Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан Шотландиядән ким түгел"


"Татарстан Шотландиядән ким түгел"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:19:15 0:00

"Татарстан Шотландиядән ким түгел"

Шотландия референдумда беренче чиратта икътисади бәйсезлек өчен тавыш бирә, ди Кембридж галиме Руслан Строганцев. Федерализм белгече Айрат Фәйзрахман, Татарстан кайбер өлкәләрдә Шотландиядән калышмый, дип өсти.

Шотландия язмышын хәл итәчәк референдум көнендә Шотландиянең Глазго шәһәрендә укыган һәм фәнни дәрәҗә алган, хәзер Англиянең Кeмбридж университетында эшләүче татар галиме Руслан Строганцев һәм Казаннан федерализм белгече Айрат Фәйзрахман белән сөйләштек.

Галимнәр арасында булган Русланның вазгыятьне эчтән белгәнгә, Шотландиядә дә, Англиядә дә яшәгәнгә бәйсезлек мәсьәләсенә үз карашы бар. Аның фикеренчә, фән үсеше өчен, киресенчә, галимнәрнең берләшүе кирәк. Шулай да шотландлар итәгатьле, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче милләт, һәркем теләгәнчә яшәргә хокуклы, ди ул.

Тарихчы Айрат Фәйзрахман Шотландияне Европада үзбилгеләнү хокукы даулап чыккан башка милләтләр белән чагыштыра һәм Татарстандагы вазгыятькә аңлатмалар бирә. Татарстанның милли мәгарифе бар, җирле хакимияттә азмы-күпме бәйсез карарлар кабул итүчеләр бар. Аерма Шотландия белән Татарстан арасында түгел, ә Британия белән Русия арасында, ди яшь белгечләр.

XS
SM
MD
LG