Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлназ Сәфәрова: "Татарстан элитасы татарлыкка тартыла башлады"


Гөлназ Сәфәрова: "Төп эшем һәм һөнәрем – журналист"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:06 0:00

Гөлназ Сәфәрова: "Төп эшем һәм һөнәрем – журналист"

Радио һәм телевидение алып баручысы, журналист Гөлназ Сәфәрова 26 октябрьдә үтәчәк "Ике артист" проектында беренче тапкыр зур сәхнәдә җыр башкарачак. Азатлыкка белдергәнчә, киләчәктә тамашачылары өчен махсус мастер класслар үткәрергә мөмкин.

Гөлназ Сәфәрова соңгы вакытта матбугатта үз исеме белән күренми башлагач күпләр аны шоу-бизнесның бер вәкиле итеп күзаллый башлаган иде. Әлеге әңгәмәдә Гөлназ "Татар радиосы"нда, TMTV телеканалында, концерт-бәйрәмнәрдә эшләвенең асылын аңлатырга тырышты һәм төп эшенә, журналистлыкка тугры калуын әйтте.

Син журналист идең, алып баручы булдың. Массмедиа кешеләренең күбесенең блогы бар. Алар остаз була, тренинг, мастер-класс уздыра. Мәсәлән, Ксения Собчак бу көннәрдә Казанда очрашу оештырды. Шул дәрәҗәдә үзеңне күрәсеңме? Кайчан син халыкка элеккеге кебек журналист язмалары тәкъдим итәчәксең?

– Мин журналист идем, журналистлыкка укыдым, журналист булып калам. Журналист халыкка фикер җиткерергә, язарга, проблема күтәрергә тиеш. Мин бу өлкәдә эшлим.

Кайда ул?

– Радиода минем авторлык тапшыруым бар,“Туры эфир” дип атала. Яраткан жанрым. Төрле өлкәдән белгечләр һәм халык белән аралашабыз. Четерекле сорауларга җавап эзлибез. Татар газеталарында үз исемемне куйган мәкаләләр басыла иде, рус газеталарында да булды. Мин хәзер дә язам. Кайбер урында исемемне күрсәтмим. Пиар текстлары, проектымны тәкъдим итү булганда, билгесез автор булып калуны кулайрак күрәм. Фикеремне җиткерәм, ләкин үзем булып түгел.

“Азатлык” радиосы да синең исем белән блог башларга теләгән иде дип беләм?

– Җитәкчелек белән очрашып сөйләштек. Җәнҗаллы темалар, мәсәлән, "зәңгәрләр" турында сүз кузгат диелгән иде. Әзерләнеп беткәч кенә, мин йөкле булып, “Әйдәгез, бала тапканнан соң,” дип калды ул. Ахырына барып җитә алмадык.

Мастер классалар башларга планда бармы? Перспективалы дип күрәсеңеме бу эшне?

– Миндә бу фикер бар. Соцчелтәрдә “Гөлназ апа, алып бару буенча дәресләр бирә алмыйсызмы?” дип язалар. Яңа мәгълүмат туплап, аны сынап карау, кешегә җиткерү үземә дә кызык. “Ничек оялуны бетерергә”, “Ничек зур аудитория каршында чыгыш ясарга” темаларына мастер-класслар алып барыр идем. Теләүчеләр дә бар. Алла боерса, мин моны якын киләчәктә тормышка ашырырмын дип уйлыйм.

Бала тапканнан соң, хатын кыз үзгәрә бит? Димәк, әле планнарың югалмады?

– Башка якка борылды тормышым, карашым үзгәрде. Ничек үзгәрә икән ул, ак – кара булып күренә микән, дип кызыксына идем. Бала тапкач ук, күзгә күренә торган үзгәрешләр көттем. Ә ул эчтән килә икән. Хатын-кыз үзен күпкә көчлерәк тоя башлый. Ул тормыш багажын тоя, ышаныч арта. Бала тапкан хатын-кыз туктатмас эш атына әйләнә.

Татар кызларына тизрәк кияүгә чыгарга киңәш итәсеңме?

