Accessibility links

Кайнар хәбәр

.TATAR домены турында белергә кирәкле алты әйбер


Казанда .TATAR домены тәкъдим ителде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

Казанда .TATAR домены тәкъдим ителде

2 сентябрьдә Татарстан министрлар кабинетында .TATAR доменының эшли башлавына багышланган матбугат очрашуы узды. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдергәнчә, шәхси затлар бу доменда сайтларны киләсе елның 23 мартыннан терки алачак. Аңарчы оешмалар теркәлә.

1. Нәрсә ул .TATAR домены һәм ул миңа нәрсәгә кирәк?

Домен сайтларны теркәгәндә кирәк. Домен зонасы сайт исеменең ноктасыннан соң килә һәм сайт турында нинди булса өстәмә мәгълүмат бирә. (Мәсәлән: .org - оешма сайты; .cz - Чехиядә теркәлгән сайт). .TATAR доменындагы сайт аның хуҗасы өчен йә милли үзбилгеләнү мөмкинлеге йә географик күрсәткеч була ала. .TATAR доменының барлыкка килүе тагын бер символик үзенчәлеккә ия: интернетта булса да, ул татарларның бәйсезлек яулавын күрсәтә. Интернетның бүгенге тормышта нинди зур роль уйнавын күздә тотсаң, бу аеруча актуаль. Татар телендәге сайтларны бүтән .RU домен зонасында теркәргә кирәкмәячәк.

2. Бу доменны булдыру эше кайчан башланган?

Активистлар дистә еллар буена күргән тырышлыклардан соң, ниһаять ике ел элек хакимияттә .TATAR доменын булдыру нияте барлыкка килә. Йөкләмәне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бирә. Бу эш белән шөгыльләнү өчен республикада “Татарстан Республикасы төбәк домены координацион үзәге” булдырыла. Үзәк 2012 елның 12 январендә интернетта исем һәм адресларны теркәүче ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) халыкара оешмасына гариза бирә. 2013 елның 21 июнендә ICANN Татарстан гаризасына уңай җавап бирә.

3. Кайчан мин үземнең сайтны .tatar доменында терки алам?

Роман Шәйхетдинов
Роман Шәйхетдинов

“Киберсквоттерлар”га (доменнарны алдан теркәп, соңыннан югары бәягә сатучылар) киртә кую өчен доменнарны теркәү процессын дүрт этапка бүлгәннәр. Беренче этап 29 августтан 27 октябрьгә кадәр дәвам итә. Ул дәвердә бөтен дөньяга танылган брендлар теркәлү уза. Икенче этапта, 5-25 ноябрьдә дәүләт оешмалары теркәлә. Өченче этапта, 1-21 декабрьдә чират массакүләм мәгълүмат чараларына, тауовар билгеләренә ия булган ширкәтләргә, коммерциягә бәйле булмаган оешмалага җитә. 2015 елның февралендә премиаль теркәлү тәмамланганнан соң, чират шәхси затларга күчә. Гади кулланучылар үз сайтларын .TATAR доменын 23 марттан башлап терки алачак.

4. Үземнең эшләп килгән сайтны .tatar доменына күчерә аламмы?

Әйе, моның өчен сайтны шул ук исем белән .tatar доменында теркәргә һәм иске сайтны яңа адреска бәйләп куярга кирәк. Теркәлү өчен гаризаны хәзердән үк .TATAR доменының мәгълүмати сайтында биреп куярга була. Теркәлү бәясе якынча 500-2000 сум торачак. Конференциядә чыгыш ясаган Татарстан мәгълүмат технологияләре үзәге вәкиле Алмаз Вәлиуллин белдергәнчә, теркәү бәяләре әлегә төгәл түгел, чөнки аларны теркәүче оешмалар үзләре куячак.

5. Бу проект Татарстанга күпмегә төшкән?

Министр әйтәнчә, .TATAR доменнарын теркәү мөмкинлеген булдыру якынча 185 мең долларга төшкән. Ләкин бу доменда сайтлар теркәргә теләүчеләр күп булса, аның кереме дә булачак.

6. Дәүләт сайтлары бу доменга күчәчәкме?

Министр Шәйхетдинов бу сорауга төгәл уңай җавап бирмәде. Гәрчә ул домен тирәсендәге иң мөһим сорауның берсе. Нигә дигәндә, дәүләтнең хәзер төп максаты .TATAR доменын бренд буларак таныту. Ә моны ул үзеннән башламыйча булдыра алмаячак. Татарстандагы традицияләрнең берсе - күп нәрсәне түрәләрдән үрнәк алып эшләү. Дәүләт институтлары, хөкүмәт оешмалары president.tatarstan.ru; prav.tatarstan.ru кебек сайтларны .tatar доменына күчермәсә, аның алга китүе икеле. Зур ширкәтләр һәм гади кулланучылар аңа игътибар бирмәячәк.

XS
SM
MD
LG