Accessibility links

Караболакның нурланыш тузаны белән каплануына 57 ел булды


Караболак авылы. Ноябрь, 2012
Караболак авылы. Ноябрь, 2012

Чиләбе өлкәсендәге Караболак авылы атом шартлаудан соң 57 ел нурланыш эчендә гомер кичерә. 1957 елның 29 сентябрендә "Маяк" атом берләшмәсендә шартлау була.

Фәрит Нигъмәтуллин Чиләбе өлкәсенең Караболак (Татар Караболак) авылындагы өйләрендә беркем яшәмәсә дә һәр ял саен кайтып йөри. "Безнең өйдә дә тормыш сүнмәгәнлеген күрсәтәсем, өйне яшәтәсем килә. Нурланыштан курыксам, кайтмас идем", ди Нигъмәтуллин.

Азатлыкка ул үзенең кайда эшләвен һәм кайда яшәвен дә әйтергә теләмәде, "Караболакта туып үскәнемне әйтсәгез, шул бик җиткән", диде. 1957 елның 29 сентябрендә "Маяк" атом берләшмәсендә шартлау булган вакытта бу авылда өч меңнән артык кеше яшәсә, бүген 200ләп кенә кеше калган. Фәрит әфәнде кебек шимбә-якшәмбеләрдә һәм җәйләрен өйләренә кайтучылар бар.

Караболак клубы җәй көннәрендә атнага бер тапкыр, шимбә көннәрендә генә ачыла. "Авылга яшьләр кайта. Алар музыка куялар һәм бииләр. Шунда танышып өйләнешүчеләр дә бар. Гадәттә 20ләп яшь егет һәм кыз җыела. Шунсы куанычлы, соңгы елларда клубтан рус музыкасына караганда татар көйләре күбрәк ишетелә", ди Нигъмәтуллин.

Аның сүзләренчә, тамырлары Караболактан булган, Чиләбе өлкәсенең һәм Русиянең төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр арасында туган авылларына кайтырга ашкынып тормый гына түгел, ә аяк басмауны хуп күрүчеләр дә бар. "Кешеләрдә туган җирләренә, туган туфракларына карата ике төрле караш. Берәүләр нарланышка дучар булырбыз дип курка, икенче берәүләр исә нурланыш куркынычы бетмәгәнне белә торып, туган авыллары белән арасын өзми", ди Фәрит әфәнде.

Караболак авылында тормыш итүчеләрнең ишек алды. Ноябрь, 2012
Караболак авылында тормыш итүчеләрнең ишек алды. Ноябрь, 2012

​Авылда тугыз еллык мәктәп бар, анда 30 бала белем ала. Тугызны бетергәч алар күрше авылдагы урта мәктәпкә түгел, ә читкәрәк китеп белем алып, һөнәр үзләштереп, төпләнеп калуны хуп күрә. Бу көннәрдә авыл җәйге вакыйгалардан, мәкшәкатьләрдән тынып калган халәттә. Кешеләр бәрәңгеләрен, яшелчәләрен җыеп идән асларына, базларга салган, кайнатмалар ясаган, вак кош-кортны суеп кышка керергә әзерләнә.

Быел да караболаклар газ белән түгел, ә утын ягып кыш чыгачак. Авылга газ кертә башлаганнар, әмма ни сәбәпледер ахырына җиткерелмәгән, тукталып калган. Фәрит әфәнде ник икәнен өздереп кенә әйтә алмады. "Мәскәүдән сорарга кирәк, бу торбаларны Чиләбе өлкәсе акчасына түгел, ә гадәттән тыш хәлләрне бетерү (реабилитация) програмы нигезендә Русия хөкүмәтеннән бирделәр", ди Нигъмәтуллин. Караболакка дип бирелгән акчаларның каядыр эленеп калуы, йә булмаса юкка чыгуына килгәндә, газныкы беренче очрак кына түгел.

Татар авылларын нурланышлы җирләрдән ераккарак күчерү өчен 1 миллиард 800 миллион сум акча бүленә. Хакимиятләр 1 миллион сумына Мөслим авылы күчерелде дип хисап тота, ә 800 миллионның кайларда икәне турында ләм-мим. Караболак бүген дә күп гасырлык тарихи урынында һәм шул ук вакытта нурланыш кочагында көн күрә. Нигъмәтуллин сүзләренчә, 1957 ел белән чагыштырганда нурланыш дәрәҗәсенең дүрттән өч өлеше кимегән, шулай булса да сәламәтлек өчен куркыныч булып кала бирә. "Авырмаган кеше юк бездә", ди ул.

