Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка: "Безнең колбасада Русиядәге кебек бәдрәф кәгазе юк"


Александр Лукашенка
Александр Лукашенка

Беларус президенты Александр Лукашенка Русия төбәкләреннән килгән йөздән артык журналист белән очрашуда Украина, Русия-Беларус мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

Русиянең 50 төбәгеннән килгән йөздән артык журналист Беларусның Витебски өлкәсендә бер атна чамасы булып илнең социаль-икътисади үсеше белән танышты.

Җомга көнне Беларус президенты Александр Лукашенка дүрт ярым сәгать дәвамында аларның сорауларына җавап бирде. Азатлык Лукашенка сөйләгәннәрнең кайбер өлешләрен тәкъдим итә.

Русиянең кайбер өлешләре элек Беларусныкы булган

"Без дә Смоленски, Брянски, Псков өлкәләренең кайбер өлешләре кайчандыр Беларус булганлыгын искә төшерә алабыз, әмма бу без аларны дәгъвалаячакбыз дигәнне аңлатмый."

Русия безнең беректәшебез, әмма безнең үз карашыбыз бар

"Без Русия белән беректәшләр һәм килешүләрне бозмыйча үтәячәкбез. Әмма безнең үз карашыбыз да бар, кайвакыт ул Русиянекеннән аерылырга мөмкин."

Украинадагы кризисны чишү турында Беларус тәкъдим иткән планны Көнбатыш кына түгел, Русия дә кире какты

"Димәк бу үтереш кемгәдер кирәк. Кемгә кирәклеген мин аңлыйм..."

Русия ярдәм итмәсә, ДНР белән ЛНРның көннәре санаулы гына булыр иде

"Русия төрле сәбәпләр белән бу җирләрне сакларга һәм ярдәм итәргә мәҗбүр". Сәбәпләр "шәхси абруйдан" алып "иң изге – анда туганнар яши"гә кадәр.

"Уң сектор"ны Янукович финанслаган

"Ул бу көчне үзе өчен төзеде һәм ул көч соңрак аның үзен юк итте. Украинада менә шулай булды һәм ул минем күз алдымда булды. Мин Виктор Федоровичны алай эшләргә ярамавы, ни булачагы турында кисәткән идем."

Александр Лукашенка (с) һәм Виктор Янукович (у) 2013 елның җәендә Киевта
Александр Лукашенка (с) һәм Виктор Янукович (у) 2013 елның җәендә Киевта

Украинадагы түнтәрелешкә Янукович кына гаепле

"Конституциягә каршы килә торган түнтәрелеш булды. Кем гаепле? Украина президенты Виктор Янукович. Ул гаепле. Бары ул гына."

Украинага гаскәр җибәрү турында инде уйламыйбыз

"Мин шактый ерак китәргә әзер идем, низагта катнашучы тарафларны аеру өчен үзебезнең кораллы көчләрне куллануга кадәр". Лукашенка фикеренчә, хәзер Украина низагында "беркемгә дә буйсынмый, гомумән идарә ителми торган көчләр бар."

Беларустан атом коралларын чыгару хата булган

"Килешүләр булмаган булса, мине беркем дә мәҗбүр итә алмас иде. Мин ул чакта яшел булганга, яшел идем әле, бәяләп бетерә алмаганмын."

Русиядә ясалган әйберләр сыйфатсыз

"Без газета кәгазе җитештерү корылмасы төзедек, хәзер икенчесен төзибез. Аңа, кыйбат булса да, инде Көнбатыш машинасы алдык. Чөнки русиянекенең сыйфаты яхшы түгел."

Русия турбиналарын эшләтеп булмый

"Березовский дәүләт район электр станциясен яңарту өчен Русиядән турбина алдык. Бер ел буе азапландык – эшләтеп җибәрә алмадык."

Русиядә колбасага бәдрәф кәгазе кушалар

"Беларусныкы сыйфат ягыннан күпкә яхшырак. Һәм безнең колбасада бәдрәф кәгазе юк, беркайчан булмады да. Русия ширкәтләрендә бәдрәф кәгазе, соя һәм башка нәрсәләр өстәү фактлары ачылды бит. Ит 60 кына процент, калганы – соя."

Беларуска инвестиция Русиядәгедән ике мәртәбә нәтиҗәлерәк

"Сездә, Русиядә, беларуслар Русияне сава дигән сүзләр киң таралган. Әмма мин, әгәр дә сез Беларус икътисадына ярдәм итү өчен бер сум кертсәгез, нәтиҗәсе Русиядәгегә караганда ике мәртәбә күбрәк булачак, дим."

XS
SM
MD
LG