Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс теленә өстенлек бирергә чакырган Мединский Русиядә милләтара мөнәсәбәтләрне күзәтәчәк


Владимир Мединский
Владимир Мединский

Путиннан урыс теленә өстенлек бирергә сораган Мединский җитәкләгән Русия мәдәният министрлыгы каршында милләтара мөнәбәтләр мәсьәләсен күзәтеп барачак үзәк төзеләчәк. Әлеге үзәкнең нинди милләткә өстенлек бирәчәген инде хәзердән үк чамаларга була.

Русия төбәкләрендә милли мөнәсәбәтләрне күзәтеп барачак һәм аларны кисәтәчәк үзәк төзелүе турында мәдәният министры Владимир Мединский канун чыгаручылар шурасы президиумы утырышында әйтте. “Коммерсант” язуынча, Мединский милләтара низагларны туктату һәм милли сәясәтне тормышка ашыруның мөһимлеген билгеләп узган.

Мөгаен Мединский моны тормышка ашыруны шул урыс теленә генә өстенлек биреп, башка милләтләрне санга сукмыйча эшләргә уйлыйдыр. Билгеле булганча, июль аенда Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Мединский, президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, мәгарифтә милли телләр белән чагыштырганда, берсүзсез, урыс теле өстенлектә булырга тиеш, дип белдергән иде.

“Ул милли республикаларда, милли төбәкләрдә урыс телен укытуны арттырырга кирәк дигән фикер әйтә. Эш шунда ки, мәктәпләрнең җәдвәле (расписание) резинадан ясалмаган. Әгәр рус теленә сәгатьләрне арттыралар икән, туган телләргә бирелгән сәгатьләр кимиячәк дигән сүз”, диде тарихчы Дамир Исхаков.

Мединский ул чакта Путиннан Русия мәгариф министрлыгы махсус күрсәтмә әзерләсен дип тә сорады. Министр фикеренчә, мәктәпләрдә урыс теле файдасына чит телләрне укытуны да киметергә кирәк.

Менә урыстан башка милләтләрне кимсетеп караучы министр хәзер инде милли мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк булып чыга. Җитмәсә әле шул ук утырышта Мединский бер зур тарихи ачыш та ясады.

"Русиядә күп гасырлар дәвамында халыклар һәм диннәр тынычлыкта гомер кичергән. Русиядә, мисал өчен, динара сугышлар беркайчан да булмаган. Тынычлык сөюче урыс мәдәнияте, чынлыкта, халыкларны килештергән, катлаулы вазгыятьне җайлаган. Безнең мәдәниятнең берләштерүче кыйммәтләре традицион дини әхлакка, традицион мәдәни хәзинәләргә, классикларның шедеврларына һәм тарихи аңыбыздагы изгеләргә нигезләнә", диде ул.

Мединский Русиянең бөтен тарихында дини тынычлык хөкем сөргән дигән тезисны тиккә генә дөньяга чыгармады, чөнки, аның фикеренә күрә, Русия православ булган һәм "бердәм мәдәни-тарихи киңлек" нигезендә дә православие ятачак. Бу тезистан православие дәүләт төзүче дин дәрәҗәсен алырга тиеш дигән нәтиҗә килә дә чыга.

Мединскийның утырыштагы белдерүеннәнә соң Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре – Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, Татар иҗтимагый үзәгенең ул яктагы рәисе Галишан Нуриәхмәт – министрны эшеннән алу таләбе куярга җыенуларын белдергән иде.

Татар яшьләре форумы әгъзалары Мединскийның урыс теленә генә өстенлекләр биреп, сәгатьләр санын күбәйтү турындагы фикерен куркыныч гамәлләрнең башы буларак бәяләде.

Татар милли хәрәкәте вәкилләренә уч иткәндәй дигәндәй, Мединскийга хәзер милли мәсьәлә өлкәсендә тагын да югарырак вазифа йөкләнә.

Милләтара мөнәсәбәтләрне күзәтәчәк үзәк төзелү турында сүз булган утырышта катнашкан Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мединскийның урыс теленә өстенлек бирергә чакыруына бәйле сүзләренә ниндидер канәгатьсезлек белдермәгәндер, мөгаен.

Мөхәммәтшин анда Татарстанда милләтара мөнәсәбәләр тыныч һәм тотрыклы булуга басым ясады һәм бары тик даими рәвештә кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара низаг турында төрле шикле рейтинглар басылып чыгуын әйтте. Шуңа ул объектив рейтинг булдыру өчен бердәм методика булдырырга чакырды.

XS
SM
MD
LG