Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чынлыкта Луганскидан Русиягә кечкенә ширкәт кенә күчкән булып чыкты


Луганскиның машина ясау өчен җиһазлар җиткерү ширкәтенең Чабаксарга күчерелүе Русия басмаларында зурлап хәбәр ителде. Соңрак моның бары Русиянең чираттагы пропагандасы булуы ачыкланды.

Лугански машина төзелеше ширкәтенең Русиягә күченүе турында Татарстан басмаларының кайберләре "күршедә генә булачаклар" дип язып чыкты. Имеш, "Луганскидагы иң зур корылманың берсе" булган әлеге ширкәтнең барлык җиһазлары һәм хезмәткәрләре инде Русиягә килеп урнашкан да икән. Хезмәткәрләренә фатирлар да биргәннәр. Әйберләрне саклау өчен Чабаксардан биш чакрымда бина да бирелгән. Тиздән ширкәт бар көченә эшләп китәчәк икән.

Чынлыкта исә бу хакта шапырына-шапырына Русия басмалары тараткан әлеге яңалык бары тик бер кечкенә бер хосусый оешманың күчүе генә булып чыккан. Русиягә "Луганский машиностроитель-43" оешмасы җитәкчесе Никита Друзьев белән 20ләп хезмәткәр дә килгән.

"Украина ватандашлыгы белән хушлашырга һәм Русия паспортын алырга булдык. Бизнесны Чабаксарда ачып җибәрәбез. Ширкәт нигездә Русия базары өчен эшли иде. Шуңа җитештерүне күчерергә булдык", диде Друзьев.

Ә Луганскиның Пархоменко исемендәге машина төзелеше ширкәте – Украинадагы иң зур җитештерү корылмаларының берсе анда калган булып чыкты.

XS
SM
MD
LG