Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ислам мәгарифенә багышланган җыен башланды


Форум президиумы
Форум президиумы

16 октябрь көнне Уфада ислам мәгарифе мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. “XXI гасыр мәгарифендә ислам кыйммәтләре” дип аталган җыенга ерак һәм якын чит илләрдән дә күп кенә дин әһелләре, ислам фәне галимнәре килде.

Ике көн дәвам итүче форум эшендә Башкортстандагы Ислам университеты һәм күп санлы мәдрәсәләр шәкертләре дә катнаша. Әлеге киңәшмә аеруча алар өчен дә әһәмиятле. Җиденче тапкыр оештырылган конференция быел Башкортстан дәүләт педагогия университетында үтә. Бу очраклы түгел, ни өчен дигәндә 2006 елдан бирле инде бу югары уку йорты дини белем учаклары белән берлектә эшли. Биредә шәкертләр дөньяви белемнәр дә ала һәм шушында ук диплом да алып чыга. Шулай ук монда 2007 елда “Мөселман мәгарифен үстерү” фәнни-тикшеренү үзәге дә эшли башлаган иде.

Быелгы уку елына педагогия университетына ислам мәгарифе програмы кысаларында федераль казнадан 130 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ул дәресләр алып бару өчен генә түгел, ә төрле әсбаплар белән тәэмин итүгә дә, фәнни тикшеренүләргә дә каралган.

Исламга кагылышлы хезмәтләр
Исламга кагылышлы хезмәтләр

​Дини җыенда, ислам мәгарифенең көнүзәк мәсьәләләре хакында фикер алышу белән бергә, мөселман диненең бүгенге заманда тоткан роле, җәмгыятьтә аның кешеләрне рухи сафландыру юнәлешендәге игелекле гамәлләре турында сөйләшү, киләчәккә төрле илләр мөселманнарының бергәләп эшләү мөмкинлекләрен тикшерү дә бара.

Бүген форум үз эшен пленар утырыш белән башлап җибәрде. Педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин җыенны ачып ислам мәгарифенең соңгы елларда шактый җанлануын билгеләде һәм алдагы бурычлар турында сөйләде. Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башка чыгыш ясаучылар ислам мәгарифе өчен уртак програмнар, яңа уку әсбаплары булдыру кирәклегенә басым ясый.

Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә республикадагы абруйлы дини уку йортларының берсе. Аңа беренче көненнән үк Илдар хәзрәт Малахов җитәкчелек итә. Аның сүзләренчә, шәкертләр өчен бар уңайлыклар булдырылган, уку әсбаплары да җитә, мөгаллимнәр алдынгы гарәп илләреннән дә чакыртыла. Ләкин әле камиллекнең чикләре юк, дип билгели ул.

Җыен үз эшен иртәгә секцияләрдә дәвам итәчәк. Соңыннан берлектәге пленар утырышта карарлар кабул ителәчәк.

XS
SM
MD
LG