Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты кырымтатар театрына автобус бүләк итте


Илмир Тимергалиев (у) Ремзи Ильясовка Татарстан бүләкләрен тапшыра
Илмир Тимергалиев (у) Ремзи Ильясовка Татарстан бүләкләрен тапшыра

8 сентябрьдә Акмәчеттәге кырымтатар театры бинасы каршында артистлар яңа автобусны каршы алды. Автобусны театрга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Илмир Тимергалиев тапшырды.

Өр-яңа, зур "Hyundai" автобусын театрга тапшырганда Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Илмир Тимергалиев: "Инде кырымтатар артистлары һәммә уңайлыклары булган автобуста гастрольләргә бара алалар", диде. Шулай ук театр өчен компьютерлар, башка техник җиһазлар да бүләк ителде.

"Безнең әлбәттә автобусыбыз бар иде, без Кырымның төрле регионнарына гастрольләргә барабыз, ләкин мондый заманча автобусыбыз әле юк иде", дип кырымтатар театры артистлары Татарстан президентына рәхмәтләрен белдерделәр.

Театрга ярдәм итү мәсьәләсен август ахырында Казанга ясаган сәфәре вакытында Кырым дәүләт шурасының вице-спикеры Ремзи Ильясов күтәргән иде. Шулай ук бу очрашуда Кырым дәүләт шурасының утырышлар залын заманча техник яктан җиһазлаштыру хакында да сүз барган.

Билгеле булганы кебек, Кырым Русия кулына күчкәннән соң Татарстан Бакчасарай районына куратор итеп билгеләнгән иде. Бакчасарай Татарстанның тагын бер районы кебек кабул ителә дигән сүзләр дә юк түгел. Татарстан премьеры һәм Бакчасарай район администрациясе арасында турыдан-туры электрон элемтә дә урнаштырылды.

Апрель ахырларында Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгы Бакчасарайга ике мең чыршы, тополь агачлары китереп парк булачак урынга утыртып киттеләр.

Хан сарае тарихи-мәдәни тыюлыгы хезмәткәрләренең эш хакларын түләү өчен Казан акча бирде, чөнки тыюлыкның дүрт миллион һривняга якын акчалары билгеле сәбәпләрдән Украинада калды. Тыюлыкның электр, сигнализация белән бәйле мәсьәләләрен чишәргә ярдәм иттеләр. Район идарәсе, район шурасы эшен яхшырту өчен машиналар аердылар, су мәсьәләсе булган урыннарда проект документлар әзерләнде, коелар бораулаячаклар. Районны газлаштырып бетерү мәсьәләсен өйрәнәләр, каядыр юлларны да төзекләндерәчәкләр. Бу эшләрне Бакчасарайда Татарстан финансларга җыена.

Ә инде Акмәчеттәге кырымтатар театрына автобус аеру бу мөһим мәдәни учакка махсус ярдәм итү гамәле булса кирәк. Июнь аенда Татарстан президенты кырымтатар телендә нәшер ителүче "Йолдыз" әдәби-нәфис журналына да матди ярдәм күрсәткән иде.

XS
SM
MD
LG