Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа китап Төркия галимнәренең күзен ачачак"


Роза Корбан
Роза Корбан

Төркиядә чыккан "Без Иделдән, Уралдан..." исемле мәкаләләр җыентыгы төрки дөньяны өйрәнүчеләр өчен файдалы булачак, ди аның авторы Роза Корбан.

Ай башында гына Истанбулда басылып чыккан "Без Иделдән, Уралдан..." исемле китап язучы-тикшерүче Роза Корбанның әле беркайда да чыкмаган "Идел - Волгамы?" исемле мәкаләсе белән ачыла.

"Төркиянең барлык энциклопедияләрендә Идел елгасы "Волга" дип язылган. Төрек галимнәренең чыгышларында Идел урынына "Волга" сүзен ишетәбез. Минем моның ялгыш икәне турында аларның үзләренә әйткәнем һәм язганым да бар", дип сөйләде Азатлыкка Әнкарада яшәүче Роза ханым.

Үз мәкаләсендә ул Европа галимнәре һәм сәяхәтчеләрнең дә борыңгы заманнардан ук бу елганы "Идел" дип атавына дәлилләр китерә.

Бер мең данә тираж белән чыккан "Без Иделдән, Уралдан..." исемле китап тюркология галимнәре, студентлар һәм төрки дөнья белән кызыксынган һәркем өчен кызыклы була ала. Гади телдә һәм үзенең күп еллык тикшеренүләренә нигезләнеп язылган китапны Роза Корбан "беренчесе, әмма соңгысы түгел", дип атый.

Истанбулда әлеге китапны чыгарган "Bilge Kültür Sanat" нәшрияты төрки дөнья белән бәйле яңа проект башлаган. Проект кысаларында беренче булып Роза Корбанның хезмәтләрен бастырганнар. Алга таба төрекчәгә тәрҗемә ителгән башка татар авторларының да китапларын яңадан нәшер итү планлаштырыла.

"Без Иделдән, Уралдан..." исемле китап тышлыгы
"Без Иделдән, Уралдан..." исемле китап тышлыгы

​"Китабымның максаты - Төркиядә татар һәм башкортларны таныту, рус басымы астында изелгән Идел-Урал халыкларының язмышы, аларның төрки берлек идеялары белән чыккан мәшһүр кешеләре турында мәгълүмат бирү", ди Роза Корбан.

Китапта авторның милли каһарман Батырша, татарларның беренче энциклопедиясен язган Каюм Насыйри, галимнәр Гомәр Саттаров һәм Әхмәт Тимер , ХХ гасыр башының татар шагыйре Дәрдемәнд, шулай ук Әмирхан Еники, Зәки Вәлиди турындагы мәкаләләре урын алган. Шулай ук анда узган гасырның 20нче елларында Идел буенда ачлык, татар халкы тарихында хатын-кызның роле, "II Дөнья сугышы һәм Казан татарлары" дигән темаларга да тикшеренүләр бар.

Мәкаләләрнең барысы да төрле елларда Төркиянең төрле матбугат чаралары һәм интернетта чыккан. Китап Төркиядә сатуда бар, шулай ук аны интернетта алып була.

Белешмә: Роза Корбан 1995 елдан бирле Төркиядә яши. Чыгышы белән Татарстанның Яшел Үзән районы Мулла иле авылыннан. 1990-1996 елларда Казан дәүләт (федераль) университетында татар филологиясен укыган.

XS
SM
MD
LG