Караболаклар кыш чыгу өчен мичкә якын тирәдән киселгән чыршы агачларыннан әзерләнгән утынны ягачак. Фәрит әфәнде дә, интернетта бу темага үз фикерен белдерүчеләр дә, бу утынның сәламәтлек өчен бик куркыныч булуын әйтә.

Шартлаудан соң ул вакытта Жданов исемен йөрткән колхозның 4 мең гектар кырларында инде өлгергәннән соң нурланыш тузанына коенган уңышны авыл халкы, мәктәп укучылары (бер меңләп укучы була) тирән-тирән чокырлар казып җиргә күмәләр, аннары бу җирләр бер метр тирәнлекктә әйләндереп каплана, асты өскә әйләндререлә. Халык ялангач куллары белән, бернинди саклану киемнәре кимичә, өй түбәләрендәге, биналардагы, фермалардагы нурланыш тузанын юа, сарыкларның йонын кыркып тапшырырга кушалар. Икенче елны әйләндереп капланган җирләргә укучылар һәм авыл халкы чыршы үсентеләре утыртырга чыга. Әлеге дүрт мең гектар 57 ел эчендә калын урманнарга әйләнә, утыны чытырдап яна.

"Ярар, безнең арада тулысынча сәламәт кеше юк та юк инде ул, кая барасың, шул нурланыш булган җирдә көн итәбез. Бу нурланыш куркынычы янаган җирләр, әйләндереп алынмаган, тамгалар сугылмаган. Тирә-яктагы шәһәрләрдән бик күпләр килеп гөмбәсен дә, башка нигъмәтләрне дә җыя, калын-калын агачлар да киселә. Бу агачларны күрше-тирәдәге авыллар да яга, нурланыш шулай итеп таралуын дәвам итә. Кайвакыт, бу агачларны кулланырга ярый дигән ялган документлар бирәләр. Безнең авыл тирәләре зарарланган җирнең бер өлеше генә, анда алга таба шулай ук зарарланган җирләр китә. Анда да урманнар киселә. Бу җирләрдә кошлар, җәнлекләр аталар, мал-терлек нурланган печәнне ашый. Бу хакта беркем дә кисәтми, эше төшкән кеше дә юк", дип сүзен дәвам итә Фәрит әфәнде.

Авылда эш юк, 30лап гаилә әле пенсия яшендә түгел. Кемдер үз хуҗалыгы белән көн күрә, кемдер башка шәһәрләргә барып акча юнәтә.

Караболакта яшәүче. Ноябрь, 2012
Караболакта яшәүче. Ноябрь, 2012

Моннан ике-өч ел ел элек Мәскәүдә укучы студентлар ярдәме белән Караболактан булган ике баланың рәсемнәрен интернетка урнаштыралар. Аларның икесендә дә яман авыру була һәм бик кыйммәтле операция ясау таләп ителә. "Рәсемнәре, ни белән авырганнарын күрсәткән документларларны да куйдык, хәйран вакыт узды, бер генә кеше дә ярдәм итәргә теләк белдермәде. Хәзер бу балалар исән түгел инде, әти-әниләре алдында оят", ди Фәрит әфәнде. Аның сүзләренчә, әле дәлилләгәч тә, кулларына алган акчалары әллә ни күп түгел, 2-3 мең сум гына. Ә дарулар бик кыйммәт. Бу акчалар даруларга да җитми. "Минем апама 65 яшь, ул өч меңгә якын бу өстәмә акчаны ала. Алмыйча, җыеп барып елга бер тапкыр шифаханәгә бару мөмкинлеге дә бар. Ни генә булмасын, бу акчалар чүп кенә", ди Фәрит әфәнде.

Караболак халкы менә 57 ел инде нурланыш куркынычы булган су эчә. Хакимиятләр авылга су кертергә вәгъдә иткән, әлегә бу гамәл сүздә генә кала. "Әле дә күпләгән-күпләгән сораулар чишелмәгән килеш тора", ди Нигъмәтуллин.

"Маяк" кешелеккә куркыныч яный

Тарихчы, "Маяк" фаҗигасе, Караболак татарлары турында да китаплар язган ("Атом атавында яки татарларга каршы атом геноциды", "Татар Караболак – 50 ел үлем кочагында") Фәүзия Бәйрәмова 57 ел элек булган вакыйга бер фаҗига булса, әле алга таба да нәрсә көткәнен әйтеп булмый дип кисәтә. 2013 елның февралендә Чиләбе өлкәсендәге Чыбыркүлгә төшкән метеоритны искә алды.

