Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда чәчәк бәйрәме үтте


Чәчкәләрдән композиция
Чәчкәләрдән композиция

2000 елдан башлап Ижау шәһәре администрациясе "Ижау – чәчәккә күмелгән шәһәр" дип аталган бәйге уздыра. Әлеге проектның максаты – шәһәрне төзекләндерү һәм яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру, табигатьне саклау хисе, туган шәһәренә мәхәббәт тәрбияләү.

"Ижау – чәчәккә күмелгән шәһәр" бәйгесендә берничә номинация каралган – шәхси йортларда торучылар арасында иң матур композицияле түрбакча, иң матур бизәлгән шиокәт һәм күпкатлы йортларның ишек аллары бизәлеше. Сентябрь башында шәһәр районнарында халык күпләп яратып йөргән мәйданнарны чәчкәләрдән төзелгән композицияләр бизәде. Әлеге проектка нәтиҗәне шәһәр күлемендә уздырылган чәчәк бәйрәме ясады.

Әнисә Габдрахманова үз йорты каршында
Әнисә Габдрахманова үз йорты каршында

Быел чәчәк бәйрәмен Ижау буасы янында оештырдылар. Иртәдән иртүк һәр район чәчкәләрдән үзенчәлекле композицияләр төзүгә кереште. Бик бай фантазияле кешеләр җыелган биредә. Төрле төстәге чәчкәләр кулланып, алар кызыклы һәм гаҗәеп матур фигуралар ясады. Берәүләр очкыч әзерли, икенчеләре яфраклар һәм чәчкәләр, җимешләр кулланып, крокодил ясый. Сары чәчкәләрдән төзелгән күбәләк, әйтерсең, канатларын җилпеп, очып китәр.

Икенче бер җирдә песи кармак белән балык тотып утыра. Янында искиткеч берсеннән берсе матур чәчкәләрдән үрелгән балыклар да урын алган. Җитен саламыннан ясалган аю да үтеп баручыларда зур кызыксыну уятты. Бала-чага һәм олылар һәр кызыклы фигураны истәлеккә калдыру ниятеннән алар янында фотога да төшә башлады. Шундый матурлыкны күрергә буа буена халык күпләп җыелды.

Әнисә Габдрахманова чәчкәләрдән ясалган учак янында
Әнисә Габдрахманова чәчкәләрдән ясалган учак янында

Ижау шәһәрен гөлләргә күмү нияте белән шәһәр администрациясе 2000 елда чыкты. Башта зур ширкәтләр, оешмалар әлеге бәйгегә фәрман нигезендә алынса, соңрак чәчкәләр үстерәргә яраткан кешеләр дә килеп кушылды. Шундый гаиләләрнең берсе шәһәрнең Ленин районында яшәүче Габдрахмановлар гаиләсе. Әнисә ханым ишегалдын, урам буен төрле чәчкәләр белән бизәгән. “Иртән чәй эчкәнче, мин чәчкәләрем янына чыгып, сулар сибеп, караштырып чыгам”, ди хуҗабикә.

Әнисә ханым чәчкәләрдән төрле композицияләр генә төзеп чикләнми. Йорт каршындагы мәйданда бурадан кое, агачтан уелып ясаган ат сурәте дә, автомобиль тәгәрмәчләреннән ясалган аккошлар да урын алган. Болар инде аның иптәшенең осталыгы. Шунда ук учакны хәтерләткән композиция. Дөрес, чәчкәләр көз сулышын алган, шуңа да учак сүнеп килә кебек. Гөлләр белән түтәлләрне матурлау алымнарын Әнисә ханым үзе уйлап таба. Моның өчен махсус төсләре туры килгән чәчкәләр үстерә. Орлыкларын сатып та ала, шулай ук үзенең түтәлләрендә үскән чәчкәләрдән дә җыя. Урамнан үтеп йөрүчеләр дә ул орлыкларны җыеп китә икән. Гөлләр хуҗабикәсен сөендергәне – кешеләр аның тырышлыгын күрә, игътибар итә.

Кое янында балалар уйнарга ярата
Кое янында балалар уйнарга ярата

Дөрес, кемдер матур чәчкәләр белән сөенеп китсә, икенчеләрендә көнләшү хисеме, әллә инде күңелләрендәге башка кара ниятләрме, бәлки русиялеләрнең үзаңы түбән булуы, тәртипкә өйрәтелмәгәне дип әйтергә дә мөмкин, чәчкәләрне өзеп, юл буена ташлый икән. Бу Әнисә ханымның күңелен әрнетә. Шуңа да ул өзелгән чәчкәләрне дә җыеп, багана башына төзә - аларның да тагын шушы килеш булса да яшәүләрен озынайта. Чәчкәләрне өзү бер хәл булса, әле аларны төпләре белән казып та алалар икән. Җәй башында өч роза гөле чәчкә аткач, бер төндә алар югала. “Кемгәдер бик кирәк булгандыр”, дип күңелен юаткан Әнисә Габдрахманова.

Икенче бер очрак. 30 августта Әнисә ханыма бер хатын мөрәҗәгать итә. Әтисенең юбилее икән, аның бәйрәмен уздырырган залны бизәү өчен гөлләр сорыйлар. Әнисә ханым 90 георгин чәчкәсен кисеп бирә.

Чәчкәләр Әнисә ханымның өендә дә бик күп. Гөлләр яратуы – әнисеннән килә. Аларны да еш кына алыштырып тора хуҗабикә. Үстерү алымнарын китаплардан да өйрәнә.

Гөлләр үстерү – матурлыкка омтылу, кешеләр күңелен күтәрү булса, хәзер оештырыла башлаган чәчәкләр бәйгеләре – үзенчәлекле стимул да булып тора. Институт тәмамлап, Ижмашта озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккач, яраткан шөгыленә күп вакыт бирә ала гөлләр яратучы Әнисә ханым. “Шөгылем район, шәһәр администрацияләре тарафыннан хуплау да таба”, диде ул.

Бу елларда Әнисә Габдрахманова күпсанлы диплом, рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнгән. Бу киләчәктә аңа тагын да матуррак гөлләр утыртырга бер этәргеч тә булып тора.

XS
SM
MD
LG