Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар кызы" бәйгесе аша кызлар ана телен өйрәнә


"Татар кызы-2014" фестивале матбугат очрашуы
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:25 0:00

"Татар кызы-2014" фестивале матбугат очрашуы

24 сентябрь Казанда "Татмедиа" агентлыгында беренче русиякүләм "Татар кызы-2014" фестиваленә багышланган матбугат очрашуы узды. Проектның авторы Стелла Халикова-Брундукова "гүзәллек конкурсы" дигән төшенчәне кулланмауларын, эчке киемнән, су коену киемнәреннән чыгышлар булмаячагын әйтте.

Татар кызы әдәпле-әхлаклы, эчтән дә, тыштан да гүзәл булырга тиеш, изге нияттән башланган эш бу, дип русиякүләм гүзәллек фестивале оештыручылары "Татар кызы-2014"нең максатларын журналистларга сөйләде. Дөрес, урыс телендә, әмма милләткә файдасы күп булырга охшаган. Проектның авторы Стелла Халикова-Брундукова белдергәнчә, бу чара нәкъ менә яшьләрне, бигрәк тә 18-25 яшьлек кызларны (фестивальдә шул яшьтә, буе 165-175 сантиметр һәм әти-әнисенең берсе булса да татар милләтеннән булган, кияүгә чыкмаган, әлегә бала тапмаган туташлар катнаша ала) янәдән ана телен өйрәнергә этәргән. Чөнки бәйгедә катнашу өчен бу төп шартларның берсе.

Фестивальнең йомгаклау чарасы 7 декабрьдә Мәскәүнең “Планета КВН” сәхнәсендә узачак. Анда “Татар кызы–2014” исеменә ия булган иң чибәр һәм иң акыллы татар кызлары сайланачак, бары тик берсенә генә җиңүче таҗы кидертеләчәк. 14 сентябрьдән 20 төбәктә сайлап алу ярышлары бара. Башкортстан, Удмуртия, Түбән Новгород, җәмгысе ун төбәк инде үз татар кызларын сайлаган. Татарстанда ул 27 сентябрьдә Казанның “Ривьера” комплексында үтәчәк, ди оештыручылар.

"Ир баланы тәрбияләп ир-егет үстерәсең, кызны тәрбияләп милләтне үстерәсең, диләр халыкта. Милли асылыбызны киләчәк буыннарга тапшыру еш кына гүзәл затларыбызга йөкләнә. Татар кызларының гүзәллеген танытучы “Татар кызы” бәйгеләре төбәкләрдә инде күптәннән уздырыла, ә менә Русия күләмендә әле аның үткәрелгәне юк иде", ди Стелла Халикова-Брундукова. Аның бу идеясен Татарстанның мәдәният министрлыгы, Русия татарларының федераль милли-мәдәни автономиясе күтәреп ала һәм чынга ашырырга булыша.

"Татар кызы-2014" фестиваленнән читләшкән төбәкләр дә булган, Чуашстандагы татар оешмасы вәкилләре бу бәйгедә катнашудан баш тартты, ди оештыручылар. Исемнәре аталмады.

Русиякүләм гүзәллек фестивалендә катнашучылар финалга кадәр булган барлык чыгымнарны үзләре түләргә тиеш. Бары тик төбәкләрдән сайланып алынган, 23 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Мәскәүгә йомгаклау өлешенә килгән туташларны оештыручылар үз канаты астына ала. Катнашырга теләүләчеләр тулырак мәгълүматны "Татар кызы"ның рәсми сәхифәсенә кереп белә ала.

Фестивальнең махсус видеосы:

XS
SM
MD
LG