Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгы 20 еллыгын үткәрде


Татар оешмасы вәкилләре
Татар оешмасы вәкилләре

Удмуртия республикасында яшәүче халыкларны берләштергән милли сәясәт министрлыгы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Шушы датага багышлап республикада гомер итүче халыкларның VI конгрессы булып узды.

Конгресс Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында оештырылды. Бүгенге көндә Удмуртиядә 130 милләт теркәлгән. Үз халкының милли телен саклап калу, мәдәниятен үстерү, башка мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан республикада яшәүче утыздан артык милләт иҗтимагый оешмалар, мәдәни үзәкләрен булдырды.

20 ел элек республикада милли эшләр буенча комитет булдыруны таләп итеп беренчеләрдән булып Удмуртия татар иҗтимагый үзәге чыкты. Район, шәһәр башлыклары милли эшләр белән шөгыльләнергә теләкләре булмагач, Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты Мәсгут Гаратуев шушы идарәне булдыру өчен ул елларда республика белән җитәкчелек иткән Александр Волков белән күп тапкырлар очрашырга туры килүен әйтте.

Светлана Смирнова, Мәсгут Гаратуев һәм Фнүн Мирзаянов
Светлана Смирнова, Мәсгут Гаратуев һәм Фнүн Мирзаянов

Милли эшләр буенча комитетның беренче рәисе Светлана Смирнова 20 ел элек булган вакыйганы исенә төшереп, мин нинди эшкә алынуымны аңлап та җиткермәгән идем, әмма миңа инде эшләп килүче татар, удмурт, рус оешмалары ярдәм итте, дип сөйләде. Светлана Смирнова хәзер “Русия халыклары ассамблеясы” оешмасы рәисе вазифасын башкара. Светлана ханым да татар оешмасының милли комитетны булдыруда ролен аеруча билгеләп үтте.

Егерме ел дәвамында татар оешмалары милли сәясәт министрлыгы белән тыгыз элемтәдә булды. Министрлыкта татар оешмалары белән эш итүче белгечләрне дә искә алырга кирәк. Фоат Әбүбакиров, Фәндүс Хуҗин, Айрат Гайнетдинов татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртуда, милли бәйрәмнәребезне кайтаруда, аларны оештыруда зур хезмәт күрсәттеләр.

Утырыш барган зал
Утырыш барган зал

Удмуртия халыкларынынң VI конгрессы эшендә Удмуртия хөкүмәте рәисе вазифасын башкаручы Виктор Савельев катнашты. Ул башта фойеда һәр милли оешманың эшен яктырткан стендлар белән танышып чыкты. Соңрак үз чыгышында милли министрлык эшенә югары бәя бирде. Министрлыкның республикада халыкара дуслыгын саклауда башкарган гамәлләренең ил күләмендә танылуын билгеләп, Удмуртиядә Идел буе федераль бүлгесенең милли эшләр буенча ресурс үзәк оештырылуын ассызыклап үтте.

Татарлар конгресс кунаклары белән
Татарлар конгресс кунаклары белән

Чыгыш ясаучылар бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләгә басым ясады - бу дәүләт бөтенлеген саклап калу һәм илнең иминлеген тәэмин итү. Бу яктан да Удмуртия хакимиятенең, бу уңайдан милли сәясәт министрлыгының милли оешмалар белән тыгыз элемтәдә эш итү тәҗрибәсе казаныш тапты, диделәр чыгыш ясаучылар. Өстәп әйтергә кирәк, удмурт милли оешмасы вәкилләре республикада төп халыкны тәшкил иткән удмурт теле дәүләт теле буларак мәктәпләрдә мәҗбүри укытылырга тиеш дип тәкъдим иттеләр.

Лариса Гайнетдинова (с) Алия Абдуллина белән татарлар тормышын яктырткан стенд янында
Лариса Гайнетдинова (с) Алия Абдуллина белән татарлар тормышын яктырткан стенд янында

Милли оешма җитәкчеләре, дин әһелләре үз чыгышларында милли сәясәт министрлыгы халыкларны берләштерүче дәүләт органы буларак аларга теләктәшлек белдереп эшләвенә басым ясады. Киләчәктә дә милләтара дуслыкны саклап калуда, халыкларның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен үстерүдә бергә яңадан-яңа проектлар, программалар булдырып, туплаган тәҗрибәне саклап эшләргә өметләнүен җиткерде.

XS
SM
MD
LG