Якшәмбедә Мәскәү һәм Русиянең башка шәһәрләрендә Украинадагы сугышка каршы Тынычлык маршлары үтсә, Казанда "Кросс нации" дип аталган йөгереш үткәрелде. Чара иртәнге сигездә ярым марафон йөгерүләр белән башланды. Ә көндезге 11дә исә 2,5 чакрымга йөгерүләр белән ярышларның рәсми ачылышы уздырылды.
Түрәләр өчен махсус вип-йөгерү дә оештырылды. Алар арасында спорт министры Владимир Леонов, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, вице-премьер Алексей Песошин, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Татарстан президенты аппараты, министрлар кабинеты түрәләрен күреп булды.
Чарада катнашучылар әлеге йөгерүгә спорт белән шөгыльләнүне халыкка пропагандалау максатыннан чыгуларын белдерделәр.