар күбәя. Шулай ук шимбә-якшәмбе көннәрендә мәрхүмнәр саны арта. Кайчак берәү дә булмаса, кайсы көнне инде ике-өч, хәтта биш-алты да булырга мөмкин.

Вафат булучыларны соңгы юлга озатуда күрсәткән хезмәтләр өчен якынча 3500 сум түләү алына.

XS
SM
MD
LG