Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев: "Кырымнан тизрәк китү – Русиянең үз мәнфәгатендә"


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Украина президентының кырымтатар халкы мәсьәләсендә вәкиле итеп билгеләнгән Мостафа Җәмилев Азатлык сорауларына җавап бирде.

Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев 20 августта Украина президентының кырымтатар халкы мәсьәләсендә вәкиле итеп билгеләнде. Хәзерге вакытта ватаныннан читтә яшәргә мәҗбүр булган юлбашчы Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Мостафа әфәнде, сезгә һәм Мәҗлес җитәкчесе Рифат Чубаровка Кырымга керү биш елга тыелды, Мәҗлес Кырымдагы сәяси процесстан, бер яктан читләштерелә, икенче яктан Мәҗлеснең кайбер әгъзалары Кырым хакимиятенә вазифаларга куела. Мондый шартларда Мәҗлеснең эшчәнлеген һәм вазифасын сез ничек күрәсез?

– Авыр булса да безнең эшчәнлегебез дәвам итәчәк. Җыелышларны, бәлки, күбрәк Кырымның тышында үткәрергә кирәк булачактыр.

– Мондый тәкъдирдә сезгә Кырымга керү тыелган кебек тышта үткәрелгән Мәҗлес утырышларында катнашкан башка Мәҗлес әгъзаларына да Кырымга керү тыелса?

– Нишләячәксең, тыялар дип. Тыелганнар урынына башкасы булыр, карарбыз.

– Кырым хакимиятенең кырымтатарларга басымы арта бара дияргә мөмкин. Мәскәүдә бу вазгыятьне объектив рәвәштә аңлаучылар бармы яисә алар тик Кырым хакимиятен генә тыңлый, аңа ышанамы яисә Кырымда моны Мәскәү күрсәтмәсе буенча эшлиләрме, Сез ничек уйлыйсыз?

– Әлбәттә, Мәскәүнең бөтен нәрсәдән хәбәре бар. Ансыз бу эшләр эшләнмәс иде. Нишлисең, бу дәүләтнең сәясәте шундый.

Мин бер хәбәр алдым, аны хәзер тикшерәчәкбез, Кырымнан хезмәткә киткән гаскәриләрнең досьеларында “ышынычсыз, сатлыкҗан була ала” дигән билгеләр куялар имеш. Бу украин хәрби хезмәтеннән Русия армиясенә күчкәннәр хакында.

– Кырымтатарлар да бармы алар арасында?

– Хәзер гаскәргә алынган кырымтатарларны да ышанычсыз (неблагонадежный) дип билгелиләр икән. Нәтиҗәдә, аларны Кырымнан читкә, Русиянең төрле почмакларына хезмәт итергә юллаячаклар. Бу мәсьәләне тикшерәбез.

– Мәскәү дә, Киев тә кырымтатар мәсьәләсен ничектер үзенчә кабул итә. Аларның берсеннән дә кырымтатарларга һичбер мәсьәләдә бернинди гарантия юк. Мондый вазгыятьтә кырымтатарлар һичбер перспективасыз зур сәясәтнең бер тоткыннары түгелме, Сез ничек уйлыйсыз?

– Украинада төрле көчләр бар. Кырымтатар мәсьәләсен аңлаганнар да бар, ачык дошманнар да бар, аның өчен Украина шулай карый дию дөрес түгел.

– Хәзерге вазгыятьтә Украина Югары Радасы кырымтатарлар белән бәйле кайбер кануннарны кабул итте, ләкин “Кырымтатар халкы статусы” хакында канунны тагын да кабул итмәде. Мондый вазгыятьтә кырымтатарларның нинди перспективасы була ала?

