Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Хәмитов кабат урынында кала


Рөстәм Хәмитов тавыш бирә. Уфа, 14 сентябрь
Рөстәм Хәмитов тавыш бирә. Уфа, 14 сентябрь

Башкортстанда 14 сентябрь узган сайлау нәтиҗәләренә күрә, республика башлыгы Рөстәм Хәмитов тагын биш елга урынында кала.

Сайлау бюллетеньнәренең әлегә 97%ы эшкәртелгән. Аларга караганда, сайлаучыларның 76,69%ы тавыш биргән. Сайлауда катнашучыларның 82,4% – Рөстәм Хәмитовка, 9,89% – Юнир Котлыгуҗинга, 4,4% – Иван Сухаревка һәм 2,54% – Илдар Бикбаев өчен тавыш биргән.

Республика башын сайлаулар арасында монысы иң арзанга төшкән сайлау. Дүрт намзәт өчен барлыгы 50 миллион сум акча сарыф ителгән. Шуларның иң күбе – 42 миллион сумы Рөстәм Хәмитовның сайлау фондын тәшкил итә. Либерал демократлардан чыккан Иван Сухарев 3,83 миллион сум, коммунистлар намзәте Юнир Котлыгуҗин 2 миллион һәм “Русия патриотлары” фиркасеннән күрсәтелгән Илдар Бикбаев нибары 330 мең сум акча сарыф иткән.

Билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков сүзләренә караганда, сайлау фондының зур булмавы сайлауларда исем өчен генә катнашуны күрсәтә. Илдар Габдрафыйков сайлау турында шулай диде:

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

– Уфадагы һәр чатта диярлек Рөстәм Хәмитовның рәсеме һәм сүзләре язылган шигарләр куелган иде. Калган намзәтләрдән нибары Иван Сухаревның берничә шигаре эленде. Юнир Котлыгуҗин һәм Илдар Бикбаевларны чыгарган коммунистлар һәм “Русия патриотлары” фиркаләре бөтенләй намзәтләре файдасына эшләмәделәр. Акчалары юк дияр идең, алар хәтта үзләре утырган бина эчләренә, тәрәзәләренә булса да намзәтләре фотоларын булса да куеп мәшәкатьләнмәделәр. Болар барсы да аларның көрәшер өчен түгел, ә исем өчен чыгарылулары турында сөйли.

15 сентябрь Башкортстан җитәкчесе вазифасын үтәүче Рөстәм Хәмитов матбугат очрашуы уздырып, сайлаучыларга рәхмәтен белдерде. Ул бүгеннән алып хөкүмәтнең отставкага җибәрелүен, үзенең сентябрь ахырына кадәр вакытлыча баш буып калуын әйтте. Аның сүзләренчә, инаугурация 25 яки 27 сентябрь узачак. Ул шуңа кадәр вакытлыча җитәкче булып санала. Хәмитов хөкүмәттә зур үзгәрешләр булмаячагын, шулай да кайбер юнәлешләрдә үзгәртүләр булачагын әйтте. Аның сүзләренчә, икътисад министрлыгы бары тик фаразлар гына ясау белән шөгыльләнә, икътисад үсеше турында уйламый. “Киләчәкккә куркып караучы министрлар безгә кирәкми”, диде Рөстәм Хәмитов. Яңартылган иске баш инаугурациядә депутатлар алдында чыгыш ясаячагын, тантаналар, банкетлар булмаячагын да хәбәр итте.

Бозылган бюллетень
Бозылган бюллетень

Уфада сайлауларны күзәтү штабы оешкан иде. Әлеге штаб тавыш бирүләрдә канун бозу очракларын җыячагын белдерде. Әлегә алар канун бозуларның бер генә очрагын да хәбәр итмәде. Элекке президент Мортаза Рәхимовның бәйсез интернет сәхифәләре исә “Гражданский голос” исемле гәзит хәбәрчеләренең Уфа һәм Благовещен шәһәрләрендә сайлау урыннарыннан куып чыгарылуын хәбәр итте.

Бозылган бюллетень
Бозылган бюллетень

“Башкорт” исемле җәмәгатьчелек оешмасы интернетның “Вконтакте” челтәре аша сайлауларда Хәмитовка каршы тавыш биргән яки бюллетеньне бозган очракта, аны фотога төшереп җибәрүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге челтәр шундый бюллетеньнәрнең фотоларын куя башлады. Аларга караганда, күпчелек бюллетеньнәрдә Раил Сарбаев исеме өстәп язылган. Шулай ук “Сайлар намзәт юк” кебек язулар куелган.

XS
SM
MD
LG