Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Инвалид пенсиясе җитми, татар көйләрен уйнап көн күрәм"


"Инвалид пенсиясе җитми, татар көйләрен уйнап көн күрәм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:01 0:00

"Инвалид пенсиясе җитми, татар көйләрен уйнап көн күрәм"

Казанның "Кәҗә бистәсе" метро тукталышында 33 яшьлек Альберт Миңнуллин татар җыр-көйләрен уйнап яшәренә акча җыя. Ул тумыштан авыру, ләкин инвалид пенсиясе тормыш итәргә җитми.

– Альберт, син Кәҗә бистәсе метро тукталышында татар-милли көйләрен гармунда уйнап утырасың. Нигә урам чатына чыгып уйнарга булдың?

– Беренчедән, халыкны шатландырам, халык күңеленә моң өстәргә, аларның җаннарын милли көйләр белән баетырга тырышам, ә икенче сәбәбем, әлбәттә, акча җитмәүдән. Авыру сәбәпле, хөкүмәт миңа пенсия түли, ләкин ул түләнгән акчалар тормыш итәргә җитми.

Кай җирең авырта?

– Мин тумыштан ук эпилепсия чире белән авырыйм. Туганда табиплар гаебе дип тә әйтәләр.

Кем буласың, ничә яшь, белемең бармы?

– Мин әнинең икенче баласы, 33 яшь. Татарстаныбызның башкаласында Казанда тудым, үстем, яшим, Аллага шөкер. Кечкенә вакытта балалар бакчасына йөрдем, кызганыч, мәктәпкә йөри алмадым. Әни гомер буе 144нче заводта эшләде, ике баланы тиешенчә карый алмады. Мине өйгә килеп укыттылар. Әти – Апас районы Кош тавы авылыннан, биш айлык вакытта ук ташлап киткән, өченче тапкыр өйләнеп яшәвен беләм.

Димәк син укый, яза беләсең? Татарча гәҗит-журналлар укыйсыңмы?

– Вакыт булганда укыйм, ләкин күзләрем начар күрә, 54% кына сәламәт минем күзләр.

Синең кулыңда өч рәтле баян күрәм, уйнарга ничек өйрәндең?

– Дүрт яшь тулгач, әни миңа туган көнемә кечкенә генә “Малыш” исемле гармун алып биргән иде. Шул гармунны тарта-суза, үзеннән-үзе өйрәнелде. Иң беренче уйнаган көем – Венера Ганиеваның “Туй күлмәге” җыры иде. Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова җырларын уйный беләм.

Әлеге станциягә күптәннән чыга башладыңмы? Халык игътибар итәме үзеңә?

– Монда мин җәй башыннан уйный башладым. Халык Аллага шөкер игътибар итә, булдыра алганча булышалар. Минем зур теләгем – баян алу, әле бит өйләнмәгән дә, бәлки шушы меңнәрчә күзләр арасында үземә тиң ярымны да табармын. Фатир бар, әмма без анда өчәү яшибез, аерым тору урыны булса да әйбәт булыр иде.

Гомумән, дәүләт тарафыннан сезгә – инвалидларга ярдәм бармы?

– Мин Казанның Совет районында яшим, андагы бөтен кирәкле идарәләрендә, социаль ярдәм күрсәтү бүлекләрендә теркәлдем, ләкин бернинди ярдәм, игътибар юк һәм сизелми дә.

Җыйган акчаларыңа тиючеләр юкмы?

– Андый хәлләр дә булгалый.

Аллаһка ышанасыңмы?

– Әйе, ышанам! Аннан ярдәм сорыйм, һәр көн иртән торгач, күземне ачуга белгәннәремне укыйм һәм ярдәм сорыйм. Белмәгәннәрем өчен гафу ит, дим.

Альберт Вконтакте социаль челтәрендәге битенә: "Мин татар малае, мин яратам саф һаваны һәм чиста мәхәббәтне" дигән. Аның татар җырчы-артистлары иҗатларын карап баруы күренә. Контакт аша ул иҗатташ дуслар табып баянда уйнавын күрсәтмәкче, әлеге юл белән тормыш хәлен яхшыртмакчы.

XS
SM
MD
LG