Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Мәһдиев Чаллы башлыгы итеп расланды


Чаллы шәһәр шурасы утырышы, 16 октябрь
Чаллы шәһәр шурасы утырышы, 16 октябрь

16 октябрь Чаллы шәһәр шурасы утырышында җитәкче билгеләү каралды. Башкарма комитет башлыгының кем булачагы алдан ук билгеле булса да, беркадәр сайлау "уены" да уйналды, җитәкче итеп Наил Мәһдиев сайланды.

Чаллыда үткән сессия эшендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча утырышта бәйге комиссиясе рәисе Вячеслав Гаврилов чыгыш ясады. Ул Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына биш кешенең дәгъва белдерүе, шуларның икесе генә бәйге таләпләренә туры килүен белдерде. Бәйгегә кертелгән шул ике кешенең – Наил Мәһдиев һәм Искәндәр Галимовның исемнәре аталды. Ә вазифага дәгъва кылучы башкаларның исемнәре әйтелмәде. Шулай да бәйгедә катнашучылар үзләре шулай теләгән дигән фикерләрне ишетергә туры килде.

Наил Мәһдиев
Наил Мәһдиев

Билгеле булганча, Наил Мәһдиев Чаллы башлы урынына Татарстан президенты тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Шуңа бәйге дигәннәрендә кемнең җиңәсе алдан ук билгеле иде. Утырышта Наил Мәһдиев һәм Чаллының Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимов үз програмнарын бәян иттеләр. Чыгышлардан соң һәрберсенә сораулар бирелде. Биредә Наил әфәндегә бирелгән сорауларның кайберләре алдан әзерләнгән дигән фикерләр дә тудырды.

Ә инде икенче дәгъвачы Искәндәр Галимовка: “Бу вазифага ни өчен дәгъва кыласыз?” дигән сорау бирелгәч, ул беркадәр югалып та калды шикелле, анык кына җавап бирә алмады. Шушы сорау бирелгәч, сессиядә катнашучылар арасында да, журналистлар сессия трансляциясен караган бүлмәдә дә җиңелчә көлүләр, шаяртышулар булып алды. Чөнки Галимовның президент тәкъдим иткән Мәһдиевкә көндәш түгеллеген, Чаллы хакимен шундый кызыклы сайлау уены белән куелуы барысына да аңлашыла иде.

Май аенда Наил Мәһдиев урман хуҗалыгы министры вазифасында Бакчасарайда агачлар утыртып кайткан иде
Май аенда Наил Мәһдиев урман хуҗалыгы министры вазифасында Бакчасарайда агачлар утыртып кайткан иде

Тавыш бирү нәтиҗәләре мондый: Наил Мәһдиевне сессиядә катнашкан 42 депутатның 40ы яклап тавыш бирде. Икесе каршы булды. Шушы нәтиҗә билгеле булгач, икенче дәгъвачы өчен тавыш бирүне оештырып тормадылар. 16 октябрьдә шулай итеп яңа хаким билгеләнде, беркадәр сайлау билгеләре белән, әлбәттә.

Чарада яңа билгеләнгән шәһәр хакименә, Татарстан президентына сораулар да бирелде. Чаллы шәһәр шурасы депутаты Уел Галимов, мәсәлән, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының җитмәвен белдерде. Үз чыгышында ул Татарстанда өч яшькә кадәрле балаларны бакчаларга урнаштыру буенча президент күрсәтмәләренең үтәлүе, балалар бакчалары төзелүе, шул ук вакытта 100 бала булырга тиешле төркемнәргә 120шәр бала тутырулары хакында да әйтте.

“Бәләкәч” програмы башында торган президент Рөстәм Мңнеханов бу сүзләргә игътибар итте һәм хәзерге вакытта балалар бакчаларын төзүнең кыйммәт булын да искәртте. Аның сүзләренчә, гадәти балалар бакчасы төзү хәзер ярты миллиард сумга төшә икән.

Рөстәм Мңнеханов
Рөстәм Мңнеханов

Чыгышының аннан соңгы өлешендә президент Миңнеханов бүген КАМАЗ ширкәтендә булуын, андагы яңа технологияләр, җитештерүләр белән танышуын, канәгать калуын белдерде. Шулай ук биредә шәһәр эчендә элек салынган йортларга терәп яңа йортлар, кибетләр салуга ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Президент та, яңа башлык Мәһдиев тә бу күренешне өйрәнәчәкләрен, яңа юллар эзләячәкләрен белдерде.

Сүз барышында Рөстәм Миңнеханов республика икътисадының авыр хәлдә калуын, алга таба өстәмә керемнәргә, могҗизаларга өмет булмавын да белдерде. “Алдагы елда Татарстанда инвестицияләр быелгы кебек, 50 миллиард сум дәрәҗәсендә фаразлана. Шулай да, Татарстанда җитштерүне 5-7%ка арттыру өстендә эшләү начар булмас”, диде президент.

XS
SM
MD
LG