Accessibility links

Рөстәм Миңнеханов: "Бездә бөтен мөмкинлекләр бар, читтәге татарга авыр"


Рөстәм Миңнеханов: "Читтәге татарларга бик авыр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

Рөстәм Миңнеханов: "Читтәге татарларга бик авыр"

11 сентябрь Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов КФУ бинасында актив яшьләр, студентлар белән очрашып республикадагы мөһим вакыйга – сайлауда актив булырга чакырды.

Әлеге очрашуның иң җанлы урыны - яшьләрнең президент Рөстәм Миңнехановка сорау бирү мизгелләре иде. Барлык егет-кызлар аңа рус телендә мөрәҗәгать итте, яшьләргә нәрсә кызык (IT, икътисад һәм башкалар) шуңа бәйле сораулар яңгырады.

Милли, дини, мәдәни, туган тел ягына карата беркем берни әйтмәгәч (Казан федераль университетының Камал театры каршындагы бинасында милли рух бар кебек иде) Азатлык хәбәрчесе форсаттан файдаланып республика җитәкчесенә: "Татар теле кулланылышы, милли мәсьәләләр Татарстанда аксый түгелме, шуңа бәйле татар матбугаты, татар интернеты укучылары кими, бүген дә яшьләрдән беркем дә үз туган телендә фикерен белдермәде", дигән сорау-теләген җиткерде.

"Барысы да үзебездән тора. Самарда булдым, безгә үзебезнең татар мәктәбе кирәк диләр. Нишлисең, күп җирдә татар телен саклау өчен мәчеттә махсус укулар оештыралар. Шуңа күрә, без монда татар теленең кадерен белмибез. Татарстанда телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнергә бөтен шартлар бар. Безнең бит 30% татар гына республикада, калганнары читтә тора. Менә аларга бик авыр. Бу мәсьәләдә без аларга ярдәм күрсәтергә тиеш", диде Рөстәм Миңнеханов.

Калган чыгышларында ул яшьләрне ил президенты Владимир Путин алып барган эшчәнлекне рухландырып торырга, Русияне, Татарстанны икътисадый яктан үстерергә, бердәм, алдынгы булырга чакырды. Тел төбендә, университет залында махсус стенд янындагы студентлар янына килеп фотога төшүендә 14 сентябрьдә үтәчәк сайлауда егет-кызларның актив булып, хакимият фиркасенә тавыш бирергә чакыруы ята иде, гәрчә "тавыш бирегез, безне сайлагыз" дигән сүзләр яңгырамады. Бу очрашуның төп максаты - бары актив студентларның президент белән очрашуы диелде.

"Дәүләт шурасына сайлау алдыннан мондый форматтагы очрашу мөһим вакыйга дип саныйм. Аннан гына да түгел, без бик үзгәрүчән, кызыклы дөньяда яшибез. Илдә барган вакыйлар безне дә уйландыра. Кайбер чит илләрнең Русиянең абруен төшерергә тырышуына без, бигрәк тә яшьләр битараф кала алмый дип уйлыйм. Русия - ул держава. Ил президенты Владимир Путин халыкка таянып әлеге позицияне тиешле дәрәҗәдә тотып килә. Иң мөһиме - безнең яшьләр уңышлы, көндәшлеккә әзер көчле кешеләр, көчле ил булырга тиеш. Могҗизага өметләнергә кирәкми, ни чәчсәк шуны урырбыз", диде Миңнеханов.

Саубуллашканда алга таба да яшьләр белән очрашулары булачагын әйтте президент.

XS
SM
MD
LG