Accessibility links

Украина качаклары Башкортстаннан китү ягын карый


Уфага һава юлы белән 17июльдә килгән качаклар
Уфага һава юлы белән 17июльдә килгән качаклар

Украинадан килгән качакларның бер өлеше ватандашлык алу авырлыклары һәм хезмәт хакларының аз булуы сәбәпле, республикадан күчеп киткән.

Башкортстанга Украинадан барлыгы 5200 качак килгән иде. Шуларның 571е киткән. Алар ватандашларны күчерү программалары эшләгән башка төбәкләргә күчү ягын карый. Эш шунда, 2006 елда кабул ителеп, 2013 елда үзгәртелгән ул ватандашларны күчерү буенча дәүләт программасында 29 субъектка күчү каралган. Башкортстан республикасы ул исемлеккә керми. Шул сәбәпле өч ай эчендә Русия ватандашлыгы алу Башкортстанда мөмкин түгел. Күчеп китүчеләрнең бер өлеше зур хезмәт хаклары артыннан төньяк субъектларга китүләрен әйткәннәр. Республикадан китәргә теләүчеләргә юл чыгымнары түләнгән.

Киткән 571 кеше урынына яңалары китереләчәк. Новороссийскидан 59 кеше килде дә инде. Алар Белорет районына җибәрелде.

Килүчеләрнең 2865е вакытлыча сыендырыр урын сорап гариза язган булган, шуларның 2834енә ул статус бирелгән. 16 кеше качак статусы сораган. Миграция хезмәтенең Башкортстан бүлекчәсе башы урынбасары Руслан Новак сүзләренә караганда, андый статус алу ихтималлыгы юк дәрәҗәсендә. Чөнки андыйлар куылуларын исбат итәргә тиеш. Территорияләрендәге кискен хәлләргә була китәргә мәҗбүр булу качак стасуына хокук бирми. Новак сүзләренчә, бүген Русиядә 800 качак булса, Башкортстанда ул статустагы бер генә кеше бар.

Эш эзләп гариза язучылар 1907 кеше, аларга 619 эш урыны тәкъдим ителгән. 1010 кеше эшли башлаган, бу эшкә сәләтлеләрнең 28%ы дигән сүз. Башкортстанга килгән качакларның 1090ы - балалар. Шуларның 544е мәктәпкәчә яшьтәгеләр. 546 мәктәп яшендәгеләрнең 450се укырга төшкән, калганнары вакытлыча белем алудан мәхрүм. Һөнәри училищеларга 21 кеше, югары уку йортларына 11 студент кабул ителгән. Күчеп килергә мәҗбүр мәктәп укучылары, республикадагы кануннарга ярашлы, башкорт телендә укый. Әлегә алар ягыннан ризасызлыклар турында хәбәрләр юк.

XS
SM
MD
LG