Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Доллар үсә башлагач сатып алучылар 30%ка кимеде"


Казанның Вьетнам базарында сәүдә итүче апа
Казанның Вьетнам базарында сәүдә итүче апа

Татарстанда базарларда сатучылар һәм кибет тотучылар доллар кисәк үсә башлагач сатып алучыларның 30%ка кимүен белдерә.

Казанның Вьетнам базарында 15 елга якын сәүдә итүче Гүзәл Мөхетдинова Азатлыкка доллар кисәк үсә башлаганнан бирле базарга йөрүчеләрнең дә, керемнәренең дә иң кимендә 30%ка кимүен сөйләде.

Җомга көнне Русия Үзәк банкы 1998 елгы деноминациядән соң беренче тапкыр долларны 40 сумнан (рубль) кыйбатракка сатты. Башка банклар атна башында ук долларның бәясен 40ка күтәргән иде инде.

Мөхетдинова Мәскәүгә Кытайдан китерелгән өс киемнәрен, җылы кофталарны Казанга алып кайтып сата. "Доллар күтәрелгәч Мәскәүдәге бәяләр дә ким дигәндә 10%ка артты. Алучылар да, сатучылар да зарлана хәзер. Алар Украинадагы вазгыять бу хәлгә китерде, анда хәлләр тынычланса доллар тотрыкланыр иде дип өметләнә", ди сәүдәгәр.

Җәмәгатьчелек фикерен белешү фонды тикшеренүләре русияләрнең 41%ның ни өчен рубль бәясе төшү, доллар күтәрелү сәбәпләрен белмәүләрен күрсәтә. 23% фикер белдерүчеләр бу хәлне АКШның чикләүләр кертүе, 10% Украинадагы вазгыять, 8% Русия икътисадындагы хәлләр белән бәйли.

Бәяләр сатып алучының янчыгына суга

Базарда Мөхетдинованың күрше-тирәсендә сәүдә итүчеләр Төркиягә тауарга йөри, күннән һәм тукымадан тегелгән киемнәр ташый. Алар Төркиядәге тауар бәяләренең әз генә, ә китерткән өчен йөк бәяләренең кисәк 33%ка артканлыгын сөйләгән. "Төркиядән бер килограмм йөк кайтарту 16,5 доллар тора. Аны элек 30га тапкырлый идек, хәзер бит 40ка тапкырлау кирәк", ди Мөхетдинова. Бу артуларның ул сату бәясенә өстәлгәнлеген, сатып алучы янчыгына сукканлыгын әйтә.

Гөлчәчәк ханым Яшел үзән базарында туннар, пальтолар һәм пуховиклар сата. Ул 10 октябрь көнне иртән Мәскәүдән тауардан кайткан. Шулай ук кайбер таварларга бәяләрнең якынча 10%ка артканлыгын белдерә. "Әле артмаганнары да бар. Күрәсең, мәскәүләр Кытайдан доллар тизлек белән күтәрелә башлаганчы китерелгәнне сатып бетрмәгәннәр әле", ди ул. Сәүдәгәр Яшел Үзәндә дә кием-салым базарына йөрүчеләрнең 30%ка кимегәнлеген белдерә.

"Узган ел кыш кергәндә ике кеш тун, берничә пуховик саткан идем инде мин. Быел берәү дә сатылмаган. Ризыкка бәяләр күтәрелгәнгә кешенең акчасы юк дип әйтимме, әллә башка сәбәпме? Алай дисәң, мин атна саен күпләп балык сатыла торган пищекомбинатка барам, ә анда халык шулкадәр күп. Кешенең акчасы юк дип әйтмәссең. Хәзер керкәнең (форель) килосы 500 сум, ә сөмбаш (семга) 425 сум тора. Алар да нык күтәрелде. Ә кешеләр ала. Димәк, болар элек тә, хәзер дә акчалы халык инде дип тә уйлап куям", ди Гөлчәчәк ханым.

Гүзәл Мөхетдинова да, Гөлчәчәк ханым да халыкның доллар алга таба да күтәреләчәк, бәяләр артачак дип сөйләвен әйтә.

Бәя күтәрелү 2015 елның язына кадәр дәвам итәчәк

РИА Новости язуынча, финанс һәм дөнья базарын тикшерүче Standard & Poor's белгечләре кыш алдыннан Русиядә азык-төлеккә бәяләрнең кискен артачагын белдергән. Внешэкономбанк рәисе урынбасары Андрей Клепач та бәйләрнең туктаусыз күтәрелүе 2015 елның язына кадәр дәвам итәчәк дип әйтә. Белгечләр, бер яктан, доллар бәясе үсү читтән китерелгән тауар һәм азык-төлекнең кыйбатлануына китерсә, икенче яктан, Русия Көнбатыш тауарларына чикләүләр керткәнгә, бу тауарларны башка илләрдән китерүчеләр бәяләрне күтәрә дип белдерә. Хәзер Русиядә инфляциянең 8% икәнлеге әйтелә.

Хәзер Русиядә ит, яшелчә, җиләк-җимеш бәяләре үсә. Гадәттә, көзен уңыш җыеп алгач аларның бәяләре күп булмаса да төшә иде. Росстат 2014 елның гыйнварыннан куллану тауарларына бәяләрнең уртача алганда 6,5%ка үскәнлеген белдерә.

Ә шул ук вакытта дөньяда азык-төлеккә бәяләр төшә. БМОның “Азык-төлек фаразлары” хисабына күрә, бүген бәяләр 2010 елның августында булган кебек төшкән. Бу хисапта бөртеклеләр, май алына торган үсемлекләргә, сөт ризыкларына, ит һәм шикәргә август ае белән чагыштырганда 2,6%ка төшкәнлеге күрсәтелә.

MNI Indicators аналитик үзәкнең пәнҗешәмбе үткәргән халык фикерен сораштыруларына күрә, Русиядә чит илдән азык-төлекне кертүне тыюыннан соң ук булган кәефләре белән чагыштырганда 9 октябрьгә ризасызлыклары иң югары дәрәҗәгә җиткән.

XS
SM
MD
LG