Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак Барс сезонны җиңүдән башлады


Ак Барс сезонны җиңүдән башлады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:44 0:00

Ак Барс сезонны җиңүдән башлады

Казанның Ак Барс хоккей такымы быелгы КХЛ чемпионатын җиңүдән башлады. 4 сентябрь Татнефть-Аренада Екатеринбурның Автомобилист такымына каршы узган очрашу Ак Барс файдасына 3-2 исәбенә тәмамланды.

Казанның Ак Барс такымының КХЛ чемпионатының җиденче сезон ачылыш матчын карарга тамашачы Татнефть-Аренаны шыплап тутырып килде. Җанатарларны Ак Барсның яңа уенчыларыннан бигрәк, быел такымның баш тренеры вазыйфасына яңадан әйләнеп кайткан Зиннәтулла Билалетдинов күбрәк кызыксындырды булса кирәк. Боз кырының өстендә урнашкан экранда Билалетдинов йөзе күренүгә җанатарлар алкышларын мулдан яудырды.

Казан такымының быелгы сезондагы беренче алкасын аның яңа уенчысы Оскар Меллер кертүгә иреште.

Казанлылар узган сезондагы кебек монысында да кирәкмәгән урында җәза алып көндәшләренә шактый шанс биреп торды. Чираттагы шушындый ике минутлык җәзаны Автомобилист бик җайлы файдаланды һәм матур гына алка кертеп исәпне тигезләп тә куйды.

Тик башта Ак Барсның тәҗрибәле сакчысы Илья Никулин һәм аннан 15 секунд узуга исә Янне Песонен исәпне 3-1гә җиткерде.

48 минутта Автомобилист Ак Барска бер алка кертсә дә, кунакларга бүген җиңү насыйп булмады. Соңгы исәп 3-2 Ак Барс файдасына.

Матчтан соң ике такымның баш тренерлары журналистлар белән матбугат очрашуы уздырды.

Зиннәтулла Билалетдинов Ак Барсның Автомобилистны җиңүен бәяләп, "Бу уен бик күңелле булды дип исәплим. Тамашачылар кәнәгать калгандыр дип уйлыйм. Ялгышлар булды булуын, беренче периодта егетләр бераз дулкынланды. Гомумән алганда матур уен килеп чыкты", дип белдерде.

Спорт журналисты Атлас Гафиятов та уенга карата үз фикерен җиткереп, Ак Барсның җиңүе яхшы булса да, уены тәртипсезрәк килеп чыкты дип әйтте.

"Бу бик авырлык белән табылган җиңү булды. Ак Барсның һәр сезонында беренче уеннары авыр була анысы. Әмма Ак Барс киләсе уеннарда үзен күрсәтер дип уйлыйм. Әле аның бишлекләре формалашып бетмәгән. Шулай да Ак Барсның мөмкинлекләре зур, алга таба ул уенын шомартыр", дип белдерде Атлас Гафиятов Азатлык сорауларын җаваплап.

Ак Барс үз мәйданындагы чираттагы уенын Атлантка каршы уздырачак.

XS
SM
MD
LG