Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент атамасын калдыру өчен референдум кирәкме?


Президент атамасын яклау чарасы. 20 ноябрь 2010
Президент атамасын яклау чарасы. 20 ноябрь 2010

Русия президенты Владимир Путиннан соң "Гадел Русия" рәисе Сергей Миронов та "Татарстанда президент булсын" диде һәм мәсьәләне референдум юлы белән хәл итәргә чакырды.

"Гадел Русия" рәисе Сергей Миронов Казанда 1 сентябрь узган матбугат очрашуында Татарстан өчен чыгарма булсын, дип белдерде. Аның бу сүзе республикада президент атамасын калдыру турында иде. Берничә көн элек Русия президенты Владимир Путин "Селигер" лагерендә яшьләр белән очрашу вакытында Татарстаннан яшь тарихчы Тимур Вишневскийның республикада президентлыкның язмышы турындагы сорауга җавап биреп, Татарстан халкы үз җитәкчесенең исемен үзе хәл итсен, диде.

"Федерализм - илдә яшәгән барлык милләтләрнең бертигез хокукларын тәэмин итү, дигән сүз. Үзләренең югары рәсмиен ничек атау – Татарстанда яшәүчеләрнең хокукы", диде Путин.

Шул ук җавапта ул Татарстанның элекке һәм хәзерге президентларын "Русия ватанпәрвәрләре" дип атады. Путин Миңнехановның Кырымга берничә барып кайтып кырымтатарлар белән элемтә булдыруын да югары бәяләде.

Башкортстан 2014 елның февралендә "президент" атамасыннан баш тартканнан соң Татарстан президентлы бердәнбер республика булып калды. "Гадел Русия" рәисе Миронов Татарстан президент атамасын калдыруны референдум юлы белән хәл итә ала, диде.

Халык фикере Татарстаннанның Конституциясендә инде белдерелгән, референдум да кирәкми, диде Азатлыкка тарихчы һәм хокук белгече Айрат Фәйзрахман.

Айрат Фәйзрахман
Айрат Фәйзрахман

"Төп закон - Конституция буенча Татарстандагы югары вазыйфаның исеме "президент" булып тора һәм конституцион норманы тормышка ашыру өчен (ул болай да тормышка ашырыла) референдум уздырырга кирәкми. Медведев президент булган чакта кул куйган федераль канунга өстәмәләр кертмичә дә була. Чөнки Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә 2017 елга кадәр һәм ул федераль канун статусына ия. Бу шартнамәгә ике президент – Татарстан һәм Русия президентлары кул куйган, Русия димәк бездә президент булуны таный. Бу шартнамә "Медведев законына" үзе бер чыгарма булып тора", ди Айрат Фәйзрахман.

Хокук белгече фикеренчә, Татарстан хәзер яңа шартнамә турында сүз алып барырга тиеш. Шартнамәнең яңасын әзерләү инде яңа Дәүләт шурасы эше булачак. Халык исә җәмәгатьчелек оешмалары аша депутатларга моны җиткерә ала, ди белгеч.

"Референдум уздырырга булсалар да – безнең халык ике куллап, республиканың күпчелек ватандашлары (нинди генә милләтән булуга карамастан) президент институты өчен тавыш бирер (кимендә 70%). Халык бу исемгә ияләшкән һәм Татарстанның моңа хакы бар икәнлеген аңлый", ди Айрат Фәйзрахман.

"Татарстан - үзенчәлекле төбәк"

2010 елда ук республикаларның президентларын бетерү кануны кабул ителгәч тә сәяси технологияләр үзәге башлыгы урынбасары Алексей Макаркин Татарстанның Русиядәге роле башка төбәкләрдән, беренче чиратта Кавказ республикаларыннан нык аерыла, дигән иде.

"Татарстанда тәртип башка. Аларның президент атамаларыннан Мәскәү белән үзенчәлекле мөнәсәбәт, шулай ук алар үз дәүләтчелеге белән горурлана һәм моннан тыш республика да күпмилләтле. Башкортстанда да шундый ук хәл. Шулай итеп әлеге идея белән чыгучылар проблема тудырды. Аны чыгару кирәкмәс иде", дигән иде Макаркин.

Азатлык уздырган сораштыруда 52%тан артыгы Татарстан белән Башкортстан "президент" атамаларын саклап калырга тиеш, дип белдергән иде.

Татарстан президент атамасын саклап калу өчен күп тырышты. Быелның июлендә депутатлар җәйге ялга таралышыр алдыннан Татарстан Дәүләт шурасы канунилык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы Шакир Яһудин республика Конституциясенә Татарстан президенты атамасына бәйле үзгәрешләр инде быелның көзендә кертеләчәк, дигән иде. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика президенты атамасын үзгәртү турында тагын бер кат Мәскәү белән сөйләшергә кирәк дип әйтте. Татар яшьләре 2012 һәм быелгы корылтайда президент атамасын саклап калуны якларга чакырган белдерү кабул итте. Боларга Мәскәүдән бернинди дә реакция булмады.

"Селигерда" Путинга бу хакта сорау биргән Казан егете Тимур Вишневский исә бер мәлдә мәшһүр булды. Кайбер мәгълүмат чаралары аның бу соравы "Бердәм Русия" һәм президент хакимияте белән килештерелгән булган, дип язды.

Тимур Вешневский КФУда аспирантурада укый, 19нче санлы гимназиядә тарих укыта. Үзе ул бу сорауның чыннан да күпләрне борчыганы һәм Путин алдында "күренергә" теләгәне өчен биргәнен әйтте.

XS
SM
MD
LG