– Тагын күп нәрсәләр анда кабул ителмәде, тик кырымтатарлар белән бәйле түгел, хәзер вазгыять шундый. Бәлки сайлаулардан соң нормаль парламент булганнан соң кабул итәргә җиңелрәк булачак. Актуаль нәрсәләр, дәүләт өчен кирәкле нәрсәләр дә кабул ителми. Кайбер мәсьәләләр буенча Конституциягә үзгәртүләр кертергә кирәк, ләкин гамәлдә моның мөмкинлеге юк, чөнки моңа җитәрлек тавыш булмаячак.

– Мәҗлес Кырым Дәүләт шурасына сайлауларны бойкот итәргә чакырды, ләкин кырымтатарлар арасында бу хакта төрле фикер бар. Кайбер оешмалар сайлауларда катнашырга кирәк, бүгенге вазгыятьне күз алдына алырга, халык алдында торган мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк дигән көчләр сайлауларда катнашырга кирәк диләр. Әлбәттә Мәҗлеснең карары бар, ләкин сез бу хакта нәрсә әйтерсез?

– Халык арасында андый нәрсә юк, халык арасында сатлыкҗаннарны яратмыйлар. Бу – нормаль күренеш, ләкин аларга хезмәт итәргә теләгәннәр, без үз эшләребезне караячакбыз димәячәкләр, алар мотлак, халыкка хезмәт итәчәкбез диячәкләрдер, әмма бүген беркемне дә алдалап булмый.

– Сез АКШ президенты Барак Обама, Европа илләре лидерлары белән очраштыгыз. Алар, әлбәттә нәрсәдер ышандыралар, вәгъдә итәләр, көтегез диләрдер. Бүгенгә вазгыятькә күрә кырымтатар мәсьәләсенең перспективасы нинди була ала, сез үзегез ничек хис итәсез моны?

– Бу мәсьәлә буенча, әлбәттә, төрле фикерләр бар, төрле нәрсәләр сөйлиләр, әмма Европа илләренең күпчелеге санкцияләр игълан итте, һәм мотлак, санкцияләр Кырымның аннексияләнгәнен беренче сәбәп итеп язалар. Бу хакта миңа Обама да катгый рәвештә әйткән иде.

– Сез Кырым Украинага кайтачак дигән идегез. Кырым Украинага нинди шартларда кайта ала, аның өчен нәрсә булырга тиеш? Санкцияләр бер читтә торсын, сез беләсез, Русиягә ничек кенә авыр булса да, ул сүзеннән кайтмаячактыр. Кырымның Украинага кайтуы өчен һәм кырымтатарлар мәсьәләсен хәл итү өчен тагын нәрсә эшләнәргә тиеш?

– Хәзер Русия шулай хәрәкәт итә дию бәлки дөрес түгелдер. Русиягә җитәкчелек иткән кеше шулай хәрәкәт итә. Әммә әгәр дә чын урысларның, Русия дәүләтенең мәнфәгатьләрен күз алдына алсак, ул тиз генә басып алынган җирләрдән китәргә тиеш. Бу илнең абруй дигән нәрсәсе калмады, икътисади вазгыять көннән-көн зәгыйфьләнәчәк, аның өчен моның тик бер юлы бар – бу җирләрдән тиз-тиз китәргә кирәк булачак.

Әлбәттә, Путин бу эшне башлады, артка кайтырга бәлки аның батырлыгы булмас. Һәрхәлдә мин алган мәгълүматларга күрә аңа басым арта, моны ачыктан-ачык сөйләмиләр, ләкин мондый ризасызлык күп урыннардан ишетелә. Әгәр дә бу кеше илен уйласа, ул батырлык итеп адым атларга тиеш иде, әмма моны көтеп булмый. Аның өчен санкцияләр никадәр авыр булса, шулкадәр бу мәсьәлә тизрәк хәл ителер дип уйлыйбыз.

– Кырымтатарларның киләчәге нинди була ала? Сез Путин дидегез. Сез Мәскәүдә Миңтимер Шәймиев белән очрашканда Путин белән телефон аша ярты сәгать сөйләштегез. Кайбер кырымтатарлар Җәмилев аның алдында кырымтатар автономиясен торгызу мәсьәләсен күтәрер дип тә көттеләр. Сез бу мәсьәләне күтәрергә уйламадыгызмы?

