Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Украинадагы сугышка каршы чара узды


“Сул фронт” хәрәкәте башы Дмитрий Чувилин (уртада)
“Сул фронт” хәрәкәте башы Дмитрий Чувилин (уртада)

21 сентябрь башкала хакимияте каршындагы Ленин мәйданында Тынычлык йөреше узды. Анда дистәдән артык кеше катнашты.

Уфада "Украинада тынычлык өчен" чарасын уздыру оештыручыларга җиңел булмаган. "Сул фронт" хәрәкәте башы Дмитрий Чувилин чара узачагы хакында Уфа хакимиятенә 10 сентябрь үк мөрәҗәгать иткән булган. Ләкин хакимияттә Чувилин сораган Спорт сарае каршындагы мәйдан урынына Уфа читендәге Затон бистәсендәге “Дулкын” паркын тәкъдим иткәннәр. Шуннан Чувилин тәкъдим ителгән урынны “бишенче нокта” белән чагыштырып, манекенның арт ягына каршы булулары турында дәгъва илткән, ләкин аны кабул итмәгәннәр. Чувилин, Спорт сарае каршындагы мәйданга риза булмасагыз, тагы да яхшырак урында – Ленин мәйданында уздырачакбыз, дип белдергән.

“Сул фронт” хәрәкәте башы Дмитрий Чувилин:

“Украинадагы сугыш олигархлар өчен генә файдалы. Ә зыянны гади кешеләр күрә. Инде Башкортстанга Украинадан әллә күпме качак килде. Ә аларга ярдәм итү студентлар һәм гади халык исәбенә эшләнә. Качакларны чиновник һәм депутатларның резиденцияләренә урнаштыру урынына тулай торакларга кертәләр. Башкортстанда үзебезнең проблемалар да җитәрлек: ашыгыч ярдәм күрсәтү табибларының ачлык игълан итүе дәвам итә, фатир төзүгә акчаларын биреп алданучылар гаделлек таба алмый җәфалана”, диде.

Чарада катнашучылар кәгазьдән күгәрченнәр ясап аларны урак һәм чүкеч рәсеме рәвешендә асфальтка салдылар.

Шул ук вакытта Украинада кулга алынган шагыйрь һәм журналист Камил Вәлиуллинның азат ителүе мәгълүм булды. Ул Украинаның Донецки төбәгендәге Таран авылы янында тагын ике ир-ат һәм ике хатын-кыз белән бергә кулга алынган иде. Әлеге төркемне тентү барышында автомат, аларга магазиннар, патроннар, гранаталар, шәхси әйберләре арасында видеотеркәгеч, видеокамера, фотоаппарат табылуын хәбәр иткән иделәр. Шушы көннәрдә аны сепаратчылар белән Украина хәрбиләренә алыштырганнар. Бу хакта ул Вконтакте челтәре аша туганнарына хәбәр иткән. Анда ул кулга алган вакытта үзе белән планшеты да булуын, аны сиздерми генә бозып куюын да язган. Азат иткәндә истәлеккә дип планшетны кире кайтарганнар һәм ул аны кабызып, бу хакта туганнарына хәбәр иткән. “Югары технологияле Украинаның махсус хезмәтләрен шулай төп башына утырттым”, дип мактанган Камил Вәлиуллин. Бүгенге көндә ул Донецки шәһәрендә кайткан.

XS
SM
MD
LG