Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимовның "Урал" фондында тентүләр узды


Мортаза һәм Урал Рәхимовлар
Мортаза һәм Урал Рәхимовлар

18 сентябрь Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән "Урал" хәйрия фондында тентүләр узды. Аның улы Урал Рәхимовка халыкара эзләү игълан ителде.

"Урал" хәйрия фондында тентүләр "Башнефть"не канунсыз хосусыйлаштыру буенча җинаять эшен тикшерү кысасында узган. Тентү барышында кулга алынучылар булмаган. Документлар гына алынган. Фондның генераль директоры, элекке хөкүмәт җитәкчесе Рим Бакыев сүзләренә караганда, тикшерүчеләр фонд эшчәнлегенә бәйле документларны алып киткән.

“Башнефть”не канунсыз сату буенча җинаять эше 2014 елның апрелендә ачылган иде. Тикшерү барышында июль аенда “Башнефть”, “Уфаоргсинтез”, “Башкортстан электр челтәре компаниясе”нең кыйммәтле кәгазьләре дә кулга алынган иде. Әлеге ширкәтләр “Система” компаниясенә карый. Җинаять эше буенча “Система” башы Владимир Евтушенков бу атнада йорт сагына алынды. “Башнефть”нең элекке башы, нефть тармагы сатылган акчаларны хәйрия фондлары аша үзләштерүдә гаепләнгән Урал Рәхимовка 23 август федераль эзләү игълан ителгән иде. Бу атнада аңа халыкара эзләү игълан ителде. Рәсми булмаган чыганаклар аның Австриядә яшәвен хәбәр итә.

Шул ук вакытта Мәскәүнең Басман мәхкәмәсенә Урал Рәхимов исеменнән гариза алынган. Анда җинаять эшенең канунсыз ачылуы белдерелгән. Бу хакта Басман мәхкәмәсенең матбугат үзәге башы Анна Фадеева хәбәр итте. Шул ук вакытта “Система” компаниясе дә “Башнефть”нең кыйммәтле кәгазьләрен кулга алынуының канунсыз булуы турында Басман мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән, ләкин аны кабул итмәгәннәр.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьев “Кингисепп” төркемен яллап кеше үтертүләр, терактлар оештыруда гаепләнеп гомерлеккә хөкем ителгән иде. Ул тикшерүчеләргә “Башнефть” эше буенча ярдәм итәргә теләк белдергән. Экс-сенаторны “Аккош” исемле Соликамски төрмәсеннән Мәскәүнең тикшерү бүлегенә алып килгәннәр. Ул Урал Рәхимов һәм тагы берничә кешегә каршы мәгълүмат бирү исәбенә җинаять җәзасын киметүгә өмет итә. “Кингисепп” төркеме адвокаты Имран Ильясов сүзләренә караганда, Игорь Изместьевның гомерлеккә хөкем ителүе 20-25 ел ирегеннән мәхрүм ителү белән алыштырылырга мөмкин.

Башкортстанның экс-президенты улы тирәсендә болытлар куеруны җәмәгатьчелек тыныч кабул итте. Урыс телле бәйсез интернет сәхифәләр бу яңалыкларны түрдән бирә. Аларны шулай ук Мортаза һәм Урал Рәхимовларга карикатуралар да бизи.

XS
SM
MD
LG