– Юк, гомумән, бу минем тема түгел. Киңәш итмим. Кайчан кияүгә чыгасың, дип сорау бирүчеләр категориясен яратмыйм. Ходайдан кайчан вакыт җитә, кеше шул вакытта гаиләле була.

Минем өчен иң зур яңалык ул синең хәзер җырлый башлавың булды. Син берничә ел сәхнәдә, ә андагы кешеләр җырлый да, бии дә, сөйли дә дә башлый. Син бераз соңаргансың түгелме. Нинди проект бу?

– Бу – "Ике артист" проекты. Мин бер үк кеше җырларга да, биергә дә, язарга да тиеш дип уйламыйм. Раиф абый Мәрданов – укытучыма “Минем бүген съемка, иртәгә язам, берсекөнгә мин радиода”, дип әйткәч, мактамавына гаҗәпләндем. Ул “Гөлназ, берсен генә сайла. Үрдәк булып кала күрмә. Үрдәк тә бит азрак оча, бераз йөзә дә”, диде. Үзем өчен авторитет булган кешенең сүзләре минем башыма кереп кала. Тормышта кулланырга тырышам. Раиф абый тормышымда билгеле бер урын алып тора. Рәхмәт аңа. Бер төп эшне яхшы итеп эшләргә кирәк.

Бүген төп эшең нәрсә синең?

– Журналистика, радио. Телевизион тапшыру, концерт алып бару – мин яраткан эш. Бүген бар, иртәгә ул булмаска мөмкин.

Гөлназ Сәфәрова: "Ике артист" проектында үзем дә җырларга булдым"
please wait

No media source currently available

0:00 0:13:23 0:00

Җырлый башлавыңны ничек аңларга?

– Мин җырларга яратмыйм да, белмим дә. Мин – проект авторы. Зөлфәт Зиннуров “Син уйлап чыгарган проект түгел,” диде. Бу проектны уйлап чыгардым, дип әйтмим. Мин – җитәкче, оештыручы, халыкка тәкъдим итүче. Мин яңалык керттем.

Ни өчен мондый проектлар идеясе чит илдән керә, ник монда тумый ул?

– Аларда акча, технологияләр, менталитет икенче. Әлеге проект 20 ел элек туган. Ә бездә халыкны ияләштереп булмый. Солянкага кеше йөгереп килә. Ә “Ике артистны” танытырга, аңлатырга кирәк. Яңа проектларга халык әзер түгел. Рекламалау, тәкъдим итү кирәк.

“Балалы солянка”ны уңышлы проект дип саныйм. Халык яхшы кабул итте. Проекттан соң Айдар Галимов, Раяз Фасыйхов кызлары белән гастрольгә чыгып китте.

Ник үзең җырлыйсың?

– Менә җырлыйм әле мин, дияргә җырлыйм. Бу – шоу. Искәндәр Хәйруллин белән дуэт җырлыйбыз. Аның да мондый масштабта җырлаганы юк. Шулай да күндердем. Мин моны пиар дип уйлыйм.

Кем җырын сайладыгыз?

– Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова репертуарыннан бик мәгънәле җыр. Мин режиссер да бит әле, постановкасын да үзем ясадым. Шоу Уникста 26 октябрьдә булачак. Быел Фирдүс Тямаев белән модельер Надежда Аюпованы җырлаттык хәтта. Айгөл Мирзаянова беркайчан да җырламаган, шулай да килеште. Ул Айдар Галимов белән җырлый. Барлык дуэтларны да мин сайладым, продюсер Гөлнара Абаева белән киңәшеп оештырдык. Габдерәхим искиткеч җырлый. Рольгә кереп. Барысына да рәхмәт.

Алар сездән нәрсә ала?

– Алар пиар ала, күбесе үзен яңа амплуада сыный. Проектларда акча аз.

Канатланып китеп, тагын ниләр эшләргә җыенасың?

– Планнар күп. Ләкин мин аларны әйтмим.

Син аларны ничек корасың? Бу проектлар татарга нәрсә бирә дигән сорау туамы?

– Бу – күңел ачу чарасы. Яңа проектлар уйлап чыгарып, татарга чит ил проектларын тартып китереп, аларны үзебезчә итеп ясап, сәнгать өлкәсен күтәрергә иде, дип уйлыйм.

