Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан һәм Казан дөньяга өлге булырдай"


Якуб Делиөмероглу Татарстанны якты йолдыз белән чагыштырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:01 0:00

30 август бәйрәмендә катнашкан Евразия язучылар берлеге рәисе Якуб Делиөмероглу Татарстанны якты йолдыз белән чагыштырды.

28-31 август көннәрендә Казанда оештырылган VII Төрки дөньяның әдәбият журналлары форумы кунакларын, Суверенитет көне иртәсендә Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте.

Очрашуда сүз ике яклы хезмәттәшлек, Татарстанны төрки дөнья журналлары аша дөнья һәм бигрәк тә төрки дөньяга киңрәк таныту турында барды.

Азатлык радиосы аша Татарстан халкының 30 август – Мөстәкыйльлек көнен котлаган Евразия язучылар берлеге рәисе Якуб Делиөмероглу, чит ил кешесе буларак Татарстанга бәя дә бирде.

"Читтән, Төркиядән караганда Татарстан якты йолдыз кебек ялтырап тора. Республика алып барган мәдәни, икътисади, идарәи эшләр бик югары мәртәбәдә тора. Татарстанга, Казанга килгәч мин моны тагын да якыннан күрдем һәм аңладым. Татарстан һәм Казан дөнья илләре һәм шәһәрләре арасында югары дәрәҗәдә урын били. Татарстан һәм Казан үз эшчәнлекләре белән дөньяга өлге булырдай дигән карашта торам", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG