Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барселона урамнары бәйсезлек тарафдарлары белән тулды


Каталония бәйсезлеге тарафдарлары урамнарга чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:01 0:00

Каталония бәйсезлеге тарафдарлары урамнарга чыкты

Каталония халкы Испаниядән бәйсезлек референдумы үткәрү мәсьәләсендә тәвәккәл булуын белдерү өчен 11 сентябрь көнне сары һәм кызыл төсләр белән Барселона урманарын тутырды.

Каталония милли көнендә төбәк әләмендәге кызыл һәм сары төсләрдәге киемнәр кигән, әләмнәр күтәргән йөзләрчә мең кеше урамнарга зур V хәрефе ясап тезелде. Бу V хәрефе, алар ниятенчә, җиңү, ирек һәм тавыш бирү дигәнне аңлата, чөнки бу сүзләр шушы хәрефтән башлана.

Шотландиядә 18 сентябрьдә үтәчәк бәйсезлек референдумы белән рухланган каталаннар кулында Шотландия әләмнәре дә күренде.

Каталаннар үз референдумнарын 9 ноябрьдә үткәрергә җыена. Испания бу референдумның канунсыз булуын һәм аның нәтиҗәләрен танырга җыенмавын белдерә.

Каталония, Русиядәге Татарстан кебек, федераль үзәккә зур акчалар түләп торучы донор төбәк. Биредә сәнәгать илнең башка өлеше белән чагыштырганда бик алга киткән. Кешеләре дә иреклерәк фикер йөртә һәм испанча сөйләшү белән бергә үз телен онытмый, Каталан теле өлкәдә чын мәгънәсендә дәүләт теле буларак кулланыла.

Каталониядә күптәннән килгән бәйсезлек омтылышы элегрәк бик нык көчле түгел иде, әмма Испаниядәге икътисади кризис нәтиҗәсендә аларның азрак акчалы башка төбәкләрне тәэмин итеп тору теләге кимеде, бәйсезлек теләге кисәк көчәеп китте.

Испания конституциясе нигезендә Каталониянең бәйсезлек референдумы үткәрергә хокукы юк.

2012 елда үткән сайлауда Каталониядә бәйсезлек тарафдарларын җиңеп җирле парламентны тутырды.

Референдүм үткәрелсә, сайлаучыларның анда ничек тавыш бирәчәген әйтү кыен. Фикер белешүләр бәйсезлеккә “әйе” дип әйтергә җыенучыларның да, “юк” дип тавыш бирергә теләүчеләрнең дә бер чама булуын күрсәтә.

XS
SM
MD
LG