Четрекле сорау бирәм, Син эшләгән каналларның сайтлары, аккаунтлары һәм комментлары русча.

– Күп параметрлар бар монда. Мин шәхсән үзем русча булуга каршы. Ләкин татар телен белмәүче татарлар күп. Алар фикерләрне укып, аңлый алмый.

Шул ук ширкәт русча җырларны татарчага тәрҗемә итеп күтәрелде түгелме соң?

– “Барс-Медиа” ширкәтенең сайты татарча да, русча да. Тел тидереп булмый. "Татар радиосы" сайтында татарча өлеш бар. ТМТV турында сорауны Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис күтәреп чыкты. Ул “Ни өчен шулай язасыз”, дип борчылу белдерде. Инстаграмда яңалыкларны карап утыручы кыз рус телле. Без аңа татарча язарга киңәш иттек.

Димәк, күңелең белән син аларның татарча булуын телисең инде?

– Татар телле матбугат чараларының сайты татар телендә генә булырга тиеш. Бу киләчәк өчен дә мөһим. Хәзер руслаштырып бетерсәк, киләчәктә ни булыр. Әгәр русча телиләр икән, ике телдә булсын. Әлбәтә, финанс мөмкинлекләре булса.

Туйлар, мәҗлесләр руслаша диләр, Татарстан элитасы белән дә эш итәсең, анда хәлләр ничек?

– Мин күп чаралар, корпоративлар, туйлар алып барам. Элита, байлар күбрәк татарга тартыла. Кайбер vip-туйларда шаккатам. Татарча сөйлиләр, тостларын татарча әйтәләр. Балам, кызым дип дәшәләр. Балалар исә, “рәхмәт әни”, ди. Татарча җырлыйлар. Яшьләр татарча сөйләшергә тырыша. Ә менә бер категория бар, үзләре чын татарлар, элита да түгел. Әтисе - чи татар, заводта эшли, әнисе - татар кибетендә, татар китаплары сата. Алар “Безнең туйда ике урыс бар – туй 70% русча, 30% татарча булсын,” диләр. Кеше акча түли, мин үтим, әлбәттә. Ләкин килгән авыл апалары татар телен ишетергә интегеп утыра. Ә син аларга әйтәсең: “Давайте, мы сейчас сделаем вот так”. Бу теге ике урыс өчен. Шуннан соң, әти-әниләр чыга да, телен җимерә-җимерә: “Дорогой, мой дочка, поздравляю!” ди.

Алар моны зәвыклылык дип уйлыймы?

– Ничек аңлатырга белмим. Урамда очрый андый әти-әниләр. Ләкин хәзер үзаңлы кешеләр артты.

Син үзең бөтен җирдә татарча сөйләшәсеңме? Таныйлармы?

– Танып, татарча сөйләшә башлыйлар. Мин үзем дә татарча сөйләшәм. Рус кешеләре елмаеп, “Ничего не понимаем, но вы так красиво говорите,” диләр. Ирем күбрәк русча сөйләшә иде. Минем белән яши торгач, татарча яхшы сөйләшә башлады. Электән сөйләшәсе килгән, тик көлерләр дип курыккан. Балабыз хәзерге вакытта рус телен начар белә. Бары татарча сөйләшә, ачулана, сөенә. Бу фундамент булып башында калырга тиеш. “Один, два, три” дип акцент белән саный. Үзем Казан баласы, тик акцентым юк дип исәплим. Иремдә дә юк. Димәк, балада да булмас. Ул камил итеп өч телне белергә тиеш.

Үзең инглиз телен беләсеңме?

– Беләм. Ләкин онытыла бара, практика кирәк. Татарча белмәүче татарлар кебек инглиз телен аңлыйм. Кирәк булса сөйләшәм, үземә кирәкне әйтеп бирәм.

Чаралар алып барганда, инглиз теле таләп иткәннәре юкмы?

– Шундый тәкъдим булган иде. Мин текст буенча эшлим, тик импровизацион моментлар булмас, дидем. Инглиз телен дә өйрәнергә кирәк дип саныйм. Чөнки Казанга чит илләрдән кунаклар килә.

XS
SM
MD
LG