– Ни сәбәптән мин башка илнең юлбашчысы белән безнең эчке мәсьәләләребезне сөйләшим. Мин аңа тик шуны әйттем, әгәр дә кырымтатарларга ярдәм итәчәк булсагыз, бу җирләрдән тизрәк китегез, чөнки бу төрле аңлашуларга, кануннарга туры килми һәм Украина дәүләте, украин халкы белән мөнәсәбәтләрегезне күп елларга бозачаксыз дидем.

– Кырымны Херсон өлкәсенә кушу кебек инициатива яңгыраган иде. Сез хәзер Киевта яшисез һәм бу мәсьәлә хакында күбрәк беләсездер. Бу – көтелмәгән проект, дөресен әйткәндә шөбһәле проект, ләкин мондый кушылу нәрсәне үзгәртә алыр иде, максат нинди?

– Максат – ул җирдә администрация төзергә һәм мәҗбүри рәвештә Кырымнан чыккан кешеләр Кырымнан ерак булмасыннар, Кырым җөмһүриятенең чигендә калсыннар һәм җирләр азат ителсә, Кырымга үз җирләренә кайту җиңелрәк булсын дип мондый тәкъдим булган иде, ягъни төп мәсьәлә – Кырымны коткару өчен бу бер адым кебек була ала.

– Кырымтатарлар үзләренең позицияләрен күрсәттеләр, алар референдум нәтиҗәләрен танымадылар. Әйтик, Мәҗлес чакыруы буенча кырымтатарлар сентябрьдә узачак сайлауларга бармаячак. Бу сәбәптән Кырымда алардан үч алырга теләгән көчләр дә шактый булса кирәк. Мондый вазгыятьтә кырымтатарлар нишләргә тиеш, аларны кем химая итәчәк?

– Әлбәттә, авырлыклар булачак, түзәргә мәҗбүр булачакбыз, ләкин безнең позициябез милләтебезнең данын арттыра һәм киләчәктә бу безнең мәнфагәтебезгә булачактыр. Без бер үзебез генә Кырымны коткара алмаячакбыз, чөнки каршыбызда зур көч тора, әмма коткаруга үзебезнең өлешебезне кертү шарт.

– Сез Днепропетровски өлкәсе губернаторы Коломойский белән очраштыгыз. Моннан соң кырымтатар батальоннары булдырылачак, Җәмилев ниндидер аңлашу имзалады дигән хәбәрләр таралды. Нинди батальон, сез нәрсә турында сөйләштәгез?

– Без анда батальон хакында сөйләшмәдек, аңлашма да имзалаганым юк, без Кырымны коткарачакбыз дигән сүз дә булмады. Ләкин мондый сүзләр матбугатта яңгырады. Мәсәлән, кырымтатарларга хәзер армиягә повесткалар җибәрә башлаганда аларны Русия армиясенә, Русиянең төрле почмакларына юллый алалар. Алар Русия армиясеннән баш тартсалар, аларны җәзалый алалар, аның өчен алар Кырымнан чыгып украин армиясенә керәчәкләре ихтимал. Икенчесе тагын да яхшырак. Ләкин кайда барачаклар, кайда хезмәт итәчәкләр? Алар дәүләтнең сәясәтенә күрә эш итәчәкләр.

– Мәсәлән, Русия Кырымнан китү шарты итеп Кырымны Украинага кайтармауны куя ала. Кырым мөстәкыйль бер ил булсын йә халыкара протекторат астында саклансын дигән мәсәлә дә күтәрелә аламы? Мондый вазгыятьне сез ничектер күзаллыйсызмы?

– Башта Русия Кырымнан гаскәрләрен чыгарсын да аннексияне туктатсын, аннары карарбыз.

XS
SM
MD
LG