Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда ана теле укытучылары очрашты


Татар һәм удмурт теле укытучылары конференциясендә
Татар һәм удмурт теле укытучылары конференциясендә

Ижау мәктәпләрендә удмурт һәм татар теле укытучыларының проблемалары уртак: сыйныфларга балалар туплау һәм дәреслекләр белән тәэмин итү.

1 сентябрьдә Удмуртиядә 160 меңнән артык укучы яңа уку елын башлады. Аларның 19 меңе мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керде. Мәгълүматларга караганда, быел мәктәпләрне төзекләндерергә 30 миллион сум акча тотылган. 1 сентябрьгә янгынга каршы көрәш һәм Роспотребнадзор оешмалары тарафыннан бирелгән барлык кимчелекләр дә төзәтелгән.

Тагын саннар – быел республикада өч яңа мәктәп сафка баскан. Алар район үзәкләрендә һәм авылларда. Ике балалар бакчасы Кизнер поселыгында ачылган. Ул бакчалар Удмуртиядә химик коралны юк итү буенча федераль програм нигезендә төзелгән.

Метод үзәк хезмәткәре Светлана Костина чыгыш ясый
Метод үзәк хезмәткәре Светлана Костина чыгыш ясый

Ижау шәһәре мәктәпләрендә яңа уку елын 60 меңнән артык бала башлады. Шәһәр башлыклары сүзләренчә, укучыларны кабул итәргә бар нәрсә дә әзер. Педагогларның республика, шәһәркүләм җыеннары узды. Икенче ел рәттән нәкъ яңа уку елы башланыр алдыннан Ижау шәһәре мәктәпләрендә удмурт һәм татар телләрен укытучы мөгаллимәләр аерым җыелды. Алар узган уку елына йомгак ясадылар, яңасына планнар билгеләделәр.

Милли телләр укытучыларының проблемалары уртак - сыйныфларга балалар туплау, укучыларны һәм укытучыларны яңа уку стандартларына туры килгән дәреслекләр белән тәэмин итү.

Укытучылар удмурт һәм татар теленә балаларны кызыксындыру буенча төрле алымнар кулланып эш итә. Эш нәтиҗәләре белән дә даими коллегалары белән уртаклашып торалар. “Башлангычлар туган телләрен кызыксынып өйрәнергә керешсә, уртанчы сыйныфларда укучыларда бу хис сүнә. Бу гаиләдән килә”, дип билгеләп үтте удмурт теле укытучыларының метод берләшмәсе җитәкчесе Елена Ямщикова.

“Татар теле укытучылары каршында торган проблема ул - милли сыйныфлар туплау һәм яңа стандартларга күчү сәбәпле дәреслекләр җитмәве. Моңа кадәр проблемасыз эшли идек, яңа стандарларга күчү безнең эшкә комачаулык кертте”, диде татар теле укытучыларының метод берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова.

Ижау педагогика көллияте укытучысы Вәсилә Хәкимова
Ижау педагогика көллияте укытучысы Вәсилә Хәкимова

Милли сыйныфларны туплауга килгәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре алып бару гына җитми хәзер – туган тел кабинетларынының материаль техник базасын ныгытып, алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү кирәклегенә басым ясады укытучылар. Аларны үзләштерү өчен укытучыларга үзләренә дә укырга туры килә. Монда аларга Ижауның метод үзәге ярдәм итә. Үзәкнең хезмәткәре Светлана Костина сүзләренчә, укытучыларның ихтыяҗларын ачыклау өчен анкета тараталар, җавапларны тикшереп, план төзиләр.

Планда – семинарлар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, ана теле укытучылары бәйгеләре, иң яхшы ана теле кабинеты конкурсы. Аларның укытучыларның профессиональ үсешенә ярдәм итүен билгеләп үтте удмурт теле укытучыларының метод берләшмәсе җитәкчесе Елена Ямщикова.

Җыенда укытучылар туган телне укытуда туплаган тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. 17нче мәктәпнең удмурт теле укытучысы Светлана Винокурова укучыларын эзләнү-тикшерену эшләренә тарта, шулай ук сыйныфтагы укучыларының ата-аналары белән дә дәресләр уздыра. Дөрес, скайп аша. “Укытучы үзенең укучыларының удмурт телен яхшы дәрәҗәдә белеп үсүен теләп, күңелен биреп эшли икән, бернинди проблемнарга да игътибар итәргә кирәкми. Минем балалар туган телләрен яраталар, әти-әниләр дә бик ярдәм итә”, дип сөйләде 17нче мәктәпнең удмурт теле укытучысы Светлана Винокурова.

Татар теле укытучысы Фәвилә Ямалиева
Татар теле укытучысы Фәвилә Ямалиева

Фәвилә Ямалиева татар телен 97нче мәктәп балаларына укыта. Әлеге сыйныфларга мөселман кануннары буенча яшәүче гаиләләрдән малай-кызлар йөри. “Алар белән эшләве бик җиңел, ана телен дә беләләр, тәрбияви яктан да башкалардан аерылып тора”, диде укытучы.

Татар теле укытучыларына кагылган тагын бер бик җитди мәсьәлә. Бүген мәктәпләрдә – яшь белгечләр юк. Удмуртиядә урта махсус һәм югары белем йортларында татар теле укытучылары эзерли торган бүлекләр юк. Удмурт дәүләт университетында татар теле бүлеге инде ун еллап элек ябылды, ә Ижау педагогика көллиятендә татар төркемнәренә тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укучыларын әзерләгән бүлеккә дә укучылар кабул ителми. Көллияттә хәзер татар теле һәм мәдәниятын өйрәнү клубы гына эшли. Аны Вәсилә Хәкимова җитәкли. Әмма бу факультатив курс булып исәпләнә, шуңа да белгечлек дипломнары аларга татар телен укыту хокукын бирми. Бу мәсьәләне хәл итү буенча татар милли оешмалары республика башлыгы вазифасын башкаручы Александр Соловьевка хат юллаганнар. Проблема хәл ителер дип ышана укытучы.

Туган телне укытуда кыенлык тудыра торган проблемаларны хәл итүдә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының корылтаенда кабул иткән карарлар да ярдәм итәр дип ышана татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова. Бер төркем татар теле укытучылары Казанда булып узган алтынчы татар теле укытучылары корылтаенда катнашканнар. Алар Казан мәктәпләрендә куелган эш белән танышып, алар тәҗрибәсен республикада да кулланырга ниятли.

Укытучылар милли белем һәм тәрбия эшендә татар милли оешмалары да активлык күрсәтер дип өметләнә.

XS
SM
MD
LG