Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламентына кемнәр сайлансын?


Татарстан парламентына кемнәр сайлансын?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:29 0:00

Татарстан парламентына кемнәр сайлансын?

Татарстан парламентына сайлауга санаулы көннәр калып барганда Азатлык Бауман урамында сораштыру уздырды. "Татарстанның яңа парламентында кемнәрне күрергә теләр идегез?", дигән сорауга җаваплар төрле булды.

Бу сорауга күпләр, мин сәясәттән ерак торам дип, җавап бирүдән баш тартты. Кайберәүләр исә, мин сайлауга барыбер бармыйм, дип җавап бирде.

Шулай да үз фикерләрен белдерүчеләр дә табылды. Әйтик Казанда яшәүче Рамис Җиһанша улы Татарстан парламентына, милләт өчен кайгырып тора торган Разил Вәлиевнең сайлануын теләячәген әйтте.

"Парламентка сайланачак депутатлар тел мәсәләсенә игътибар итсеннәр иде. Чөнки югары мәктәпләрдә татар телендә уку булмый икән урта мәктәпләр юкка чыгачак", дип депутатларга үз теләкләрен дә белдерде ул.

Үз исемен әйтергә теләмәгән Кайбыч районыннан килгән бер укытучы ханым Татарстан парламентына Кайбыч районыннан Ирек Салиховның сайлануын теләячәген җиткерде.

"Ул беренчедән, яшь кеше. Икенчедән төпле, матур итеп сөйли. Аның эшләре дә шуңа күрә әйбәттер дип уйлыйм", дип үз фикерен әйтте.

Башкортстаннан Казанга кунакка килгән Минзәлә Буранбаева, Татарстан парламенты сайлауларында катнаша алмавын белдерде.

"Минемчә депутатлар кайда гына булсалар да гадел булырга тиешләрдер. Алар халык өчен эшләргә тиешләр. Әмма чынлыкта алар халыкка караганда, күбрәк үзләре өчен эшлиләр", дип җаваплады ул.

Бауман урамында гармун уйнап утыручы Альберт исемле егет, Татарстан парламентына депутатлар байлар арасыннан түгел, хәерчеләр арасыннан сайланырга тиеш дип саный.

"Чөнки бай булмаучылар халыкның ничек яшәгәнен яхшы аңлый. Ә байлар хәерчеләрнең дә хәлен аңламый, башкасын да белми. Депутатлыкка сайланачак гади халык вәкилләре мәдәниятне һәм сәнгатьне һәм шулай ук үз ата-анасын яраткан һәм хөрмәт иткән кешеләр булырга тиеш", дип белдерде ул.

Казакъстаннан килгән галим, табиб Мурат Кәримов, Татарстан парламентына беренче чиратта Фәрит Мөхәммәтшин сайланырга тиеш, дип әйтте.

"Фәрит Мөхәммәтшин ул - дәүләт кешесе. Чиста кеше, таза кеше. Аннан башка язучы, шагыйрь Разил Вәлиев сайлануын теләр идем. Аны Татарстанда да, Казакъстанда да яхшы беләләр. Мин бу кешеләр янында Туфан Миңнуллинның да булуын теләр идем. Әмма ул вафат булды. Ул татар җанлы, сабырлы, әйбәт кеше иде. Бу санап үтелгән кешеләрнең беренче чиратта татар җанлы булганнары өчен Татарстан парламентына депутат булып сайлануларын теләр идем", дип сүзен йомгаклады Мурат Кәримов.

Хөрмәтле укучылар, ә сез Татарстанның яңа дәүләт шурасында кемнәрне күрергә теләр идегез? Фикерегезне безнең форумда әйтегез.
XS
SM
MD
LG