Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора": "Чит ил агенты" түгеллегебезне раслау өчен Европа мәхкәмәсенә җитәргә туры киләчәк


"Агора" төбәкара хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков (с) Вахитов районы мәхкәмәсендә
"Агора" төбәкара хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков (с) Вахитов районы мәхкәмәсендә

"Агора" ассоциациясе адвокаты Рамил Әхмәтгалиев сүзләренчә, "Агора"ның "чит ил агенты" түгеллеген дәллиләү өчен Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә барып җитәргә туры киләчәк.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 30 сентябрьдә булган утырышта Татарстан прокуратурасы тәкъдимен үз көчендә калдырды. 3 июнь көнне Татарстан прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин Русия юстиция министрлыгына "Агора"ны "чит ил агенты" итеп төркәү тәкъдиме белән чыккан иде. 21 июльдә министрлык хокук яклау оешмасын әлеге исемлеккә кертте. "Агора" үзен "чит ил агенты" түгел дип белдерә һәм моны дәлилләү өчен Татарстан прокуратурасы тәкъдимен мәхкәмәгә шикаять иткән иде.

"Агора" адвокаты Рамил Әхмәтгалиев фикеренчә, Татарстандагы мәхкәмәләр, мәсьәләнең төбенә төшеп тормыйча, Русия баш прокуратурасы күрсәтмәсен генә үти.

"Без мәхкәмәнең мондый карар чыгарасын көткән идек, чөнки мәхкәмәләр күптәннән инде, җентекләп тикшерми торып, прокуратура язганны гына тормышка ашыра. Вахитов районы мәхкәмәсе утырышы безнең үзебезне яклауда беренче баскыч кына булды. Без Конституция һәм Европа мәхкәмәсенә барып җитәчәгебезне уйлап куйдык инде. Аларга барып җитү өчен башта мондагы мәхкәмәләрне үтү кирәк.

"Голос"ны гына алыйк, мин бу оешманың хокукларын якладым. Эш ике ел элек административ мәхкәмәдән башланган иде. Быелның 1 сентябрендә генә "Голос"ның "чит ил агенты" түгел икәнлеге турында мәхкәмә карары кабул ителде.

Башта безне салым түләмәгән дип гаепләргә тырыштылар. Үзебезнең хаклыгыбызны дәлилләү өчен аңа ел ярым вакыт узды, һәм без җиңдек. Бу мәхкәмә карарын да хаклыгыбызны дәлилләүдә беренче адым дип саныйм", ди Әхмәтвәлиев.

Рамил Әхмәтгалиев
Рамил Әхмәтгалиев

Җәй башыннан бирле Русия юстиция министрлыгы хокук яклаучы оешмаларны берсе артыннан берсен "чит ил агенты" исемлегенә кертә тора. Хәзер бу исемлектә "Агора", "Мемориал", "Голос", "Дон хатын-кызлар берлеге" белән бергә уннан артык оешма бар.

Хокук яклаучылар Русия җитәкчелеге алып барган сәясәткә каршы берәр фикер белдерсә, дөреслекне дөньяга чыгарса, хакимиятләр алардан шунда ук үч ала кебек килеп чыга. Август ахырында "Петербур солдат аналары" Минюст карары белән "чит ил агенты" исемлегенә кертелде. Бу хәлгә кадәр әлеге оешма җитәкчесе, Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы Элла Полякова Украина көнчыгышында йөздән артык Русия хәрбиенең һәлак булуы, кимендә 300 хәрбинең яралануы турында белдергән иде.

Әхмәтгалиев та хокук яклаучыларга хәдәфле һөҗүм барганлыгын белдерә. "Безнең "Агора" оешмасына килсәк, Русия баш прокуратурасы кушканны (заказын) үтәү булып тора. "Агора" ул юристлар һәм адвокатлар берләшмәсе, без беркайчан да дөньяга сәяси язмалар чыгармадык. Мәхкәмәләрдә һәм тикшерү барган вакытта хокукларны яклаучы үзгә оешма без.

Бездән үч алмакчы булалар, моны прокуратура тикшерүләре дә раслый. Узган ел баш прокуратура хөкүмәттән тыш оешмаларны күпләп тикшерә башлагач, "Агора" һәм аның юристлары берничә дистә оешманы яклауга басты. Без прокуратураның бу гамәлләрен күп очракта фаш иттек. Шунда Русия баш прокуратурасының "Агора"га ачуы килде. Безне тикшергән материалларда да Русиянең баш прокуратурасы алдында Татарстан прокуратурасының даими рәвештә хисап тотып торганлыгы һәм күрсәтмәләр алганлыгы күренә. Баш прокуратураның безгә карата турыдан-туры һөҗүме бу", Әхмәтгалиев.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда хакимиятләр җәмәгатьчелеккә бәйсез фикерне чыгарган, үзгә сүз әйткән оешмаларны һәм аларның хокукларын яклаучыларны каты контрольгә алып, аларны газаплау чараларыннан да чирканмый.

XS
SM
MD
LG