Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядәге кырымтатарлар Әнкараны Казан белән хезмәттәшлекне туктатырга чакыра


Кырымтатар үзәгенең яшьләр бүлеге Әнкарада Русия илчелеге каршында кырымтатарларны яклап протест чарасы уздырды.
Кырымтатар үзәгенең яшьләр бүлеге Әнкарада Русия илчелеге каршында кырымтатарларны яклап протест чарасы уздырды.

Әнкарадагы мәдәният һәм ярдәмләшү кырымтатар үзәге Төркияне “Казан – төрки дөньясы башкаласы 2014" проектына ярдәм итүне туктатырга чакыра.

Әнкарадагы мәдәният һәм ярдәмләшү кырымтатар үзәге НАТО әгъзасы булган Төркияне Кырымда кырымтатарларны Русиянең гәмәлләреннән якларга чакырды. Үзәк үзенең сәхифәсендә Төркияне Русиягә карата конкрет чаралар күрергә чакыра.

Кырым Русия кулына күчкәннән соң Кырымда кырымтатарларга карата дискриминация арта барганы мондый чакыруның төп сәбәбе булды.

“НАТОга кергән Төркиянең башка демократик илләр белән дөньяга янаган Русиянең гәмәлләренә каршы тиешле чараларда катнашмаганын күрәбез. Кырымдагы вазгыять кырымтатарлар өчен зур хәвеф һәм курку тудыра, алар өчен бу вазгыять аянычлы нәтиҗәләргә китерә ала. Тарихтан сабак алмаганнар өчен вазгыять Төркиянең милли куркынычсызлыгы өчен дә хәвеф тудыра” диелә белдерүдә.

Русиянең Төркиягә карата экспансия сәясәтен исбатлаган тарихи фактларны искә алганда Төркия соң булганчы үзенең санкцияләрен кертергә тиеш ди Әнкарадагы кырымтатарлар һәм түбәндәге санкцияләрне тәкъдим итә.

Төркия кануннары нигезендә:

  • Русия федерациясе гражданнарына Төркиядә арзан ял тәкъдим итүне туктатырга
  • Русия федерациясе гражданнары өчен Төркиядә йорт, милек сатып алуны чикләргә
  • Русия федерациясе белән мәдәни өлкәдә хәзмәттәшлекне туктатырга, шул исәптән, “Казан төрки дөньясы башкаласы 2014” проектына ярдәм итүне туктатырга
  • Кырымда вазгыять үзгәргәнчегә кадәр Русия федерациясе белән сәнәгать, икътисад, технология өлкәсендә хезмәттәшлекне туктатырга.

Төркиядәге кырымтатарларның ярдәмләшу һәм мәдәният үзәге Әнкараны Русия федерациясенә каршы Европа берлеге керткән кебек санкцияләр кертергә чакырды.

Кырымтатар үзәгенең яшьләр бүлеге Әнкарада Русия илчелеге каршында кырымтатарларны яклап протест чарасы уздыра
Кырымтатар үзәгенең яшьләр бүлеге Әнкарада Русия илчелеге каршында кырымтатарларны яклап протест чарасы уздыра

Үзәкнең яшьләр бүлеге Әнкарада Русия федерациясе илчелеге каршында кырымтатарларны яклап протест чарасы уздырды. Кырымтатарларга каршы гәмәлләрне, аларны куркыту максаты белән үткәргән чараларыны хөкем итеп, белдерүне укып чарада катнашучылар Русия илчелегенең почта тартмасына бу протестны салып киттеләр.

Бу чара хакында Төркиянең Анадолу хәбәрләр агентлыгы да хәбәр итте.

* * * *

Җомга көнне Төркиянең тышкы эшләр министрлыгы Кырым хакимиятләренең кырымтатарларга карата гамәлләренә тәнкыйть белдерде һәм халыкара җәмәгатьчелекне кырымтатарларны яклау өчен чаралар күрергә чакырды.

“Cоңгы вакытта кырымтатарларга арта барган басым безне бик борчый. Без Кырымның асаба халкы булган кырымтатарларын өркетү гамәлләренә тәнкыйть белдерәбез. Халыкара җәмәгатьчелек бу хәлгә битараф калмас һәм кырымтатарларны яклау өчен чаралар күрер дип өметләнәбез” диелә министрлыкның рәсми сәхифәсендә урнаштырылган белдерүдә.

XS
SM
MD
LG