Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда экстремизмга каршы велохәрәкәт узды


Казанда экстремизмга каршы велохәрәкәт узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

Казанда экстремизмга каршы велохәрәкәт узды

Төрле дин вәкилләре катнашкан спорт чарасы флешмоб белән тәмамланды: катнашучылар җирдә кешеләрдән "мир" сүзен оештырып, һавага шарлар очырды.

11 сентябрь, 9/11 террор гамәле корбаннарын искә алу көнендә Казанда экстремизмга каршы велохәрәкәт узды.

Хәрәкәт Татарстан диния нәзарәте янында башланып, "Казан" никахлашу үзәгенә кадәр дәвам итте. Чарада төрле дин вәкилләре бар иде, шул исәптән чараны оештырган Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге активистлары һәм Казан епархиясе вәкилләре.

Никахлашу үзәгенә килгәч, активистлар җирдә кешеләрдән "мир" сүзе оештырдылар һәм күккә Татарстан байраклары төсләрендә шарлар очырды.

Оештыручыларның берсе булган "Тренд" мөселман яшьләр үзәге җитәкчесе Ринат Нуриев әйткәнчә, чараның бу датада узуы әһәмияткә ия, чөнки бу көнне бөтен дөнья экстремизмның куркынычын тагын бер тапкыр искә ала.

XS
SM
MD
LG