Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: "Басымга дучар булган кырымтатарларны ялгыз калдырмыйк"


НАТО илләре җитәкчеләре саммит башында Әфганстанда һәлак булган хәрбиләрне бер минутлык тынлык белән искә алды. Эрдоганның сул ягында Украина президенты Порошенко
НАТО илләре җитәкчеләре саммит башында Әфганстанда һәлак булган хәрбиләрне бер минутлык тынлык белән искә алды. Эрдоганның сул ягында Украина президенты Порошенко

НАТО саммиты кысаларында узган очрашуда Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган кырымтатарлар язмышына борчылуын белдерде.

4-5 сентярбрьдә Уэльста узган НАТО саммитының беренче көнендә НАТО-Украина комиссиясе утырышында Төркиянең яңа сайланган президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган да чыгыш ясады. Илбашы Төркиянең Украинаның сәяси бәйсезлеге, территориаль бөтенлеге һәм милли бердәмлеген яклау сәясәтен дәвам итәчәген белдерде.

Кырым аннексиясен канунсыз дип санаган Төркия президенты кырымтатарларның басым астында калганнарын сөйләде һәм аларның изоляциядә яшәүләренә юл куелмасын өчен чаралар күрергә чакырды.

Билгеле булганча, аннексиядән бирле Кырымның дөнья белән элемтәсе өзелде.

"Акмәчеткә сәфәрләребез, кызганыч ки, 2014 елның 10 мартыннан бирле туктатылды. 25 октябрьгә кадәр барлык сәфәрләр бетерелгән, аннан соң да очышларга билет алу мөмкинлеге әлегә юк. Якын арада Кырымга очышлар турында яңалыклар булыр, дигән өмет юк", дип хәбәр итте Азатлыкка Төркия һава юллары ширкәтенең матбугат бүлеге вәкиле Серхан Юҗел.

Эрдоган бүген саммитның соңгы көнендә Украина һәм АКШ президентлары, шулай ук Германия канцлеры Ангела Меркель белән очрашты.

Салкын сугыш чорыннан бирле "иң мөһим очрашуларның берсе" дип бәяләнгән саммитта 60тан артык илнең җитәкчеләре катнашты. НАТОның 28 әгъза дәүләтеннән тыш биредә берлек белән хәрби-техник һәм сәяси хезмәттәшлектә торган илләрнең җитәкчеләре дә бар иде. Алар белән бергә саммитка министрлар, киңәшчеләр һәм ярдәмчеләр – барлыгы ун меңләп кеше килде.

НАТО Генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен әйтүенчә, НАТОга кергән илләрнең көнчыгышында алмашып тору тәртибендә даими көчләр булдыру килешенгән. Бу җитез җавап көчләренә җир, хәрби-һава һәм хәрби-диңгез көчләре дә керәчәк.

XS
SM
MD
LG