"Бүген Чиләбе өлкәсендә эшләп яткан "Маяк" атом берләшмәсен кешелек дөньясына иң зур куркыныч янаучы урын дип әйтергә мөмкин. Моны галимнәр шулай дип әйтәләр дә. Чиләбе өлкәсендәге ябык Снежински шәһәрендә эшләүче галимнәрнең интернетта язмалары булды. Алар, әгәр бу "Маяк" тирәсендә ниндидер фаҗига, көтелмәгән хәл килеп чыга икән, дөньяның бетүенә китерергә мөмкин, дип белдерделәр.

Бүген "Маяк"та бер миллиард кюри атом калдылары саклана. Бу уртача сигез мең Чернобыльгә тиң. Монда атом калдыкларын ташлап бара торган күлләр тулган, "Маяк"та 331 атом каберлеге бар. Монда атом калдыклары суга да ташлана, җиргә дә күмелә, төрле яңа ысуллар белән катырып та карыйлар. Аллам сакласын, әгәр "Маяк"та 1957 елдагы кебек зур фаҗига булса, бөтен кешелек дөньясының, җир шарының язмышы кыл өстендә булачак.

Караболакта яшәүче почта хезмәткәреннән акча алганлыкка кул куя
Караболакта яшәүче почта хезмәткәреннән акча алганлыкка кул куя

Мин хәзер "Маяк"ка татар фаҗигасе, Мөслим авылы, Бәгәрәк-Тамак, Караболак авылы фаҗигасе дип кенә карамыйм, чөнки ул мескен татарлар зиратларга күчеп бетте диярлек. Мин бу теманы өйрәнгән кеше буларак, кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам, татар һәм башкортлар өстендә тәҗрибә уздырдылар ул вакытта.

Шартлаудан соң урыс авылларын күчерделәр. Мөслимнең фаҗигасе башкарак. Мөслим авылы Теча дигән елга буенда утыра. "Маяк" үзенең бөтен атом калдыкларын, пычрагын шушы суга агызды. Шуңа күрә елга буенда утырган Мөслим авылы кырылды. Бүген анда ун зират бар. 2003 елда Дөнья татар конгрессы вәкилләре булды, мин үзем генә дә бер ун тапкыр барганмындыр, без артыннан йөри торгач, бу авылны биш чакрым читкәрәк күчерделәр. Үлеп бетмәгән халык күчте, әмма алар барсы да чирле дияргә була. Бәгәрәк-Тамак белән Караболак калды. Мәскәүгә аларны күчергән дип хисап биргәннәр. Мин ул документларны таптым.

Караболакка ел саен Мәскәүдән хәрби табиблар килеп бу мескеннәрнең сөякләренә кадәр каберләрдән казып алып өйрәнәләр. Әлегеләрне өйрәнеп күпме кеше фән докторы булды. Алар, атом сугышы булган очракта, нурланыш шартларында кеше нинди авырулар белән авыраячагын, күпме гомер яши ала һәм нәселенә ничек тәэссир иткәнен тикшерделәр.

Мин үзем зур куркыныч янаганга 2006 елда БМОга "Маяк"ны ябарга кирәк дип хатлар яздым. Атом калдыкларын китерү – бер куркыныч, элеккеләрен җүнләп сакламыйлар – монсы икенче куркыныч, өченчедән, ул бүген дә эшләп ята. Бу берләшмәне эшләтүдән туктатып, нурланышы чыкмасын өчен каплап кую кирәк.

Ябарга кирәк дип без дә мөрәҗәгать иттек, Снежинскида эшләүче галимнәр дә мөрәҗәгать итте, әмма моңа игътибар итүче булмады. Европа бу ерак, безгә кагылмас дип уйлый. Русиядә бүген моның кайгысы юк, бүген ашау, бүген яшәү кайгысы. Сәгать саен яман шеш диагнозы куела. Ел саен илдә бер миллион кеше үлә, нәрсәдән икәнен дә әйтеп тормыйлар.

Инде Чиләбе мәсьәләсенә килсәк, бу өлкәнең татар оешмалары безнең татар конгрессы белән бу мәсьәләне күтәргәнне яратмады. Бүгенге Чиләбе өлкәсе конгрессы матурлык бәйгеләреннән кала бүтән әйберне белми, социаль һәм экология мәсьәләләренә керергә теләми алар. Мин аларның бу авылларга барып, халыкның тормышын өйрәнеп хәлләренә керегә тырышканнарын белмим. Анда бит зур акчалы, сүзләре үтә торган кешеләр утыра. Караболакка әле дә су да, газ да кермәгән", ди Бәйрәмова.

XS
SM
MD
LG