Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Корбан гаетенә багышланган велойөреш узды


Корбан гаетенә багышланган велойөреш
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:30 0:00

Корбан гаетенә багышланган велойөреш

"Иман йорты" яшьләр клубы һәм Казан кирмәненең ислам музее 2 октябрьдә Корбан гаетенә багышланган велойөреш үткәрде. Әлеге чарада катнашкан яшьләр Казанның Иске бистәсе тарихы белән дә таныша алды.

Казан егете, 16нчы заводта электрик булып эшләүче Рөстәм Хуҗин көн саен велосипед белән эшкә йөри икән, бу велойөрешкә дә алдан әзерләнеп куйган.

"Һава торышы салкын булуга карамастан яшьләр күп җыелган. Дин белән спорт янәшәдә йөрсен, чикләүләр булырга тиеш түгел. Мөмкинлеге булган һәркем мондый чарада катнашсын иде", ди Рөстәм Хуҗин.

Бу чараны оештыруны "Ярдәм" мәчете үз канаты астына ала. Егет-кызлар велойөрешне кызыклы, мәгънәле итәргә тырышкан.

"Беренче максат – Казанның Иске бистәсенә халыкны җилеп итү. Ул музей-тыюлык кына түгел, халык яшәп, гөрләп торган урын булырга тиеш. Элеккеге тарихи урыннар, Мәрҗәни, Апанай мәчетләре татарларның бренды булып санала. Яшьләр арасында алар трендка әйләнүен телибез. Без үзебез белән Иске Казанның тарихын белгән экскурсоводны да алдык, шул рәвешле велойөреш сәламәтлеккә дә файдалы, мәгънәле дә булачак. Бу чараның шигаре дә – спорт, дин һәм мәгърифәтчелек", диде "Ярдәм" фонды вәкиле, велойөрешне оештыручыларның берсе Александр Долгов.

Тарихи урыннарга шәһәрдәге милли-дини егет-кызлар кызыксынып, үзләре теләп килгән. "Иман йорты" яшьләр клубы вәкилләре алга таба да моңа охшаш чаралар оештырачакларын әйтте.

XS
SM
MD
LG