Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рошаль Уфа табибларын ачлыкны туктатырга күндергән


Леонид Рошаль белән скайп аша аралашу
Леонид Рошаль белән скайп аша аралашу

Уфаның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте табиблары каршылык чарасын туктатты. Аларны моңа Русия медицина пулаты президенты Леонид Рошаль күндергән.

Уфаның ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең бер төркем хезмәткәрләре 9 сентябрьдән алып 23енә кадәр ачлык чарасы уздырган иде. Алар хезмәт хакларын күтәрүне, төнен эшләүләргә өстәмә түләү кертүне, хезмәт хакларының эш авырлыгына карап бирелергә тиешлеген таләп иткән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе тикшергәннән соң хакимиятләр аларның таләпләре хәл ителәчәген ышандыргач, табиблар каршылык чарасын туктатты. Ләкин хакимиятләр сүзләрендә тормау сәбәпле, алар 8 октябрь каршылык чарасын кабат башлады. Анда 25 табиб катнашты.

Сишәмбедә табиблар 16 октябрьгә кадәр ачлыкны туктатуларын хәбәр иттеләр. Моңа Русия медицина пулаты президенты Леонид Рошаль белән аралашу сәбәпче булган. Леонид Рошаль ачлык игълан итүчеләр белән скайп аша аралашып, аларның үтенечләрен канәгатьләндерергә ярдәм итәргә ышандырган. Ул шулай ук каршылык чарасында катнашучыларга басым булган очракта, чаралар күреләчәген дә әйткән. Медицина пулаты президенты: "Әгәр дә сезнең таләпләр хәл ителмәсә, мин сезгә каршылык чарасын дәвам итегез дип шалтыратырга ышандырам" дигән.

Русия дәүләт Думасы депутаты Сәлия Морзабаева табибларга хезмәт хакы түләүне "Бердәм Русия" фиркасе үз күзәтүенә алуын хәбәр итте. Сүз Уфа табиблары турында түгел, ә илнең барлык сәламәтлек сагында торучылар хакында бара. Сәлия Морзабаева сүзләренчә, "Бердәм Русия" сәламәтлек саклау министрлыгына хезмәт хакларын күтәрү буенча тәкъдимнәр җибәргән булган. Министрлык аны карап, төбәк башлыкларына табибларның хезмәт хакларын түләүнең яңа тәртипләрен җибәргән. Анда хезмәт хакына биреләсе акчаның 30-40 проценты компенсацияләр өлешенә туры килергә тиешлеге әйтелгән. Ягъни табибларның хезмәт хакының өчтән бер өлеше аларның ничек эшләүләренә карап өстәмә түләүләр белән арттыру юлы белән хәл ителәчәк.

XS
SM
MD
LG